Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Встреча педагогов с заместителем главного редактора детского журнала "Салават Купере"/"Салават күпере" балалар журналының баш мөхәррир урынбасары белән очрашу 15.04.2025

Бүген безнең бакча тәрбиячеләре Хәбирова А.Р. һәм Фатыхова Л.Р. Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә эшләүче педагоглар өчен "Салават күпере"журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү" темасына оештырылган семинарда катнашып, мастар- класслар күрсәттеләр.
Хәбирова А.Р. "СалаватTikлар белән иртәнге гимнастика", ә Фатыхова Л.Р. "Файдалы-зарарлы ашамлыкларны өстәл уены аша өйрәнәбез", дигән темага эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. -
Карга боткасы/Грачиная каша 10.04.2025
17нче апрель көнне, татар халкының йола бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай `һәм әби белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Борьба с коррупцией 09.04.2025
Балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә «Мин коррупция турында нәрсә беләм» темасына шөгыль үткәрелде. Балалар уен аша намуслылык турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әдәби геройлар мисалында үзләренең уңай һәм тискәре гамәлләрен дөрес бәяләргә өйрәнделәр. -
День здоровья/Сәламәтлек көне 07.04.2025
Ел саен безнең балалар бакчасында "Бөтендөнья сәламәтлек көненә" багышланган чаралар үткәрелә. Бу елның 7 апреле дә искәрмә булмады: көн дәвамында тәрбиячеләр балалар белән сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрделәр, кызыклы физкультминуткалар оештырдылар, матур әдәбият укыдылар, сәламәтлек темасына иллюстрацияләр һәм картиналар карадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Шулай ук бу көнне физик культура буенча тәрбияче өлкән төркем тәрбиячеләре белән берлектә "Сәламәтлек көне" нә багышланган бәйрәм оештырылды. -
Язгы өмә/Субботник 04.04.2025

-
День птиц/Кошлар көне 01.04.2025
Бүген безнең балалар бакчасында Кошлар көненә багышланган чаралар узды.Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. "Орнитология" бәйрәмен үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу вакытта җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Кошлар безнең табигатебезнең бер өлеше булып тора. Кая гына карасак та, без кошларны күрәбез. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны корткычлардан саклаучылар. Кошлар-яз хәбәрчеләре, алар ел саен алар безгә үз канатларында яз алып киләләр. Аларның моңлы, күңелле, яңгыравыклы җырлары, якты каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә дәрт һәм шатлык өсти.Бу көнне безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр: нинди канатлы дуслар ел буе безнең белән янәшә яшиләр, ә кайсылары яз көне җылы яклардан кайталар. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында кечкенә хикәяләр уйлап таптылар, кроссворд чиштеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар.Чара ахырында, канатлыларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. -
«Иң шәп сыерчык оясы» район бәйгесе 28.03.2025
Бүген "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке мәктәбе белән берлектә уздырылган "Иң шәп сыерчык оясы" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Безнең балалар бакчасыннан да әлеге бәйгедә катнашып лаеклы урыннар алучылар бар. Алар бүген Шәтке мәктәбендә узган бүләкләү тантанасында катнашып, "карга боткасы" белән сыйландылар. -
Международный день театра/Халыкара театр көне 27.03.2025
Халыкара театр көне - бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм. Бу бәйрәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче сәнгать бәйрәме!Театр көне уңаеннан балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чын тамаша әзерләгән иделәр! Алар тәрбиячеләре белән бергә әзерләгән Абдулла Алишның "Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр" әкияте нигезендә куелган театраль тамаша күрсәттеләр. Балалар зур теләк белән рольләргә кереп уйнадылар. Тамаша барлык тамашачыларга да ошады, ахырлдан алар нәни артистларны алкышларга күмделәр. -
Праздник Науруз в детском саду/Балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме 21.03.2025

-
Республиканский семинар-практикум для слушателей курсов повышения квалификации на тему «Работа педагогов по развитию речевых и коммуникативныхумений дошкольников в соответствии с ФОП ДО» / «ФМББП нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм һәм коммуникатив белемнәрен үстерү буенча педагогларның эше»темасына квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен республика семинар-практикумы 19.03.2025

Бүген 2 нче Теләче балалар бакчасы базасында «ФМББП нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм һәм коммуникатив белемнәрен үстерү буенча педагогларның эше»темасына квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары өчен республика семинар-практикумы узды. Семинар-практикумда Татарстан Республикасының Саба, Арча һәм Теләче районнары педагоглары катнашты. Семинарда катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Кунаклары өлкән һәм икенче төркем балалары катнашында педагогик чаралар һәм А.Алишның "Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөйючеләр" әкиятенә нигезләнгән театральләштерелгән тамаша карадылар, аннары бакча педагоглары мастер-класслар күрсәттеләр һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар эшлекле шартларда узды.





