Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Конкурс нәтиҗәләре. 17.04.2014 Без һәрдаим район күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашып киләбез. Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Фаваризова Айзилә Флүр кызы республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының муниципаль этабында катнашты.Һәм III урынны яулап, истәлекле бүләк һәм котлау грамотасы белән бүләкләнде. Айзиләгә киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
"Хезмәткә хөрмәт!" 17.04.2014 Бу атнада бакчабызда белем бирү эшчәнлеге төрле һөнәр ияләрен өйрәнүгә багышлана.Балаларга өлкәннәр хезмәте,аларның һөнәрләре турында белемнәре киңәйтелде, өлкәннәр хезмәтенең мөһимлеге аңлатылды. Зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләре теләгән - табип, укытучы, сатучы, чәчтараш, һөнәрләрен сайладылар һәм рольләргә кереп уйнадылар.

-
"Хезмәт төбе-хәзинә". 15.04.2014 Бүген зурлар һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар рәсем эшчәнлегендә үзләре теләгән һөнәр ияләренең рәсемнәрен ясадылар.

-
"12 апрель-Космонавтика көне". 11.04.2014 12нче апрель-Космонавтика көне уңаеннан, зурлар һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән галәм киңлекләре турында сөйләшенде. Балалар слайдлар, рәсемнәр аша планета исемнәре белән һәм иң беренче булып галәмгә очучы Ю.А.Гагарин белән таныштырылды.Рәсем эшчәнлегендә балалар белән ракета һәм космик корабль ясадык.

-
"Һава еланы очыру" 09.04.2014 Без буген уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать эшчәнлегендә Һава еланы ясадык.Балаларга һава шарынын иң беренче тапкыр Кытайда барлыкка килүе аңлатылды.Ясаган кул эшләребезне балалар белән урамга чыккач һавага очырдык.

-
"Агач бөреләрен күзәтү". 08.04.2014 Бүген без уртанчылар төркемендэ тәрбияләнүче балалар белән табигать почмагында суга утыртылган агач ботакларының бөреләрен күзәттек.

-
"Табигать почмагында". 07.04.2014 Бүген без зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән табигать почмагында бергәләп утырткан чәчәк үсентеләренә су сиптек,гөлләрнең төпләрен йомшарттык, гөл яфракларының тузаннарын сөрттек.

-
"Циркка сәяхәт". 02.04.2014 Бу атнада танып белү эшчәнлегендә балалар белән җәмәгать урыннары турында сөйләшенде. Презентация ярдәме белән Казан шәһәренә сәяхәткә бардык һәм күңел ачу урыннары-цирк, зоопарк, дельфинарий белән таныштык. Балалар белән "Күңелле клоун" ясадык һәм "Фокусник эшләпәсе" кисеп ябыштырдык.

-
"Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!" 21.03.2014 Нәүрүз бәйрәмен карарга 1нче сыйныф укучылары да килде.

-
"Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!" 21.03.2014

Бүген бакчабызда язның иң гүзәл бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме булып узды.Борынгы кешеләр Яңа елны март аенда каршылаганнар. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март көннәренә туры килә. Нәүрүз бәйрәме матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп алып барылды.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрәз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.



