Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 148 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Новогодние утренники продолжаются/Яңа ел иртәләре дәвам итә 25.12.2024

Теләче 2 нче балалар бакчасында Яңа ел иртәләре марафоны дәвам итә. Яңа ел алдыннан һәр балалар бакчасына матур, тылсымлы әкият килә. Яңа ел иртәләре-барлык балалар яраткан могҗизалар, үзгәрешләр һәм сюрпризлар вакыты бит ул! Бәйрәмчә әкияти атмосфераны оештыруга балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Бәйрәмнәр вакытында балалар сюрпризлардан, табышмаклардан, сәяхәтләрдән, әкият геройлары белән очрашулардан, уеннардан, бәйгеләрдән, җырлардан, биюләрдән хисләр ташкынына чума.
-
Правила пожарной безопасности в новогодние праздники/Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 23.12.2024

Балаларда кечкенә чактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү бик мөһим, чөнки аларга зурларга караганда күбрәк куркыныч яный. Шушы максаттны күздә тотып Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче тәрбиянүчеләр белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашу уздырылды. Ул алар белән яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы чараларына аеруча игътибар итәргә кирәк турынңа әңгәмә алып барды.
-
Общее родительское собрание "Профилактика детского дорожного травматизма" 17.12.2024

-
День футбола/Футбол көне 10.12.2024

19 июньдә яшь спортчылар Бөтендөнья балалар футбол көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу уенның кагыйдәләре һәм терминологиясе белән таныштылар, «Необыкновенный матч» һәм «Футболные звезды» мультфильмнарын карадылар.
Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар тупны алып бару, тупны иптәшләренә тапшыру һәм капкага сугу күнекмәләрен үзләштерделәр. -
Рисование песком на световом столе/Ком белән рәсем ясау 26.11.2024
Икенче кечкенәләр төркем балаларының яраткан шөгыле-яктыртыла торган өстәлдә ком белән рәсем ясау. Ком арт-терапиясе балаларның сөйләм, фикерләү, танып белү процесслары һәм иҗади сәләтләре үсешенә уңай йогынты ясый.Ком белән рәсем ясау-мавыктыргыч шөгыль генә түгел, бала өчен ул ком "сарайларның" яңа тылсымлы дөньясын ачу. Кулларның вак моторикасын, шулай ук координацияне, пластиканы һәм башка факторларны эшкә җигүче комда рәсем ясау техникасын исәпкә алып, без, һичшиксез, баланың гомуми үсешен стимуллаштырабыз. Шулай ук ком белән эшләү балалрны тынычландыра. -
Спектакль для мам/Әниләр бәйрәменә спектакль 21.11.2024
Барлык балалар да әниләрен ярата!Шуңа күрә "Әниләр көне" алдыннан бик теләп кул эшләре ясыйлар, спектакльләр әзерлиләр, яраткан әниләренә багышланган шигырьләр өйрәнәләр.21нче ноябрь зурлар төркемдә әлеге бәйрәмгә багышланган чара узды: балалар әниләрен театрга чакырдылар. Балалар үзләре спектакльгә чакыру билетлары ясадылар һәм В.Сутеевның "Гөмбә астында" әкиятен өйрәнделәр һәм сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әниләре турында яратулары турында шигырьләр укыдылар, әниләргә багышлап җыр җырладылар. Бәйрәм азагында балалар әниләр өчен сюрприз ясадылар - үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр.Әниләр барысы да бик шат һәм бәхетле иде! -
В детском саду прошел районный семинар/Бакчада район күләм семинар узды 20.11.2024
20нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында Теләче районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен нәтиҗәле үстерү шарты буларак заманча педагогик технологияләрне куллану" темасына район күләм семинар уздыЧарага район балалар бакчаларыннан педагоглар җыелды. Семинар барышында Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр, семинар темасына үзләренең педагогик табышлары турында сөйләделәр. -
14.11.2024

Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина Миләүшә Вәлиәхмәт кызын туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагогик хезмәткәрләр арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру, республика бәйгесендә җиңүе белән котлыйбыз.
Аңа "Туган телем" мультипликация студиясе" проектын уңышлы тормышка ашырун телибез! Бу башлангычта Миләүшә Вәлиәхмәтовнаның һәр адым иҗат һәм яңа ачышлар белән тулылансын. -
Синичкин день/Песнәк көне 12.11.2024
12 ноябрьдә безнең илдә экологик бәйрәм- Песнәк көне билгеләп үтелә.Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә әлеге бәйрәмгә кушылдылар: алар кышкы салкын чорда кешеләрнең кошларга ничек ярдәм итә алулары турында сөйләштеләр, кошлар турында шигырьләр тыңладылар. Зур төркемгә йөрүче балалар песнәкләрне кәгазьдән ясадылар һәм бакча тирәсенә җимлекләр элеп, песнәкләргә җим салдылар.Без балалар киләчәктә кошларга сак карарлар, дип өметләнәбез -
Первый снег/Беренче кар 05.11.2024

Әле кыш башланмаса да беренче кар безне ел саен гаҗәпләндерә һәм сөендерә, ә балалар өчен бу бөтенләй кечкенә могҗиза. Беренче кар белән уйнаганда балалар күпме шатлыклы мизгелләр кичерәләр. Менә бүген дә балалар саф һавада күңелле итеп беренче кар белән уйнадылыр: кардан пәрәмәчләр пешерделәр, кар бабай әвәләделәр, кемдер кар көрәде.





