Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Безнең җиңү! 24.10.2017

Гимназия күләмендә уздырылган "Көз сылуы Сөмбелә - 2017" бәйгесендә җиңеп чыккан, 7 нче А сыйныф укучысы Әүхадиева Зилә, бүген район күләмендәге конкурста 2 нче урынны яулады. Без Зиләне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә укуында зур уңышлар теләп калабыз! Әзерләүче укытучыларына рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Экология елы-2017 24.10.2017

Экология елы уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар уза. Бу чараларның иң актив укучылары булып 10 нчы сыйныф укучылары санала. Чөнки алар тынгысыз класс җитәкчеләре Лебедева Лидия Владимировна белән үзләре дә нинди генә чаралар үткәрмиләр: экологик дәресләр, төрле акцияләр, бәйрәмнәр һ.б . Әлбәттә, барлык бәйгеләрдә дә җиңүләргә омтылалар һәм зур уңышларга ирешәләр.Әле яңа гына узган Экология елы - 2017 проектының Халыкара " Экология законнары" бәйгесендә 10 нчы сыйныф укучысы Нуретдинова Алинә III урын яулап кайтты, ә укытучысы- Лидия Владимировна Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Дәүләт Советындагы чыгыш 24.10.2017

19 нчы октябрьдә узган "Идеологик экстремизм һәм терроризмга каршы тотрыклылык формалаштыру "дигән Бөтенроссия конференциясенең Дәүләт Советы бинасында узган секция эшендә директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова да катнашты.Секция эшен Римма Ратникова алып барды.
Рәхимә Минвәлиевна гимназиябез мисалында укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү, күпмәдәниятле мохит булдыру турында эчтәлекле чыгыш ясады.
-
Разделяй с нами 21.10.2017

21 октября ученики 10 класса в рамках Всероссийских экологических уроков, проводимых под эгидой фонда ЭРА и при поддержке The Coca-Cola Foundation, приняли участие в 3 этапе цикла экологических уроков "Разделяй с нами" ("Новые методы борьбы с Мусорным монстром"). В ходе мероприятия ученики познакомились с понятием "жизненный цикл вещи", с принципами циклической экономики и концепцией "Ноль отходов".
-
Көз бәйрәме 19.10.2017

Безнең октябрь ае күңелле вакыйгаларга, бәйрәм чараларына бай булды. Атна башында "Көзге күргәзмә" оештырсак, бүген исә 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары арасында "Көз сылуы Сөмбелә - 2017" бәйгесе узды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сөмбеләләр тырышлыклары, осталыклары һәм сөйкемлелекләре белән аерылып тордылар. Гран-прины да шундыйларның берсе - 4 нче А сыйныфы укучысы Кәбирова Азалия яулады! Котлыйбыз!
-
Көз сылуы Сөмбелә-2017 17.10.2017

Бүген 5 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында "Көз сылуы Сөмбелә-2017" бәйгесе узды. Сөмбеләләребез бар яктан да камил булып чыктылар. Гран-прины 6нчы В сыйныфы укучысы Әхтәмова Айлина, ә беренче урынны Әүхадиева Зилә яулады. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Литературные дворики 14.10.2017

В октябре в Казани в рамках проекта "Читающий город - грамотный город" проходит Республиканская акция "Литературные дворики". Учащиеся 10 класса вместе с классным руководителем Лебедевой Л. В. приняли участие в данном проекте, проведя Литературно-музыкальный вечер "Есть женщина, душа которой сказка" (к 125 - летию со дня рождения Марины Цветаевой). Также ученики поучаствовали во флешмобе. Данная акция способствует формированию интереса к книге и чтению, содействует развитию читательской грамотности.
-
Хәйрия ярминкәсе 13.10.2017

Бүген безнең гимназиядә Хәйрия ярминкәсе узды. Гимназия ишегалды музыкага күмелеп, гөрләп торды. Ярминкә барышында "Әдәби-шигъри" кичә дә үткәрелде. Укучылар бер-берләрен уздырып, матур-матур кул эшләрен, төрле тәм-томнарны, шигырь сөйли-сөйли саттылар. Укучылар гына түгел, укытучылар да шигырь сөйләделәр. Ярминкә матур үтте. Һәрвакытта да шулай изге гамәлләр кылып яшик!
-
"Таяну ноктасы"нда 09.10.2017

Милли мәсьәләләргә, укыту- тәрбия темасына кагылышлы ТНВ ның " Таяну ноктасы" тапшыруларында еш кына безнең директорыбыз Рәхимә Мивәлиевна Арсланова да катнаша. Бу тапшыруларны ТНВ ның видеоархивыннан да карап була: 15.08. , 05.10., 09.10.2017 чыккан программаларда югарыда әйтелгән темалар буенча директорыбызның һәм күренекле шәхесләребезнең кыю фикерләрен ишетә аласыз.
-
Мәскәүдә белемнәрен күтәрәләр 07.10.2017

Безнең гимназия укытучылары һәрдаим үз белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр.Шул уңайдан 3 нче октябрьдән тугыз укытучыбыз һөнәри осталыкларын күтәрү максатында Мәскәүгә юл тоттылар.Без аларның яңа идеяләр, көч туплап кайтуларын көтеп калабыз!










