Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды 20.04.2017

13 нче апрель көнне гимназиядә " Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә заман таләпләре" дигән республика семинары узды. Укытучылар дәресләр белән бергә дәрестән тыш эшчәнлек чаралары да карадылар. Бөтенроссия " Иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы-2017 " бәйгесе җиңүчесе Галиева Гөлназ Шамил кызының мастер-классында актив катнаштылар. Шулай ук гимназиядә музей педагогикасын тормышка ашыру кысаларында
" Милли мирас", " Алиш варислары", " Мәңгелек хәтер", " Иске татар бистәсе" музейлары белән дә таныштылар. Түгәрәк өстәлне филология фәннәре кандидаты, КФУ ның Г.Тукай исемtндәге татар һәм төрки Югары мәктәбе доценты Ә.Р.Мотыйгуллина алып барды. Семинар эшлекле төстә узды.
-
Безнең уңышларыбыз 19.04.2017

Апрель ае безнең гимназия өчен бик уңышлы айларның берсе булды. Республика " Дулкыннар" бәйгесендә " Сәлам" ансамбле II урынны яулады, " Без бергә" исемле республика бәйгесендә гимназия укучылары шулай ук II нче урынга лаек булдылар. Ел да шәһәр күләмендә уза торган " Озын тәнәфес - Большая перемена" бәйгесендә катнашып, укучылар коллективы шәһәр турына чыгып, Дипломга ия булдылар, өч иҗади чыгышыбыз ( Казанцев К. , " Сәлам" ансамбле һәм Хәбибуллин Вилдан) лауреат дип табылдылар. 3 нче А сыйныфы укучысы Хәбибуллин Вилдан, гомумән йомгаклау концертында алып баручы ролен үтәде.
Республика " Глобальләштерү- заман таләбе" гуманитар фәнни-гамәли конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Галиева Алия ( укытучысы- Хамидуллина Г.Н.) I дәрәҗә Дипломга ия булып кайтты.
Әле яңа гына рус теле укытучысы Хафизова Лилия Абдуллаҗановна җитәкчелегендә укучыларыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә узган ачык " Үзеңдә галимне ач - Открой в себе ученого" фәнни-инновацион конференциядә катнашып, ике призлы ( III урын - Сафиуллина Динә, 8 кл., Галиева Аделина,8 кл., ) урын яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
" Яшь лингвист" конференциясендә II урын 07.04.2017

6 нчы апрельдә узган VI республика " Яшь лингвист" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Әүмәтова Адилә II дәрәҗә Дипломга ия булып кайтты. Укытучысы- Хафизова Лилия Абдуллаҗановна. Котлыйбыз!
-
"Леонардо" 28.03.2017

Учитель математики Джаффарова Елена Николаевна с ученицей 6Б класса Шакирзяновой Дилярой съездила в Санкт-Петербург. Они приняли участие во Всероссийском фестивале творчеких открытий и инициатив "Леонардо" и приехали с победой! Мы их поздравляем! Желаем новых побед!
-
"Тылсым иле" лагере "Лига IQ" сменасы 27.03.2017

Каникуллар җитүгә, балалар беренче көнне үк мәктәп яны лагеренә килделәр. Вакытны әрәмгә уздырмадылар. Төрле экскурсияләргә, экологик үзәккә, спектакльгә барып кайттылар. Гимназиябездә исә "Күңелле стартлар", "Бию марафоны", "Алтын куллар" ярышында катнаштылар. Гомумән, соңгы уку чирегенә яңа көч-дәрт туплап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Рәфис Корбан белән очрашу! 24.03.2017

Каникуллар булса да, гимназия укучылары тик тормады. Югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнсә, башлангыч сыйныф укучылары мәктәп яны лагеренә йөрделәр, ә иң истә калганы язучы Рәфис Корбан белән очрашу булды. Балалар язучысы үзе турында сөйләде, укучыларга төрле сораулар биреп, хәлләре белән кызыксынды, мавыктыргыч шигырьләр укып, балаларны китап укырга, белем алырга өндәде. Укучылар Рәфис Корбанны йотлыгып тыңладылар, үзләренең кызыклы сорауларын яудырдылар.Очрашу кичәсе матур үтте. Балалар бүләккә китап алып, автограф куйдырып,бик канәгать булып калдылар.
-
Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия семинары 22.03.2017

22 мартта Бөтенроссия " Туган тел" мастер-классы бәйгесе кысаларында гимназиядә татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды. Бу чарада 16 регионнан мөгаллимнәр катнашты. Кунакларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева һәм министр киңәшчесе Гөлия Фәрхәт кызы Мусина сәламләделәр. Семинар барышында мөгаллимнәр күрсәтмә мастер- класслар карадылар," Түгәрәк өстәл" кысаларында үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләделәр, проблемалары белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты доценты Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова норматив документларга нигезләнеп, барлык сорауларга да тулаем җавап бирде.
Җанлы аралашу " Милли мирас" , " Алиш варислары" музейларында дәвам итте. Укучыларының иҗади сәламе, гимназия директоры Арсланова Рәхимә Минвәли кызының чыгышы да кунакларның күңеленә хуш килде. Бу чарада катнашучылар семинарга югары бәя бирделәр.
-
Без Нәүрүз бәйрәмен бәйрәм итәбез! 21.03.2017

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә "хәмәл ае" (ягъни март ае) дип йөрткәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәме бүген дә уздырыла. Бу уңайдан бар халык урамга чыга, күңел ача. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. Безнең гимназия укучыларыбыз да бу көнне бәйрәм иттеләр. Язны сагынуларын, көтә-көтә арыганнарын дә әйттеләр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Бөтенроссия " Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017" бәйгесе җиңүчесе 18.03.2017

Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлназ Шамил кызы " Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017 " бәйгесенең шәһәр, республика этапларында җиңү яулап, Бөтенроссия күләменә чыкты һәм Россиянең " Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы -2017" бәйгесендә җиңү яулады.
Без Гөлназ Шамилевнаны һәм аңа бу бәйгедә ярдәм күрсәткән барлык укытучыларны,аеруча директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланованы һәм директор урынбасары Фәрхетдинова Эльмира Мингәзиз кызын котлыйбыз!
-
" Озын тәнәфес- Большая перемена" 11.03.2017

Февраль башында районда " Озын тәнәфес- Большая перемена" шәһәр бәйгесенең сайлап алу туры узды. Безнең гимназия укучылары бу чарада катнашып, III урын алдылар һәм шәһәр бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар.Балаларны бу чарага, аеруча зур тырышлык белән, Гөлнур Таһир кызы Урманчеева һәм Алинә Әмир кызы Валеева әзерләделәр.Сценарийның авторы- директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланова. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Наилә Наил кызы, педагог- оештыручы Җамалетдинова Айгөл Рәис кызы оештыру эшләрен оста алып бардылар. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын иде безгә!










