Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Закирова Антонина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Илаһи матурлык 08.11.2022

Әй рәхәт соң урамда,
Карлар явып торганда.
Уйныйбыз, күзәтәбез,
Рәсемгә төшерәбез.
Икенче кече яшьтәге төркем балалары рәсем шөгылендә кар бөртекләрен ясадылар.
-
Беренче кар 03.11.2022

Иртән торсам җир өстенә
Ап-ак кар явып киткән.
Төнлә яуган ап-ак кар
Эреми мине көткән.
Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары бүген карның үзлекләрен өйрәнделәр. -
Guess what it is? 03.11.2022

Сегодня к нам пришел hedgehog с корзинами полными осенним урожаем. Дети помогли ежику, дружно разделили урожай на овощи и фрукты. Нedgehog принес английские загадки об овощах и фруктах, детям очень понравилось их отгадывать. А самой веселой игрой оказалось угадывание муляжей с завязанными глазами.
-
4 ноября - День народного единства 03.11.2022

Не так давно в нашем календаре появился праздник - День народного единства, который отмечается 4 ноября. Мы и сегодня понимаем, как важно укреплять согласие народа и гражданскую солидарность, ведь именно в этом заключается залог благополучия нашей родины. Пусть этот праздник станет днем торжества нашего единства во имя справедливости добра и процветания Отечества.
-
Төсләр илендә. 02.11.2022

Баланы төсләр белән 1 яшьтән соң таныштыра башларга була.Төсләрне өйрәнү өчен эре мозайка, манара (пирамидка), конструктор, шакмаклар, фломастерлар, карандашлар яхшы чара булып торалар. Баланы киенгәндергәндә-чишендергәндә дә аның киемнәренең төсләрен атарга мөмкин. Бүген беренче кече яшьтәгеләр төркемендә төс өйрәнү өчен гади йогурт капкачлары кулландылар. "Капкачларны төсләре буенча аер" уены ярдәмендә төсләрне өйрәнделәр, кул чуклары моторикасын ныгыттылар.
-
Китап - киңәшчең синең. 28.10.2022

Китап уку. - гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр, танып беләләр." дигән В.А.Сухомлинский. Кече яшьтән үк балада китапка кызыксыну уятырга кирәк. Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары китап битләрендәге рәсемнәрне карарга яраталар. Бүген алар тәрбияче апалары белән китапка сакчыл караш дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Ертылган китапларны тәртипкә китерделәр.
-
Китап - безнең дустыбыз. 28.10.2022

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Әлеге атна дәверендә балалар китаплар турында сөйләштеләр, төрле китаплар укыдылар. Төркем китапханәсендә булган китапларны тәртипкә китерделәр. Атна ахырында үткәрелгән “Китап – безнең дустыбыз” дип исемләнгән йомгаклау чарасында үзләренең китап турында нәрсәләр өйрәнүләрен күрсәттеләр.
-
Китапханәдә кунакта 27.10.2022

Буген зурлар hәм мәктәпкә әзерлек торкемнәрендә тәрбияләнуче балалар районыбыз китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәчеләр балаларны Саба тарихы белән таныштырдылар. Туган якны ойрәну музеендада булдылар. Куп мәгълумат тупладылар. Хәзерге вакытта музей фондларында якынча 3000 экспонат бар. Бугенге сәяхәтебез балалар очен кызыклы, мавыктыргыч hәм файдалы узды.
-
Бүләккә китап. 27.10.2022

Кечкенә генә булсак та китапларны яратабыз. Укый белмәсәктә рәсемнәрен карыйбыз. Бүгенге "Балалар бакчасына китап бүләк ит." акциясендә дә бик теләп катнаштык.
-
Кызыклы экскурсия 27.10.2022

Бүген, 27 нче октябрь 2022 ел, "Шоколад" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбия алучы балалар район балалар китапханәсендә кунакта булдылар.
Балалар өчен "Саба тарихы" дип исемләнгән библиографик дәрес оештырылды. Китапханәчеләр балаларны Саба тарихы белән таныштырдылар, балаларга үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләп күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Соңыннан балалар Саба гербы төшерелгән рәем буядылар.
Шулай ук балалар Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музеенда да булдылар. Хзерге вакытта музей фондларында якынча 3000 экспонат бар.
Бүгенге экскурсия балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч, тәрбияви һәм файдалы узды.














