Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Көз күчтәнәчләре". 08.10.2014 Бүген без уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "көзге күчтәнәчләрдән" кул эше- кишердән чәчәк ясадык.

-
"Әби- бабайларны хөрмәтлик!" 01.10.2014

Безнең өчен бик якын, кадерле кешеләр бар. Ул-безнең әти, әни. Ә аларга тормыш биргән, аларны тәрбияләп үстерүчеләр әбиләр, бабайлар!Дәү әти, дәү әни!Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Алар да, әти, әни сүзләре кебек үк һәркем өчен газиз кадерле. Бакчабызда 1 нче октябрь Өлкәннәр көненә балаларда әби-бабайларга мәрхәмәтле булу, аларга карата ихтирамлылык хисе тәрбияләү максатыннан "Әбием-кадерлем" дип исемләнгән балалар иртәсе булып узды.Балалар үзләренең яраткан әбиләренә матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм соңында үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр.
-
"Әбием-кадерлем!" 01.10.2014

Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да күрмим,
Миннән ул күбрәк белә.
Аңламасам аңлата,
Татлы тел белән генә,
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди, теләгеңә.
-
Кабак бәйгесенә -10 яшь! 27.09.2014 Кабак бәйгесендә без дә бик теләп катнаштык.

-
Бәйрәмегез белән котлыйбыз, бакчада эшләүче апаларыбыз! 27.09.2014

Бүген бәйрәм-тәрбияче кәне.
Кеше җаны мохтаҗ җылыга.
Бәхет, шатлык,сәламәтлек
Телибез барыгызга да!
-
Кабак бәйгесенә -10 яшь! 26.09.2014

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар кабактан бик күп төрле композицияләр ясап алып килделәр.
-
"Балалар бакчасы буйлап сәяхәт". 23.09.2014 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән бакча буйлап сәяхәт ясадык. Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче Рузалия апабызнын эше белән таныштык.

-
"Милләтләр кросcы-2014" 22.09.2014

...Көчле, нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк.
...Туган илне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.
-
"Яхшы сүз- җан азыгы". 19.09.2014

Бүген без мәктәпкә эзерлек һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан татар халык әкияте "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек.
-
Конкурс нәтиҗәләре. 17.09.2014 Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының муниципаль этабында актив катнашып,"Котлау грамотасы" белән бүләкләнделәр.




