муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерьның 6 нчы көне 07.06.2016

Лагерьның һәр көне план нигезендә үтә. Иртәнге аштан соң , укучылар экология темасына мультфильмнар карадылар, пионербол ярышында иң көчле командаларны ачыкладылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2016

-
Лагерьлар гөрли
05.06.2016
Мәктәбебездә мәктәп яны лагере белән беррәттән хезмәт һәм ял лагере да гөрли. Хезмәт һәм ял лагерена 8 нче сыйныфтан 10 укучы йөри. Бакчада эшләгәннән соң, төрле чараларда, спорт уеннарында теләп катнашалар.
-
Лагерьның 3 нче көне
03.06.2016
Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Менә шундый матур шигырь язган чишмәләр турында яраткан шагыйребез Р. Миңнуллин.
Бүгенге көн лагерьга йөрүчеләрнең хәтерләрендә авылыбыз чишмәләренә сәяхәт белән истә калыр, мөгаен.
-
Лагерьның 2 нче көне
02.06.2016
Бүген лагерьда ял итүчеләр Югары Симет фельдшер-акушерлык пунктына медосмотр үтәргә бардылар. Саф һавада спорт уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң лагерьны ачу тантанасы булды.
-
Лагерьлар эшли башлады 01.06.2016

Бүген 1-5 нче сыйныфлардан 20 укучы өчен мәктәп яны лагере , 8 нче сыйныфтан 10 укучы өчен ял һәм хезмәт лагере үз ишекләрен ачтылар. Укучылар лагерь кагыйдәләре белән таныштылар, отряд газеталары ясадылар. 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән "Һәрвакыт булсын кояш!" рәсем бәйгесендә актив катнаштылар.
-
Мәктәп Сабантуе
31.05.2016
Балаларны яклау көне уңаеннан бүген мәктәп Сабантуе үткәрелде. Тантаналы линейкадан соң, укучылар милли уеннар белән беррәттән, спорт ярышларында да катнаштылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Җәйге каникулларда исән-имин ял итеп, яңа уку елына яңа көч-дәрт белән килергә насыйп булсын!!!
-
Соңгы кыңгырау-2016 26.05.2016

Кадерле 11 нче сыйныф укучылары!
Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Киләчәктә биек үрләр яулавыгызны, имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны, сау-сәламәт булуыгызны телибез.
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Ак юллар Сезгә!
-
Без инде зур үстек, бишенчегә дә күчтек 24.05.2016

Узып китте 4 ел уку елы,
Ямансу да, бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның.
Тәүге кат синдә башкардым,
Балачагым җырларын, - дип саубуллаштылар беренче укытучылары Гарифуллина Дилә Гамилевна белән 4 нче сыйныф укучылары Инсаф, Илфар, Диана, Сөмбел, Ләйсән.
Кадерле 4 нче сыйныф укучылары!
Белем үрләренең башлангыч баскычын уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Урта сыйныфлар рәтенә баскач та, үзегезнең ныклы белемегезне күрсәтеп, иң актив укучылар булып калуыгызны телибез.
-
Мәктәбебез горурлыгы 19.05.2016










