Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Закирова Антонина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 130 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
-
Юл йөрү кагыйдәләре - безнең тормыш иминлеге 27.11.2026

Юл йөрү кагыйдәләре — безнең тормыш иминлеге өчен бик мөһим. Һәр көнне без урамда, юлда, транспортта булабыз. Шуңа күрә юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү — һәр кешенең беренче бурычы. Зурлар төркемендә әлеге темага чара үткәрелде. Бу чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы да чакырылган иде. Аның белән бергә юл иминлеген саклауның ничек мөһим икәнен тагын бер кат искә төшердек. Чара кызыклы уеннар, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Балалар төрле биремнәр үтәп хәзинә эзләделәр. Ә хәзинә караңгы вакытта юлда йөргәндә куллана торган флигер иде. Чара ахырында Гүзәл Нәзиф кызы балаларга бүләкләр бирде.
-
Әнием, кадерлем. 26.11.2026

Балалар бакчасында әниләр бәйрәмнәре бара. Бүген зурлар төркемендә әниләр бәйрәме узды. Аларга үзләренең яратуларын җыр, бию һәм шигырьләр аша җиткерделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Кыш бабайның туган көне 18.11.2026

Һәркемдә дә булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итә башлый. Менә бездә дә кар төшми ята, Кыш бабайның туган көнен бергәләп көтсәк, кар да явар әле. Ә туган көне 2005 елдан бирле бәйрәм ителә.
Кыш бабай Русиянең Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә үзенең зур биләмәләрендә оныгы – Кар кызы белән яши. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны бозга катыра. Кыш бабай заманнан артта калмый, хатларны электрон почтасына кабул итә, социаль челтәрләрдә үзенең блогы да бар. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына. Зурлар төркеменә бүген Кыш бабай үзе килде, балалар аны туган көне белән котладылар, үзләе ясап килгән котлау открыткаларын бирделәр.










