Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Укытучылар Спартакиадасы 21.02.2017

18 нче февраль көнне Актанышта укытучылар арасында спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы узды. Совет районы данын гимназия укытучылары да яклады. Физика укытучысы Хабибуллин А.Н бу ярышларда катнашып, III урын яулап кайтты.Котлыйбыз, Алмаз Нурхатович!
-
Шәһәр предмет олимпиадасы нәтиҗәләре 15.02.2017

Гимназия укучылары ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Әле яңа гына узган шәһәр предмет олимпиадаларында да укучыларыбыз сынатмады, алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Җәмгыять белеме:
Гобәйдуллина Л.,, 9 кл.- призер
Миндубаева И.,10 кл.- җиңүче
Математика, биология:
Галимуллина А.,9 кл.-призер
Физика:
Валиуллина И.,9 кл.-призер
Татарстан тарихы:
Гобайдулина Л., 9 кл.-призер
Сиразиев Р., 9 кл.-призер.
-
Инглиз теле атналыгы 10.02.2017

Инглиз теле атнасы.
Февральдә гимназиядә традиция буенча Туган тел айлыгы уза. Бу айда шулай ук инглиз теле атналыгы да аерым план буенча үткәрелә.Инглиз телендәге төрле чараларга гимназиянең барлык укучылары да җәлеп ителә.
3 нче “В” сыйныфында Ренат Зульфатович ачык дәрес уздырса, 4 нче “А” һәм “Б” сыйныфында “Брейнг-ринг” үткәрде. Балалар инглиз теле буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. 5 нче сыйныфлар исә “Англия иленә сәяхәт” викторинасында катнаштылар. Айгөл Рәисовна укучыларга төрле конкурслар, сораулар,биремнәр әзерләгән иде. 5 нче “А” сыйныф укучылары белемлерәк булуларын дәлилләделәр. 2 нче сыйныфларда “The ABC party” уңышлы үтте. Балалар инглиз телен өйрәнә генә башласалар да, инде телне яхшы белүләрен исбатладылар, онкурсларда актив катнаштылар. Гомумән алганда, укучылар инглиз теле дәресләрен кызыксынып өйрәнәләр. Әле бу чаралар белән генә инглиз теле атнасы тәмамланмады, дәвам итә. Укытучыларга да, укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем тиеш белергә 10.02.2017

Н.М.Айсина җитәкчелегендәге "ЮИД отряды" 1 нче сыйныф укучыларына каникулга китәр алдыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар үткәрделәр. Укучыларыбыз үзләре дә бу тема буенча район, республика күләмендәге төрле чараларда актив катнашалар.
-
Парламент дәресе "Татарстан-2030:республикага минем ярдәмем" 10.02.2017

10 нчы февраль көнне гимназиядә"Татарстан-2030: республикага минем ярдәмем" темасы астында парламент дәресләре узды. Укучылар төрле видеороликлар,фильмнар, презентацияләр аша депутаталарның эше, хезмәтләре белән таныштылар.
-
"Йолдызлык" 10.02.2017

Гимназиянең 5 "Б" сыйныфы укучысы Тимербаев Адел төрле чараларда актив катнаша. Әле яңа гына республика "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, II нче урынга лаек булды. Аделне барлык коллектив исеменнән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын телибез! Бу җиңүдә Аделнең җитәкчесенә Г.Т.Урманчеевага да рәхмәт белдерәбез!
-
"WorldSkills"чемпионатында җиңү 09.02.2017

Казанда 1-3 нче февраль көннәрендә "WorldSkills"чемпионатының "Яшь профессионаллар" дигән III төбәк этабы үтте. Биредә " JuniorSkills" буенча 19 компетенция тәкъдим ителгән. Бу чемпионатта Совет районы мәктәпләре укучыларыннан торган команда да катнашты. Командада безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары : Чернышова Анна ( I дәрәҗә Диплом ) һәм Носова Нелли ( III дәрәҗә Диплом) дә бар иде. Укучыларыбыз бу җиңүгә үз өлешләрен кертүләре белән без чиксез горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!
-
Депутатлар белән очрашу. 08.02.2017

8 нче февраль көнне гимназия укучылары Казан шәһәре Думасы депутаты А.Ф. Ислаев белән очрашу үткәрделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды 08.02.2017

7 нче февраль көнне гимназиядә татар мәктпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының " Эшлекле метод технологиясе нигезендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен проектлау" темасы буенча республика семинары узды.Чарада Галиева Г.Ш.,Сәгъдиева И.М.,Ефимова Л.Г., Зарипова М.Г.,Фатыйхова Л.Р., Гизатуллина Л.Ф., Хөснетдинова Г.Г. ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. " Алиш варислары", " Милли мирас", " Мәңгелек хәтер" музейларында гимназия укучылары үз эшчәнлекләрен күрсәттеләр, кунакларга бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.Түгәрәк өстәл артында фикер алышканда семинарда катнашучылар чарага югары бәя бирделәр.
-
" Ел укытучысы-2017" бәйгесе финалисты 03.02.2017

" Ел укытучысы" - мөгаллимнәр арасында уза, бик зур осталык,әзерлек таләп итә торган һөнәри бәйге. Быел бу чарада безнең иң нәтиҗәле,иҗади эшләүче укытучыларыбызның берсе - Галиева Гөлназ Шамил кызы да катнашты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән ярышып, район турында җиңүче булды һәм шәһәр бәйгесендә катнашу хокукына иреште. Бу этапта да уңышлы гына чыгыш ясап, зона турына узды.
Гөлназ Шамилевна, без Сезне гимназиянең бөтен коллективы исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, җиңү яулавыгызны телибез!!!
Фотода: Гөлназ Шамил кызының укучылары гимназиядә " Милли мирас" музей-кабинетын ачу тантанасында катнашалар.










