Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Голь на выдумку хитра 13.10.2016

Башлангыч класс укучылары юл куркынычсызлыгы кагыйдәсе буенча яктылыкны кайтаручы беләзекләр ясадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 06.10.2016

06 октябрь көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата- аналар җыелышы узды.Әти-әниләр игътибарына "Балага белем һәм тәрбия бирү" , "Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә" дигән темаларга чыгышлар тәкъдим ителде.Укыту эшләре буенча директор урынбасары уку торышы,имтиханнарга әзерлек белән таныштырды.Мәктәп директоры Шамил Миннешаехович балаларның туклануы турында сөйләде. Әти-әниләрне борчыган башка сораулар да каралды.
-
Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын,укытучым! 05.10.2016

05 октябрь көнне мәктәбебездә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Бу көннең җитүен укучылар да бик көтеп алдылар. Алар укытучыларга багышлап, матур җырлар һәм шигырьләр башкардылар, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз да чакырылды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Хөрмәтле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез - укытучылар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз! Тормышка рухи фатиха биргән укытучыбызның исеме һәркайсыбызга кадерле. Аның сүзләре авыр минуттларда җылыта, алга барырга көч бирә. Гадел билгеләр куйганы, кызыклы дәресләр, яхшы киңәшләр биргәне, кайгыртуы һәм аңлавы өчен укытучысына рәхмәт әйтә алган кеше бәхетле.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2016

1 октябрь көнне Кәүҗияк төп гомум белем бирү мәктәбендә ике чара бергә узды. Бу көнне авыл җирлеге белән берлектә өлкәннәр көне уздырылды һәм мәктәп бакчасына агач үсентеләре утыртылды. Өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән аңа “Өлкәннәр аллеясе” дип исем бирелде.
-
30.09.2016

Район үзәгендә үткәрелгән ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән уңышны саттык.
-
29.09.2016

3 һәм 4 нче сыйныф укучылары тыл ветераны 89 яшьлек Мофаваза әбигә көзге уңышны җыярга булыштылар. Мофаваза әби балаларның ярдәменнән бик канәгать булды. Аларга үзенең авыр үткәне турында сөйләде. Аш-су остасы буларак, балан бәлеше пешерү серләренә дә өйрәтте.
-
28.09.2016

5 нче сыйныф укучылары математикадан мониторинг эше эшләделәр.
-
26.09.2016

Кәүҗияк авыл китапханәсендә райондаш язучыбыз Ә.Габидинең 90 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Янсын гомер учагы” дигән чара үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аның китапларына күзәтү үткәрелде.
-
Көзге уңыш 23.09.2016

Бүген мәктәптә көзге уңышны җыеп алу өмәсе үткәрдек. Кишер дә, чөгендер дә бик уңган. Җәй буе эшләгән тырышлыклыкларыбыз бушка китмәгән!












