Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Без - Россия гражданнары 08.06.2017

Россия көне якынлашу уңаеннан бүген лагерьга йөрүче укучылар арасында “Россия дәүләт символлары” дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Темага туры килгән һәм зәвык белән ясалган рәсемнәрне ясаучыларга урыннар билгеләнде.
-
07.06.2017

Лагерьда күмәк уеннар бик күңелле уза.
-
День русского языка 06.06.2017

Сегодня в пришкольном лагере проводилась игра –путешествие под названием «В гостях у сказки». Это мероприятие состоялось из двух частей. В первой части была викторина. Учащиеся отвечали на вопросы по волшебным сказкам, сказочным предметам и по героям сказок . Во второй части они показывали театрализованное представление по русской народной сказки «Репка».
-
Күңелле җәйге яллар 05.06.2017

Бүген мәктәп яны “Ак каен” лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьда 17 укучы ял итә . Беренче көн – танышу көне дип игълан ителде. Балалар белән “Түгәрәк өстәл артында “ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Алар үзләре һәм яраткан шөгыльләре турында чыгыш ясадылар, бер –берсенә үзләренең уй –фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Күңелләрдә гомерлеккә калсын
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
25 май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Бу көнне матур итеп киенгән 9 нчы сыйныфның тугыз укучысы туган мәктәпләренә, укытучыларына булган рәхмәт хисләрен матур шигырь һәм җыр юллары аша белдерделәр, соңгы тапкыр вальс биеделәр. Аларны бәйрәм белән мәктәп директоры Ш.М.Фатихов, авыл җирлеге башлыгы Ф.Ә.Хөснетдинов, мәгариф бүлеге белгече Калимуллина Э.А., депутат Юнысов И.М., әти-әниләр, ветеран укытучылар һәм башка килгән кунаклар котладылар. Имтиханнарын яхшы билгеләргә бирүләрен һәм үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен теләделәр.
Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды.
-
15 май - Гаилә көне 15.05.2017

Бу көн уңаеннан бүген әти-әниләр һәм укучылар арасында күңелле спорт ярышлары уздырылды.
-
Дүртенче Глобаль юл иминлеге атналыгы 12.05.2017

11 нче май көнне мәктәбебезнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдка чыктылар. Алар «Тормышыңны саклап кал! Тизлекне кимет» дигән тематик плакатлар тотып, авыл урамында кизү тордылар. Автотранспорт йөртүчеләрне туктатып, алар белән тизлек режимын саклау турында әңгәмә кордылар, мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2017

-
Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде 08.05.2017

Бүген авылыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы рәисе һәм мәктәп коллективы сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Укучыларыбыз матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, обелискка венок салдылар, ветераннарга чәчәкләр бирделәр.
-
05.05.2017

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен дәвам итеп класс сәгате үтте.
Бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле. Шуңа күрә татар милләтен саклап калу өчен авылда гына түгел, шәһәрдә дә татарча сөйләшүдән оялмаска, горурланырга кирәк. Чөнки татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.












