муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Акция "Твори добро" 19.02.2014

Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары, улы Әфган сугышында һәлак булган Люция апаның хәлләрен белеп, йорт эшләрендә ярдәм итеп, кәефен күтәреп кайттылар. Люция апа бик канәгать булып, балаларга изге теләкләрен теләп калды.
-
Әлифба бәйрәме 15.02.2014

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Шундый сүзләр белән Зур Нөркәй урта мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Ландыш Тәзбировна килгән кунакларны матур итеп бизәлгән залга бәйрәм тантанасына чакырды. Беренче сыйныф укучылары автобуска утырып “Белем иле”нә сәяхәткә чыктылар. Автобуска утыру өчен укучылар кассадан билетлар алдылар, андагы сорауларга җавап бирә алганнар гына автобуска утыра ала.
-
Изге Валентин көне 14.02.2014

6нчы сыйныфта Изге Валентин көненә багышланган "Изге Вәли" исемле класс сәгате үтте. Ул тренинг формасында булды. Укучылар тестлар аша үзләренең никадәр кайгыртучан, ярдәмчел икәннәрен тикшерделәр.
-
Бадминтон 12.02.2014

Илебездә дөнья күләмендә кышкы олимпия уеннары башлангач, укучыларыбыз спорт уеннарына тагы да ныграк тартылдылар. Февраль - хәрби-патриотик айлык. Безнең мәктәптә дә бик күп төрле чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә укучылар арасында бадминтон ярышы үткәрелә. Укучылар бик актив катнашалар.
-
Здоровые дети – в здоровой семье 12.02.2014

Бу атнада мәктәбебез укучылары бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Здоровые дети – в здоровой семье” акциясендә катнашалар. 12нче февраль көнне 1-4 нче сыйныф укучыларына “Сәламәт булыйм дисәң...”дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.
-
"Яшьлек" клубы советы утырышы 12.02.2014

12нче февраль көнне “Яшьлек” клубы советы утырышы булды. Утырышта “Гашыйклар көне”н үткәрү турында сөйләшенде. Кичәнең программасы төзелде. Котлау открыткалары сала торган “йөрәк”не 8нче класс укучылары яңарта.
-
Рус теле атналыгында 05.02.2014

Нөркәй мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары мәктәп күләмендә үткәрелә торган класстан тыш чараларда бик актив катнашалар. 5нче февраль көнне рус теле атналыгының бер көне үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, аралашу чараларын өйрәнүгә багышланды.
-
Пожарный белән очрашу 04.02.2014

Бүген укучылар Зур Нөркәй авылында урнашкан пожар депосыннан килгән вәкил белән очраштылар. Каримов Илдар Лаздатович безнең авылда пожарный булып эшли. "Пожар куркынычсызлыгы беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында фаҗигалар кабатланып килә", - диде инспектор...
-
Тәрбия сәгате 03.02.2014

Укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм очраклы кешеләр наркотиклар тәкъдим иткәндә алардан баш тарту күнекмәләре булдыру максатыннан 7нче сыйныфта “Наркотиклар – сәламәтлек дошманы” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2014

1нче февраль көнне Нөркәй мәктәбендә “ Студентлар белән очрашу” кичәсе үтте. Мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек очрашуга җыелдылар.














