Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
13.01.2017

13 января в нашей школе проведен школьный тур конкурса рисунков для учащихся 1- 4 классов «Алиса в Стране Зазеркалье», посвященный юбилею книги английского писателя Льюиса Кэрролла «Алиса в стране чудес».Все любовались рисунками учащихся.
-
Педагогик укулар 30.12.2016

Бүген Сарман гимназиясендә уздырылган педагогик укуларда безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Инглиз теле укытучысы Обечова Римма Сергбай кызы чыгыш ясады, ул үзенең инглиз теле дәресләрен укытудагы педагогик эшчәнлеге белән уртаклашты. Химия, биология фәннәре укытучысы Салихова Фәйрүзә Рафис кызы экологик мэсьәләләрне чишү буенча “мастер – класс” күрсәтте.
-
Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар – Яңа елның гүзәл бизәге 26.12.2016

Яңа ел!!! Ничек зарыгып көтеп алабыз без бу бәйрәмне. Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, күңелне ниндидер дулкынлану биләп ала. Һәр кеше Яңа елның бары уңышлар гына алып килүен тели.
24 декабрь көнне безнең мәктәптә дә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмебез укучыларның чыршы тирәсендә әйләнеп, яңа ел җырларын җырлау белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызын күргәч, укучылар тагын да сөенделәр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай һәр укучыга бүләк өләште.
-
Яңа елга әзерлек 15.12.2016

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Бәйрәм рухы өстәп, мәктәп ишегалдына кардан сыннар ясалды.
-
Ватаныбыз геройлары искә алынды 10.12.2016

09 декабрь - Ватан геройлары көне. Шул уңайдан 8 класс укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучыcы - Даутов Ә.М. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Психологик десант 10.12.2016

09 октябрь көнне психолог Галялиева Венера Николаевна 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән тренинг үткәрде.
-
Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2016

Бүген "Коррупциягә каршы көрәш" көне уңаеннан мәктәбебездә ачык класс сәгате уздырылды. Аны тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Сахбетдинов Рифат Мисхәт улы әзерләде.
-
#стопвичспид#Сармановскиймуниципальныйрайон#МБОУКавзияковскаяООШ# 02.12.2016

-
Әниемнең җылы кочагы 26.11.2016

Мәктәбебездә “Әниләр көне” уңаеннан төрле чаралар оештырылды. Укучылар арасында әниләрнең портретын ясау буенча конкурс үткәрелде. 25 нче ноябрь көнне "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән кичә узды. Бу кичә укучыларыбызның әниләре арасында бәйге рәвешендә оештырылды.Әниләр үзара тапкырлыкта көч сынаштылар.Бәйге концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.
-
Әниләр көне 25.11.2016

24 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары "Әниләр көне" уңаеннан "Иң - иң" дип аталган иртә үткәрделәр. Алар әниләренә үзләренең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.












