муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Һөнәрләр күп - кайсын сайларга? 14.05.2014

Укучыларга төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту максатыннан МБББУ «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 класс укучылары ОАО «Дружбанефть» нефтьчеләре янына экскурсиягә бардылар. Сәяхәт барышында андагы тормыш, нефть промышленносте белән таныштылар. Шулай ук укучыларга техника куркынычсызлыгы буенча инженер Харисов Расил Фәрит улы объектта кулланылучы технологияләр, кертелгән яңалыклар турында сөйләде.
-
Сак бул, газировка! 13.05.2014

“Сак бул, газировка!”
Соңгы елларда газлы суларның популярлыгы кинәт артты. Кайбер кешеләр бу суларны көн саен эчәләр. Аеруча алар укучы балалар һәм яшьләр арасында бик популяр. Шул нигездә без, Зур Нөркәй урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары, газлы суларның файдалымы әллә зыянлымы икәнен тикшерергә булдык.
Без сыйныф белән бератналык эксперимент уткәрдек. Эксперимент барышында газлы сулар турында бик күп информация табылды, укылды.
Газлы сулар организмга бары тик зыян гына сала дигән нәтиҗәгә килдек.
Сәламәт булыгыз!
-
9 майга әзерлек 07.05.2014

Сугыш балалары… Куп инде алар. Хәзер алар олы яшьтә, гомерләренең ахырына җитеп киләләр, үзләренең югалган балачаклары өчен дәүләттән игътибар, ярдәм өмет итеп яшиләр. Кулларына корал тотып “ура” кычкырып һөҗүмгә бармасалар да, үлем белән йөзгә-йөз очрашмасалар да, сугыш михнәтен күп курергә, ачлык газапларын кичерергә, ә иң авыры ятимлекнең “ачы шулпасын” туйганчы эчәргә туры килгән аларга. Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә...
-
Яшь физик - 2014 06.05.2014

Соңгы елларда безнең Сарман районында төрле фәнни-практик конференцияләр үткәрелә башлады. Агымдагы уку елында да “Яшь физиклар” конференциясе бик зур әзерлек белән узды. Мәктәп укучылары зур аудитория каршында үзләренең фәнни-практик хезмәтләре буенча чыгыш ясадылар. Зур Нөркәй урта мәктәбеннән дә ике укучы катнашты. 7нче сыйныф укучысы Хайруллин Гадел “Кайнау” темасына, 8нче сыйныф укучысы Ахметшин Альмир “Вулканнар” дигән темага әзерләнгән фәнни-практик эшләрен күрсәтеп 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар. Аларга алга таба да фәнни өлкәдәге хезмәтләрендә уңышлар телибез.
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт 05.05.2014

Урамда яз хакимлек итә. Язның ягымлы кояшы балаларны урамга чакыра. Кая карама, балаларның шат авазлары ишетелә. Кыш буе ял иткән велосипедлар, самокатлар үзләренең нәни хуҗалары белән урамнарга чыктылар. Балаларның иминлеген саклау максатыннан Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән 5 май көнне юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Тылсымлы патшалыкка сәяхәт” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Янгын сүндерү пунктына экскурсия 30.04.2014

Бүген « Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 класс укучылары янгын сүндерү частендә экскурсиядә булдылар. Әлеге очрашу укучылар өчен дә бик файдалы. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр. «Тагын бер тапкыр ут белән эш иткәндә уяу һәм игътибарлы булырга чакырабыз.
-
Огонь - друг или враг? 29.04.2014

“ Саклана белсәң генә ут - дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя.”
Максат: укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казалар сәбәпче булуын, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү.
-
"Весенняя неделя добра" дәвам итә 28.04.2014

Районда чистарту икеайлыгы башланды. Һәркем игелек кылырга ашыга. Озын кыштан соң чистартыр, җыештырыр урыннар күп. Авылдагы ялгыз әбиләр дә, Минзәлә елгасы буендагы чишмәләр дә укучылырны көтәләр. 28нче апрель көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Күл буе чишмәсе” янына җыелды...
-
Чигәбез дә, тегәбез дә 26.04.2014

Тегә белә, чигә белә,
Бар эшнең дә остасы,
Уңган, булган, үзе чибәр
Татар кызы, кыскасы.
Һәр милләтнең электән килгән йола- гадәтләре була. Татар халкының узенә генә хас кул эшләре гаҗәеп күп. Безнең халык борын-борыннан ук тырыш, эшчән булган. Алар сөлге чиккән, палас суккан, шәльяулыклар бәйләгән. Нөркәй урта мәктәбе укучылары да әби-бабайлардан килгә йолаларга тугры кала.
-
Җиңү көненә әзерлек 25.04.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлаша. 9 май – илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган, сөенечле Җиңү тантанасына ачы күз яшьләре , зур югалтулар ачысы кушылган көн икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Әйе, илебез тарихына, аның бөек җиңүләренә без хөрмәт белән карыйбыз. 9 май, Җиңү бәйрәме алдыннан Зур Нөркәй урта мәктәбендә дә бик күп матур чаралар уза.














