муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Дружина сборы 11.04.2014

11нче апрель көнне мәктәбебездә кошлар көненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Бу көнне билгеләп үтүгә Россия 1926нчы елда кушыла. Сборыбызны дәрес формасында уздырдык. Расписаниедә рус теле, математика, тарих татар теле, җыр дәресләре бар иде. Һәр дәрестән балалар үзләренә нинди дә булса файдалы мәгълумат алдылар.
-
Йолдызлар илендә 10.04.2014

“Йолдызлар илендә”
— Иң мөһиме хыяллана белү...
Бурычлар: укучыларның галәм һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр тарихы турында белемнәрен арттыру.
Класс сәгате 6нчы класс укучылры арасында викторина рәвешендә үтте. Иң беренче укычылар класс җитәкчесе чыгышын тыңладылар, презентация белән таныштылар. Соңыннан укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Класс сәгате бик куңелле узды.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! 09.04.2014

Зур Нөркәй урта мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрүгә зур игътибар бирелә. 7нче апрель көнне җиденче класста Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына класс сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Әлеге дәрестә авылның фельдшеры да катнашты. Ул безгә сәламәтлекне ничек сакларга, начар гадәтләр , шәхси гигиена турында сөйләде.
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 08.04.2014

Традиция буенча ел саен беренче сыйныф укучылары әтиләре белән берлектә яз көне кош оялары ясыйлар. Мәктәптә үткәрелә торган кошлар бәйрәмендә “Иң матур оя” конкурсы үткәрелә. Быелгы конкурста Каримовлар гаиләсе ясаган оя беренче урынга лаек булды. Конкурста катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән соң беренче сыйныф укучылары әтиләре белән бергә ояларын мәктәп ихатасындагы агачларга беркеттеләр. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
IT-чемпион 2014 07.04.2014

14 мартта «IT-чемпион» - 2014» конкурсы яңадан старт алды. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары бу конкурста актив катнаша. Мондый чаралар халыкны социальләштерүдә зур роль уйный. Укучыларыбыз «Госуслуги Татарстан» сайтында эшләргә әти-әниләрен, күршеләрен, танышларын өйрәтәләр. Бу сайт вакытны экономияли, чиратлардан коткара. Безнең коллектив https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтын бик әһәмиятле дип таба.
-
Аҗаган 2014 03.04.2014

3нче апрельдә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "" Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының зона ярышы узды. Аҗаганда укучылар 8 төрле ярышта көч сынаштылар. Маршировка, пневматик мылтыктан ату, противогаз кию, топографияне белү, тәрҗемә итү, Россия тарихын белү, аркан тарту, автоматны сүтеп-җыю буенча укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр.
-
Хезмәттән һич курыкмыйбыз 02.04.2014

Хезмәттән һич курыкмыйбыз,
Чөнки без тимурчылар.
Өлкәннәргә, мохтаҗларга
Ярдәмче, булышчылар.
Без, 6нчы класс тимурчылык отряды, 2нче апрель көнне Мөнҗия әбинең хәлен белергә бардык. Малайлар кар көрәделәр, ә кызлар тузан сөрттеләр. Мөнҗия әби безгә бик күп “рәхмәт”ләр әйтеп калды.
Латипова Риана – 6нчы сыйныф корреспонденты.
-
Шушы яктан, шушы туфрактан без... 21.03.2014

Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.
20нче март көнне Әлмәт шәһәренең Әлмәт дәүләт муниципаль институтында Клара Булатова премиясе бирү тантанасы үтте. Бирегә шагыйрә иҗатын хөрмәтләп, бик күп төбәкләрдән килгәннәр иде. Бу конкурста Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. 7нче сыйныф укучысы Салахова Ләйлә “К.Булатова иҗатында табигать лирикасы “ темасы язылган фәнни-иҗади эш номинациясендә лауреат исеме алды. 10нчы сыйныф укучысы Хайруллин Айрат “Вокал” номинациясендә 1дәрәҗә лауреат исеме алып, премиягә лаек булды.
-
Үзеңне сакла! 20.03.2014

Каникуллар – балаларның түземсезлек белән көтеп алына торган чак. Уку юк, иртә торырга кирәкми – иң рәхәт вакыт. Ләкин шуңа карамастан, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытырга ярамый! Сак булырга кирәк! 19нчы март көнне, 6нчы класста “Үзеңне сакла” дип исемләнгән класс сәгате узды. Укучылар язгы каникуллар чорында нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеген исләренә төшерделәр.
-
Конкурс ОППН
20.03.2014
«Храни порядок, и порядок сохранит тебя»,- утверждает известное латинское изречение. Именно эти слова лежат в основе деятельности школьных отрядов профилактики правонарушений. Конкурс проводится в целях популяризации и развития правоохранительного движения среди детей и молодёжи, укрепления основ правового воспитания и самосознания. 20 марта 2014 года в МБОУ «Большенуркеевская СОШ» состоялся зональный тур районного конкурса среди отрядов профилактики правонарушений.
Отряды профилактики представили следующие материалы:
- учредительные документы;
- план работы на 2013-2014 учебный год;
- аналитическую справку о деятельности отряда за последние 1-3 года;
- копии публикаций в СМИ о работе отряда.
Конкурс состоит из 4х этапов:
- «Визитная карточка» (компьютерную презентацию о деятельности отряда)
- интеллектуальный конкурс;
- социальный проект, реализуемый отрядом;
- смотр строевой подготовки.
Оценивался каждый конкурс. После завершения всех испытаний представители жюри подвели итоги.
- 1 место – отряд «Пламя» МБОУ «Большенуркеевскя СОШ», отряд "Саклаубашевкой СОШ";
- 2 место – отряд Карашай-Сакловская ООШ;
- 3 место – отряд Юлтимеровской ООШ.
Мы победили! Ура! Ура! Ура!














