Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды 06.05.2017

Дәһшәтле сугышның кайтавазы әле дә ишетелә. Бөек Җиңүгә багышланган чаралар бөтен дөньяны иңләп алды. Ул чаралардан безнең гимназия дә читтә калмый. Әле яңа гына " Мирас" та узган бәйрәм тантанасында укучыларыбыз " Үлемсез полк", " Чемодандагы музей", строй- маршировкада катнашып кайттылар.
Ә 6 нчы май көнне үзебезнең спорт мәйданчыгында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Гимназия укучылары һәм укытучылары сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.! "Үлемсез полк" гимназия мәйданчыгы буенча да атлап узды. Батырлар үлми- алар халык хәтерендә мәңге яши!
-
Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу! 04.05.2017

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар...һәм онытылмаячак та...
Безнең арада сугыштан исән кайтып, гомер кичерүчеләр дә бар. Бу көннәрдә безнең гимназиябезгә дә Бөек Ватан сугыш ветераны Малов Александр Михайлович килеп китте. Укучылар белән аралышты. Сугышта күргәннәрен түкми-чәчми балаларга сөйләде. Укучылар йотлыгып тыңладылар, үзләренең сорауларын яудырдылар. Очрашу сугыш башка булмасын, дөньяларыбыз имин-тыныч узсын дигән теләкләр белән тәмамланды.
-
" Алиш эзләреннән"исемле фәнни-гамәли конференциясен йомгаклау кичәсе узды 28.04.2017

28 нче апрель көнне Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә " Алиш эзләреннән" исемле IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау кичәсе узды. Бу чара быел дүртенче тапкыр уза һәм анда катнашучылар саны артып кына калмый
(быел 850 укучы катнашкан), аның географиясе дә киңәя. Конференциядә чит төбәкләрдән килгән укучыларның булуы, аның дәрәҗәсен күтәреп, дөнья киңлегенә алып чыга.
Бүген соңгы көне. Күзли Алиш
Шигъриятнең яңа галәмен.
Күрче, күпме яңа алмаш килә
Мул балкытып шигъри каләмен! - дип яза А.Алишның туганы Азат абый Сөнкишев. Әдәбият сөюче, иҗатка тартылучы балалар булганда телебезнең, илебезнең киләчәге өметле.
Тантанада 2 нче турга узган укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар:
Исмагилова Гөлназ Хәмзә кызы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарә башлыгы;
Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ф.ф.к., Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты доценты, ф.ф.к.;
Зиннатуллин Раиф Кәримулла улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методисты;
Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы;
Йолдыз Әдип кызы Шәрапова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты
Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова, шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты;
Ләбиб Лерон, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире һәм А.Алишның туганнары:
Алишев Илдар Абдулла улы, педагогик фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университетының доценты, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар, Алишева Фаина Александровна, Алишева Фәридә Галимҗановна катнаштылар.
Чарада җәлилчеләрне, А.Алишны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җырлар-биюләр белән үрелеп барган һәм Бөек Җиңү алдыннан узган тантана күңелләрдә бик җылы тәэсирләр калдырды.
-
" Илебездә,телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" 27.04.2017

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Татар дөньясында Г.Тукайны белмәгән кеше юктыр.Аның иҗаты белән олысы-кечесе таныш. Балалар китапларын яратып укыйлар. Аңа багышлап шигырьләр иҗат итәләр.
" Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек " исемле шәһәр бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Егорова Ландыш ( укытучысы- Зарипова М.Г.) катнашып, III дәрәҗә Дипломга ия булды ( Казан шәһәре мәгариф идарәсенең 10.04.2017 нче елның 294 нче боерыгы). Котлыйбыз!
-
" Алиш эзләреннән" исемле IV төбәкара конференциясен йомгаклау тантанасы 27.04.2017

Хөрмәтле укучылар!
Сезне (2 нче турга узган укучыларны) “Алиш эзләреннән” исемле IV төбәкара
фәнни-гамәли конференциягә чакырабыз.
Башлана: 28.04 сәг. 10.00.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пионерлар урамы, 10 нчы йорт
( Фотода: А.Алишның туганнары)
-
Без Грант оттык! 22.04.2017

" Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе - Лучшая практика преподавания на двух государственных языках в Республике Татарстан" Грантына 75 мәктәп дәгъва кылган. Шуларның 10 сы җиңүче дип табылган. Алар арасында гимназиябезнең булуы- безнең өчен бик зур шатлык һәм горурлык!
Бу мәртәбәле һәм олы җиңү белән директорыбыз Арсланова Рәхимә Минвалиевнаны, гимназия коллективын чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды 20.04.2017

13 нче апрель көнне гимназиядә " Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә заман таләпләре" дигән республика семинары узды. Укытучылар дәресләр белән бергә дәрестән тыш эшчәнлек чаралары да карадылар. Бөтенроссия " Иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы-2017 " бәйгесе җиңүчесе Галиева Гөлназ Шамил кызының мастер-классында актив катнаштылар. Шулай ук гимназиядә музей педагогикасын тормышка ашыру кысаларында
" Милли мирас", " Алиш варислары", " Мәңгелек хәтер", " Иске татар бистәсе" музейлары белән дә таныштылар. Түгәрәк өстәлне филология фәннәре кандидаты, КФУ ның Г.Тукай исемtндәге татар һәм төрки Югары мәктәбе доценты Ә.Р.Мотыйгуллина алып барды. Семинар эшлекле төстә узды.
-
Безнең уңышларыбыз 19.04.2017

Апрель ае безнең гимназия өчен бик уңышлы айларның берсе булды. Республика " Дулкыннар" бәйгесендә " Сәлам" ансамбле II урынны яулады, " Без бергә" исемле республика бәйгесендә гимназия укучылары шулай ук II нче урынга лаек булдылар. Ел да шәһәр күләмендә уза торган " Озын тәнәфес - Большая перемена" бәйгесендә катнашып, укучылар коллективы шәһәр турына чыгып, Дипломга ия булдылар, өч иҗади чыгышыбыз ( Казанцев К. , " Сәлам" ансамбле һәм Хәбибуллин Вилдан) лауреат дип табылдылар. 3 нче А сыйныфы укучысы Хәбибуллин Вилдан, гомумән йомгаклау концертында алып баручы ролен үтәде.
Республика " Глобальләштерү- заман таләбе" гуманитар фәнни-гамәли конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Галиева Алия ( укытучысы- Хамидуллина Г.Н.) I дәрәҗә Дипломга ия булып кайтты.
Әле яңа гына рус теле укытучысы Хафизова Лилия Абдуллаҗановна җитәкчелегендә укучыларыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә узган ачык " Үзеңдә галимне ач - Открой в себе ученого" фәнни-инновацион конференциядә катнашып, ике призлы ( III урын - Сафиуллина Динә, 8 кл., Галиева Аделина,8 кл., ) урын яулап кайттылар. Котлыйбыз!
-
" Яшь лингвист" конференциясендә II урын 07.04.2017

6 нчы апрельдә узган VI республика " Яшь лингвист" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Әүмәтова Адилә II дәрәҗә Дипломга ия булып кайтты. Укытучысы- Хафизова Лилия Абдуллаҗановна. Котлыйбыз!
-
"Леонардо" 28.03.2017

Учитель математики Джаффарова Елена Николаевна с ученицей 6Б класса Шакирзяновой Дилярой съездила в Санкт-Петербург. Они приняли участие во Всероссийском фестивале творчеких открытий и инициатив "Леонардо" и приехали с победой! Мы их поздравляем! Желаем новых побед!










