муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
ПЭП №6 "готов"! 16.10.2014

16нчы октябрь көнне эвакуацион кабул итү пунктларының эшчәнлеген тикшерү үтте. Зур Нөркәй урта мәктәбе ул көнне Чаллы шәһәренең 5 оешмасыннан эвакуацияләнгән халыкны каршы алырга һәм урнаштырырга әзерләнде. Барлык группаларның, медпункт, ана һәм бала бүлмәсе, справкалар өстәле эшчәнлеге оештырылды. 10.29.сәгатьтә “Һава тревогасы” буенча эвакуация үткәрелде. ПЭП сотрудниклары барысы да мәктәп подвалына урнашкан ПРУ га төшеп, отбой булганчы шунда булдылар. ПРУга үзләре белән документларын, сухой паек, противогаз, җылы кием алдылар. ПРУда вакытлыча яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган иде.
ПЭП эшчәнлеге комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. Эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә 6нчы номерлы ПЭП тулысынча әзер.
-
Мастер-класс "Беренче ярдәм күрсәтү" 13.10.2014

13нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә ГО көне үткәрелде. Башлангыч класс укучыларына гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча 9нчы сыйныф кызлары мастер-класс күрсәттеләр. Рүзилә теория белән таныштырды, Ләйсән практик өлешен күрсәтте, Азалия табышмаклар әйтеп төгәлләде. Кечкенәләр зур кызыксынучанлык белән сораулар бирделәр. Алар өчен бу дәрес бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.
-
Рольләрне алмаштык))) 07.10.2014

Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган Үзидарә көне үтте. Бу көнне гадәттә балалар да, олылар да көтеп ала. Ул өлкән класс укучыларына мәктәпкә, мәктәп тормышына бөтенләй көтелмәгән яктан күз салырга ярдәм итә. 10-11 сыйныф укучылары “Администрация” командасында директор, анын урынбасарлары булып эшләде, һәм шулай ук бу көнне барлык дәресләрне, укытучыларнын дублёрлары буларак, алар үткәрде. Үзидарә көне – мөмкинлек, сәләт, көчне Сынау көне булды. “Кая барырга? Кем булырга?” – дигән сораулар белән янучылар укытучы һөнәрендә үзләрен сынап карады. Дәресләр алып бару, мәктәп белән идарә итү укучыларга ошаса да, бу көннең традицион: “Укытучы буласыңмы?” – дигән соравына алар: “Юк!”- дип җавап бирде.
-
Бәйрәм белән! 03.10.2014

Урам буйлап атлый укытучы
Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Өлкәннәр көне 02.10.2014

1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Һәр елны Зур Нөркәй мәктәбендэ бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәбез. 2 октябрь көнне бездә өлкәннәргә багышланган зур бәйрәм үтте. Ветеран укытучы-хезмәткәрләребез – безнең горурлыгыбыз. Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм-кичәнең 1 нче өлешендә 6 нчы сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Мухаметова Р.Д.) концерт куйдылар. Бәйрәм-кичә мәктәп ашханәсендә, чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын!
-
Районда укытучылар көне 01.10.2014

Октябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шулар арасында 5 октябрь – Укытучылар көне безнең өчен аеруча кадерле. Бу көнне һәркем ямьле балачак иленең әйдәп баручыларын, мәктәптә уку дәверендә тирән белем һәм тәрбия биреп, барлык шатлык-борчуларны уртаклашып яшәүче якын кешеләрен – укытучыларны бәйрәм белән котлый.
Шушы уңайдан, 1 нче октябрь көнне, район мәдәният йортында бәйрәм тантанасы булып үтте. Укытучы һәм тәрбиячеләрне муниципаль район башлыгы Закиров Н.А., район мәгариф бүлеге мөдире Гилязова З.С. тәбрикләде. Котлаулар сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның чыгышы белән үрелеп барды.
-
Тимурчылар өлкәннәрне котлыйлар 30.09.2014

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Без, 7нче сыйныф укучылары, өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәтдинова Мөнҗия әбинең хәлен белеп кайттык. Безнең тимурчылык отряды Мөнҗия әбигә 2012 нче елдан бирле ярдәм итә.
-
Сәламәтлек көне 23.09.2014

Без, 23 нче сентябрь көнне, бөтен мәктәп коллективы белән табигатькә чыктык. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле кызыклы уеннар уйнап, вакытның үткәне сизелми дә калды. Спорт ярышлары, волейбол уйнау дисеңме - барысы да бик файдалы һәм нәтиҗәле узды. Көне буе шау - гөр килеп торган болын кичке якта гына тынып калды. Барыбызда да арып - талып, куңелле ял итеп өйләргә таралыштык.
-
Уңыш җыю 18.09.2014

Осень – это прекрасное время года, когда человек не только любуется красотой природы, но и собирает урожай, радуется результатам своего труда. В МБОУ «Большенуркеевская СОШ» каждый год собирают хороший урожай. С начала осени на пришкольном участке кипит работа. Учащиеся, пользуясь ясными, солнечными днями, вышли собирать свёклу и морковь. Средства, от реализации полученной продукции пойдут на благоустройство школы. Мы урожаем довольны.
-
Прививкалар бик кирәк 15.09.2014

Зур Нөркәй урта мәктәбендә балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Туберкулез чиренә каршы профилактика буларак 15 нче сентябрь көнне балаларга прививка ясалды. Моннан тыш медицина хезмәткәрләре тарафыннан балаларга бу чир турында өстәмә мәгълумат бирелде. Манту реакциясе ул – туберкулез авыруының төп ачыклау чарасы. Өч көннән прививка нәтиҗәләрен беләчәкбез.














