Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Афәрин, егетләр һәм кызлар! 31.03.2017

30 нчы март көнне Мортыш -Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә тугызъеллык мәктәпләрнең хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында уздырылган конкурста мәктәбебезнең “Патриотлар” отряды II урынны алды. Конкурс 3 өлештән торды: хәрби әзерлекне тикшерү, отряд һәм аның эшчәнлеге белән таныштыру, эш проектын яклау. Отряд укучылары барлык бәйгеләрдә дә актив булдылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Туберкулез – йогышлы авыру 29.03.2017

29 нчы март көнне туберкулез авыруы турында ачык класс сәгате уздырылды. Химия һәм биология укытучысы Салихова Фәйрүзә Рафисовна әлеге авыруны кисәтү һәм аны дәвалау ысуллары белән таныштырды. Алынган мәгълүмат укучылар һәм укытучылар өчен дә бик файдалы булды.
-
Конкурс чтецов 16.03.2017

16 марта состоялся школьный тур конкурса юных чтецов "Живая классика". Фатихова Р. (7класс) стала победителем, Сахбетдинова А. (8 класс) - призером.
-
16.03.2017

16 марта состоялся утренник, посвященный литературному наследию российского драматурга, публициста и общественного деятеля В.Г.Распутина.
-
"Ачык ишекләр көне"нә бардык 14.03.2017

9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятенә "Ачык ишекләр" көненә бардылар. Анда трактор, машина, "КамАЗ" төзелешләре белән таныштылар, машина йөртеп карадылар. Көндезге аштан соң пешекчеләр әзерләүче цехта булдылар. Аннары студентларның тулай торакта яшәү шартлары белән таныштылар, концерт карадылар. Укучыларга бу очрашу бик ошады.
-
Күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда 07.03.2017

6 нчы март көнне мәктәбебездә иң гүзәл затларыбыз - хатын-кызларга багышланган бәйрәм концерты булды . Әлбәттә, бу бәйрәмгә кадерле әниләребез, дәү әниләребез дә чакырылды. Алар игътибарына матур җырлар, шигырьләр башкарылды һәм скетч күрсәтелде. Әниләребез уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр.
-
Иң матур сүз-әниемә 07.03.2017

Март ае безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 Март халыкара хатын-кызлар бәйрәмен бүләк итте. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә әдәби-музыкаль иртә узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен, укытучы апаларын һәм укучы кызларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Әлифба бәйрәме үтте. 01.03.2017

И Әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Бүген мәктәптә 1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме үткәрелде. Луиза, Данияр, Аделя матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, санадылар, укып күрсәттеләр. Укучылар, укытучы Алсу Фанусовна һәм әти-әниләр белән күп һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Аҗаган - 2017 27.02.2017

25 февраль көнне мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында "Аҗаган - 2017" уены үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп җитезлектә ярыштылар. Барлык төр уеннарда да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә “Ак барс” командасы җиңде.
-
22.02.2017

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы узды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Нәтиҗәдә “Ак Барс” командасы җиңүче булды.












