муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Ахалай-махалай 19.03.2014

19 нчы март көнне мәктәбебезгә ерак Башкортстан республикасыннан артислар килде. Алар балаларга үзләренең “Сим – Салябим Ахалай- Махалай” дигән программаларын күрсәттеләр. Программада төрле фокуслар, анекдотлар, скетчлар, кызыклы уеннар бар иде. Башкортстан республикасының мәдәният отличнигы Флүс Шарифьянов баянда удмурт, мари, рус, татар, керәшен татарларының көйләрен уйнады. Балаларга бик ошады. Алар үзләре дә баянга кушылып рус халык җыры “Два весёлых гуся”, Г.Тукай шигыренә язылган “Тугант тел” җырын башкардылар.
Бәйрәмне күмәк бию белән бетерделәр.
-
Җырлы-моңлы балачак
15.03.2014
15 нче март көнне Зур Нөркәй мәдәният йортында “Җырлы-моңлы балачак” конкурсының зона туры үткәрелде. Бу бәйгедз безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. “Вокал” номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Вәлиев Айнур ( җитәкчесе Габдрахманова Л.Р.), “Нәфис сүз” номинациясендә 3нче сыйныф укучысы Габдрахманов Азат ( җитәкчесе Габдрахманова Э.М.), “Хореография” номинациясендә 1 нче сыйныф укучылары Мостафин Илназ, Арслангареев Раил, Махубрахманова Чулпан, Шәмсетдинова Илзия (җитәкчесе Махубрахманова Л.Т.) районда катнашу хокукын яуладылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Күргәзмә 14.03.2014

Ясый белсәң, чүп-чарлар да матур итеп ялгана,
Хәтта кәгазь кисәге дә кулыбызда ялгана.
Безнең кулда буш савыт та матур итеп киенә,
Аллы-гөлле чәчәкләргә карап, күзләр сөенә.
Мәктәбебездә укучыларның укудан тыш вакытын оештыруга зур игътибар бирелә.
-
Ярминкә 13.03.2014

13нче март көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы һәм күңелле ярминкә узды. Бу ярминкәгә һәр класс алдан әзерләнде. Балалар да, укытучылар да затлы-затлы кул эшләре, тәмле-тәмле ризыклар әзерләделәр. Әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар алдында классларда сайлап куелган сатучылар үз товарларын мактый-мактый саттылар, бик күңелле булды.
-
Избирательная система России 03.03.2014

С целью формирования у учащихся старших классов знаний о выборах, об избирательной системе в России, активной жизненной позиции в МБОУ «Большенуркеевская СОШ» был проведён классный час «Избирательная система России». Доклады самих учащихся, выступление учителя истории Абдуллина Н.Г. были направлены на ознакомление участников мероприятия с историей выборов, с избирательными технологиями. Учащиеся говорили не только о правах человека, но и о гражданском долге, личной ответственности каждого за сделанный выбор, так как именно от их выбора зависит, в какой стране нам жить.
-
Хәрби-патриотик айлыкны тәмамлап 28.02.2014

Февраль ае - Хәрби-патриотик айлык. 8-нче сыйныфта үткәрелгән класс сәгатьләренең берсе өчен укучылар үзләре классташлары өчен кызыклы булырдай мәгълүмат әзерләгән иде. Ахметшин Айназ, Ахметшин Альмир, Хузин Айзат Газинур Гафиятуллинның балачак, яшьлек еллары, аның батырлыгы турында гына түгел, ә бәлки аның балаларының язмышы, Габдрахман Әбсәләмовнын “Газинур” романы турында да сөйләделәр. Бу укучылар өчен яхшы тормыш тәҗрибәсе булды.
-
Ватан солдаты 26.02.2014

26нчы февраль көнне башлангыч сыйныфларда Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Ватан солдаты ” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрескә кунак булып мәктәбебезнең ТИН укытучысы Салихов Камил Габделхаевич килде. Ул укучыларны Ватанны саклаучылар, бүгенге Армия, кораллы көчләр белән таныштырды. Калашников автоматын укучыларга сүтеп күрсәтте. Соңыннан балалар автоматны тотып та карадылар.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2014

Февраль ае - бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның берсе - Халыкара Туган тел көне. Бу көнгә укучылар иншалар яздылар, фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр дип...
-
Бар шундый һөнәр. 21.02.2014

19 нчы февраль көнне башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә карата
“Бар шундый һөнәр” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Ватанны саклау һәр егетнең изге бурычы. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылырга ватан сакчысы булырга мәктәп эскәмиясеннән, башлангыч сыйныфтан ук әзерләнә башларга басым ясалды.
-
Әфган, син безнең хәтердә... 20.02.2014

Без, бүгенге буын балалары, тыныч күгебез, матур балачагыбыз, бәхетле тормышыбыз өчен сугыш ветераннары алдында баш иябез, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез














