Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
04.05.2017

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Татар халкының йолалары һәм уеннары" дигән чара үткәрелде. Бу чарага балалар бакчасыннан да балалар чакырылды. Алар бергәләп уйнадылар, җырладылар. Балаларга чара бик ошады.
-
Юлда сак бул! 04.05.2017

Бүген безгә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Ситдикова Алсу Разин кызы килде. Мәктәбебезгә “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар да чакырылган иде. Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, Ситдикова А.Р. балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Соңыннан аларга сораулар бирде һәм һәрберсенә үзеңне юлда ничек тотарга өйрәткән буклетлар таратты.
-
"Мин татарча сөйләшәм"! 04.05.2017

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Әбиемнең күңел сандыгы" дип аталган мини-спектакль карадык. Ул балаларны халкыбызның милли киемнәре, ашлары белән таныштыруга нигезләнгән иде.
-
Батырлыкта - матурлык 02.05.2017

Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан бүген 1-4 нче сыйныф укучыларына Г.Гыйлмановның “Егет сүзе бер булыр”, 5-9 нчы сыйныф укучыларына “Осенью 41-го” нәфис фильмнары күрсәтелде. Батырлык, ватанпәрвәрлек, дуслык темаларын үз эченә алган әлеге фильмнарны укучылар бик теләп карадылар.
-
28.04.2017

Мәктәбебездә чисталык икеайлыгы дәвам итә. Бүген уку белән бергә җыештыру эшләре дә алып барылды. 5-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм башка барлык хезмәткәрләр мәктәп тирә-ягын чистарттылар, һәйкәлне тәртипкә китерделәр, агач төпләрен агарттылар.
-
Тукай әкиятләре илендә 26.04.2017

Әкиятләрең сөйләп, тыңлап
Телләребез ачылган.
"Су анасы", "Шүрәле"ләр -
Безнең дуслар барсы да
26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Бүген мәктәбебездә аның тууына 131 ел тулуга багышланган иртә үтте. Укучылар шагыйрьнең матур шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар.
-
"Хәвефсез тәгәрмәч - 2017" 26.04.2017

Бүген Сарманда үткәрелгән яшь юл һәлакәтен булдырмау инспекторлары бәйгесендә безнең мәктәп командасы I нче урынны алды. Команда составындагы укучылар "Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автошәһәрчектә велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынаштылар. Соңыннан үз командаларын яклап чыгыш ясадылар. Гомумән, алар барлык бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Фатихова Азалия автошәһәрчектә велосипед йөртү буенча кызлар арасында районда I нче урынны, Насибуллин Нияз малайлар арасында II нче урынны алды.
-
«Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРТСАН” 20.04.2017

Бүген 6,7 нче сыйныф укучылары өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән Галимова Гөлүсә апага ихата эшләрендә булыштылар.
-
"Язгы изгелек атнасы-изге эшләр эстафета"сы дәвам итә. 19.04.2017

"Язгы изгелек атнасы-изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә экскурcиядә булдылар. Китапханәче балаларны китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды, соңыннан мультфильмнар карадылар.
-
«Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРТСАН” 19.04.2017

18 апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары ялгыз яшәүче тыл ветераны Нургалиева Гайнавал апаның капка төбен җыештырдылар.












