муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Тимурчылык эше 06.04.2016

Мәктәбебез тимурчылары ялгыз яшәүче тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәрвакыт ярдәм итеп торалар. 4 нче сыйныф укучысы Шайхуллин Илфар, 6 нчы сыйныф укучылары Валиева Зәлия, Муллаянова Алсу Түбән Симет авылында гомер кичерүче Тимербаева Фирдәвес апага барып, йорт эшләрендә булыштылар, кар тараттылар.
-
Һәркөнне игелекле эш кыл! 04.04.2016

Укучыларыбыз һәрвакыт әлеге девизны истә тотып яшиләр. Югары Симет, Түбән Симет, Арча районы Алан авылында ялгыз яшәүче әби-бабайларга һәрдаим ярдәм итеп яшиләр.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел!
03.04.2016
Быел татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге уңайдан мәктәбебездә бик күп төрле чаралар планлаштырыла. Барлык укучыларның актив катнашуын көтеп калабыз.
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2016

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!!!
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!.. -
Һөнәрләр иленә сәяхәт 31.03.2016

Без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшибез. Бүген алар 5-11 нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чарада төрле һөнәр ияләре катнаштылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен блиц-турнир үткәрелде. Укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы очрашу үткәргәннәре өчен Ахмадуллина Л.Г. һәм Хассамова З.Ф.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Каникул дәвам итә 28.03.2016

Бүген "Судомоделирование" һәм "Оста куллар" түгәрәкләре үткәрелде. Барлык укучыларның әти-әниләре индивидуаль җыелышларга килделәр.
-
Котлыйбыз!!!
26.03.2016
11 нче сыйныф укучысы Кадирова Фирүзә Балтачта үткән "Фәнгә адымнар" III фәнни-гамәли конференциясендә катнашып , "Тарих" секциясендә 3 нче урынны яулап кайтты. Фирүзәне һәм җитәкчесе - тарих укытучысы Талипов Ирек Марселевичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 25.03.2016

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл". Бүген 5,6,10 нчы сыйныф укучылары "Нарат" спорткомплексына конькида шуарга бардылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
25.03.2016
22-25 нче март көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары рус теле, математика, татар теле, сайлап алу фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Каникуллар башланды
21.03.2016
Бүгеннән язны каникул башланды. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен консультацияләр, "Волейбол", "Вокал" түгәрәкләре үткәрелде. Кич 19.00 сәг.тә гомуми әти-әниләр җыелышы булып үтте.









