Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тематические занятия «В мире футбола»/ "Футбол дөньясында" тематик чарасы 12.12.2025
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында "футбол дөньясында" дигән тематик чара оештырылды. Шөгыльдә физик культура тәрбиячесе презентация ярдәмендә балаларга футболның барлыкка килү тарихы, футбол уйнау кагыйдәләре, Россиянең танылган футбол командалары турында сөйләде.Әңгәмәдән соң балалар тупны тапшыру, тупка капкага кертү, тупны туктату күнекмәләрен ныгыттылар. Балаларга футбол темасы кызыклы һәм алар дәрес дәвамында активлык күрсәттеләр. -
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды/Подведены итоги муниципального этапа конкурса 11.12.2025

Бүген Теләче муниципаль районында Теләче 3нче балалар бакчасы базасында «Россиянең ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасын әлеге бәйгедә тәрбияче Вщлиева Кадрия Илдар кызы тәкъдим итте. Ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ата-аналар өчен агарту-белем бирү чарасы үткәрде.Кадрия Илдаровна бәйгенең барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча "Ел тәрбиячесе" номинациясендә призер булды.
-
Всероссийский фестиваль "Футбол в школе". Мы в игре!/"Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестивале. Без уенда! 10.12.2025

Бүген безнең Теләче 2нче балалар бакчасында аеруча шау-шулы, күңелле булды! Без "Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестивале проекты кысаларында "Без уенда!" беренче мини-фестивален уздырдык. Бу бәйрәм булачак чемпионнарыбыз — кызлар өчен махсус оештырылган иде! Фестиваль барышында Һәр кызчык уенның азартын, тупны төгәл тапшырудан шатлык һәм команда җиңүенең бәхетен тоя алды. Футболист-малайлар исә алар өчен җан атып тордылар.
-
Творческая мастерская «Оказание первой помощи игрушке»/«Уенчыкка беренче ярдәм күрсәтү» иҗат остаханәсе 05.12.2025

Бүген балалар Алдыңгылар хәрәкәте остазлары белән “Яхшылык эшләргә ашык!” темасына аралаштылар !5нче декабрь- Волонтёрлар көнендә остазлар пилот төркеме өчен үзенчәлекле «Уенчыкка беренче ярдәм күрсәтү» иҗади остаханә оештырдылар.
Балалар аралашып кына калмадылар-волонтер булып карадылар! Педагоглар белән бергә балалар йомшак пациентларга "беренче ярдәм күрсәттеп" - кайгыртучанлыкка һәм сакчыл карашка өйрәнделәр. Хайваннарга, табигатькә һәм кешеләргә чын күңелдән ярдәм итүче супергеройлар-волонтерларның кемнәр икәнен белделәр. Һәркемнең, хәтта иң яшь ярдәмчеләрнең дә кулыннан килә торган игелекле эшләр турында сөйләделәр.
Бу көн балалар өчен зур һәм мөһим изге гамәлләр дөньясына беренче адым булды.
-
Мастер-класс "Фликер детям — лучший друг"/Мастер-класс "Фликер-балаларга яхшы дус" 02.12.2025

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру максатыннан бу атнада зурлар төркеме тәрбиячеләре Гайбадуллина М.Ф. һәм Валиева К.И. "Флике-балаларга яхшы дус" исемле мастер-класс уздырдылар. Мастер-класс барышында балалар фликер нәрсә, аны ничек кулланырга булуы турында белделәр. Ләкин төп вакыйга практик өлештә булды! Тәрбиячеләре җитәкчелегендә һәр бала үз куллары белән яктылыкны кире кайтара торган уникаль брелок ясады. Хәзер безнең тәрбияләнүчеләрнең мөһим аксессуары гына түгел, ә аларның өйгә кайту юлын куркынычсыз итә торган шәхси «дусты» да бар. Мондый шөгыльләр балачактан ук юлда үз-үзеңне җаваплы тоту культурасын формалаштырырга ярдәм итә.
-
Балалар әниләре белән юл кагыйдәләрен өйрәнәләр/ Дети с мамами изучают правила безопасного поведения на дорогах 25.11.2025
Әниләр көне алдыннан Теләче 2нче балалар бакчасында урта төркемдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әниләре катнашында "Әни белән куркынычсыз юлдан" исемле чара узды. Балалар һәм өлкәннәр бәйрәм барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында фикер алыштылар.Әлеге чараны тәрбиячеләр Йосыпова Г. Ф., Хәбирова А. Р. берләшеп оештырды, ә музыкаль бизәлешне Галимуллина А. Р. тәэмин итте.Чараның хөкемдары "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Саба бүлекчәсе башлыгы Ягафарова Гүзәл Назифовна булды. Бәйрәм азагында ул тагын кабат әниләргә һәм балаларга юлда хәвефсез йөрү кагыйдзләрен искә төшерде һәм бүләкләр өләште.Бу чара ата-аналар һәм балалар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, шулай ук куркынычсызлык күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. -
Всероссийский фестиваль. "Футбол в школе"Творческий конкурс/"Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестивале. Иҗади бәйге 24.11.2025

24 ноябрьдә "Футболны мәктәпкә" бөтенроссия фестивале кысаларында узган "Иҗади бәйге" күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада ике командадан барлыгы 51 бала катнашты! Балалар үзләренең иҗади идеяләрен чынга ашырып, футболга багышланган иҗади эшләр ясадылар. Күргәзмә барышында иң уңышлы эшләр билгеләп үтелде, һәм җиңүче команда бүләкләнде.
-
Республика күләм "Күңелле стартлар" спорт уеннарында катнашу/Участие в Республиканских спортивных играх "Весёлые старты" 20.11.2025
"Күңелле стартлар" республика күләм спорт уеннарыннан бик яхшы яңалыклар! Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез Хаҗиев Рамзан һәм Нәҗметдинова Әминә Арча шәһәрендә узган ярышларда чыгыш ясадылар! "Крепыши" командасы составында балалар чын команда рухы һәм бик яхшы спорт күнекмәләре күрсәттеләр. Нәтиҗә дә икенче урын-көмеш медаль яуладылар!Рамзан белән Әминә, без сезнең белән бик горурланабыз! Сезгә яңа спорт җиңүләре һәм сәламәтлек телибез! -
У нас в гостях экологи/ Бүген безгә кунакка экологлар килде 18.11.2025
Бүген безнең балалар бакчасында үзенчәлекле көн булды! Без Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт "Ашыт" табигать тыюлыгы белгече Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызын һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгать кызын кабул иттек. Балалар, зур тырышлык белән, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: килгән кунакларга "Теремкәй" һәм" Урмандагы бер хәл " экологик әкиятәрен тәкъдим иттеләр. Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләрнең шөгыле аеруча дулкынландыргыч булды, алар табигатьнең иң кечкенә яшәүчеләре-кошларга да ярдәм итүнең мөһимлеген күрсәттеләр: бер нәни кошчык аларның кайгыртуы нәтиҗәсендә үзенә азык таба алды! -
"Татарча диктант 2025" белем бирү акциясендә катнашу/Участие в образовательной акции "Татарча диктант 2025". 14.11.2025

2025 елның 14 ноябрендә балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант 2025" белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты - татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек булды ("Кабуснамәдә"дән хикәятләр).
Акциядә тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. "Татарча диктант 2025" акциясендә катнашучыларның барысына да туган телләрендә аралашуны саклап калырга теләүләре өчен рәхмәт белдерәбез.





