Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!" 28.07.2015

-
"Котлыйбыз!" 20.07.2015

Бүген бездә зур бәйрәм- бакчабызның зурлар төркемендә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе хезмәтен башкаручы Газизова Рүзидә Мөхәмәт кызына 50 яшь. Хөрмәтле Рүзидә Мөхәммәтовна! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең- 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа озын гомер, ныкъ сәламәтлек, балалар һәм оныклар шатлыгында, тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта яшәргә насыйп.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып бирдә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнәгез.
-
"Ураза Гаете мөбарәк булсын!" 17.07.2015

-
"Туган көнең белән Зәринә!" 13.07.2015

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче иң сөйкемле кызларыбызның берсе-Шафикова Зәринәнең туган көне. Зәринәне чын күңелебездән 2 яшь тулган көне белән котлыйбыз! Әти-әнисенә игелекле бала булып үсүен телибез!
-
"Бездә бүген зур бәйрәм!" 07.07.2015

Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез-бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр
Бәхетегез булсын гомерлек.
Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,
Чын йөрәктән рәхмәт диябез.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып бирдә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшәгез!
-
"Бәйрәмегез белән котлыйбыз!" 07.07.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм-җитәкчебез Мөбәрәкова Румизә Мияссәр кызының гомер бәйрәме-55яшь тулган көн.Румизә Мияссәровна! Бу дөньда иң кыйммәтле нәрсә-кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы,гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме-менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсын. Хатын -кыз бу чорда алдын-артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә.Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт сау-сәламәт булып, киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче булып калыгыз!
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да, һаман атладың;
Кеше дигән, җитәкче дигән
Исемеңне горур сакладың.
Хемәткәрләр күңелендә сиңа,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомереңнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.
Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен
Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен.
-
"Бергәләп чәчәкләр үстерәбез" 01.07.2015

-
"Туган көнең белән котлыйбыз!" 24.06.2015

-
"Бүген бездә туган көн!" 09.06.2015 Бүген бакчабызда тәрбияләнүче яраткан кызларыбызның берсе- Исламия Хисмәтованың туган көне. Бүген аңа 4 яшь тулды. Исламияне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, аңа исәнлек, саулык, бәхет һәм күп шатлыклар,әти-әнисенә игелекле бала булып үсүен теләп калабыз!

-
"Котлыйбыз!" 02.06.2015

"1 июнь-балаларны яклау көне" уңаеннан, район күләмендә үткәрелгән әкият сәхнәләштерү конкурсында актив катнашкан өчен, бакчабызны грамота белән бүлкләделәр.



