Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Адымнар нык,юллар имин булсын!" 09.10.2015

Зурлар төркеме балалары тәрбияче Мөбәрәкшина Гөлнара Ганиевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча "Юл билгеләре иленә сәяхәт"кә чыктылар".Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балаларның белемнәрен системалаштыру,билгеләрнең күп төрле булуын,һәрберсе транспорт йөртүчеләргә,җәяүлеләргә аерым информация аңлатуын,шуларны белеп,төгәл үтәгән вакытта юлларда хәвеф - хәтәрсез йөрергә мөмкин булуын балаларга аңлату максатыннан алып барган әңгәмәсендә ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич,район мәгариф бүлеге вәкиле Гумерова Луиза Мәҗитовна катнаштылар.Машинада барганда балаларның нинди креслога утырып йөрергә тиешлеге турында видеороликлар күрсәтелде.Динар Рамил улы балалар белән юл аркылы чыгу буенча практик эшчәнлек алып барды.Очрашу истәлекле фотога төшү,балаларга блокнотлар һәм караңгыда яна торган смайликлар тарату белән тәмамланды.
-
Иң куп уңыш алучы бакча 06.10.2015

Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичәдә безнең "Ләйсән" балалар бакчасы "Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсының авыл җирлегенә урнашкан балалар бакчалары арасында "Иң күп уңыш алучы бакча" номинациясендә III урын алып, Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениясенең грамотасына лаек булды.
-
Көзге уңыш 05.10.2015

Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Безнең чиләкләр тулган!
Бу ел балалар белән бакчабызның уңышын мул итеп җыеп алдык.Үзебез утыртып үстергән яшелчәләрне җыю аеруча күңелле шул!!!
"Иң яхшы бакча" конкурсының "Иң күп уңыш алучы бакча" номинациясендә 3 нче урын алуыбыз безне бик сөендерде.
-
"Көз матурда кунакта" 02.10.2015

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Нәниләр күптән көтте.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Бүген бакчабыз балалары Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән Тантанада катнаштылар."Әбием" җыры белән әби-бабайларын бәйрәм белән котладылар.
-
"Әкияттә кунакта" 30.09.2015

Кечкенәләр төркемендәге балалар халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләрне яратып тыңлыйлар.Үзләре герой булып уйнап, әкиятне башка балаларга күрсәтү аларга тагын да мавыктыргыч, кызыклы шөгыль. Әкият аша балаларда соклану, кайгырту, кызгану кебек хисләр тәрбияләнә, балаларның сөйләме баетыла, иҗади фикерләү сәләте үстерелә. "Көз" атналыгы уңаеннан балалар "Шалкан" әкиятен яратып уйнадылар.
-
Әтәчкәй - алтын кикрик
29.09.2015
Уртанчылар төркеме балалары белән саф һавада булдык. Агачлардан коелган кызыл, сары яфраклар, күркәләр җыйдык һәм шулардан әвәләү шөгылендә матур әтәч ясадык.
-
"Кросс нации" 26.09.2015

Сегодня дети старшей группы участвовали на "Кроссе нации",который проводился на физкультурной площадке СОШ.Среди мальчиков Грамоту получил Каримуллин Альмир,а среди девочек Газизуллина Миляуша. Молодцы,ребята!!! Поздравляем!!!
-
Бәйрәмегез белән! 25.09.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән, бакчабыз хезмәткәрләре көне белән котлап, "Чәчәкләр аланы" ясап буләк иттек. Аларны чын куңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, эшләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек теләп калабыз
-
Тәрбиячеләр көне. 25.09.2015

Зурлар төркеме балалары,бүген,атна темасын йомгаклап,"Тәрбиячеләр көне"нә багышланган "Бәйрәм иртәсе" күрсәттеләр.Чыгышлар җыр-бию, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды.Балалар тәрбияче апаларына изге теләкләр теләделәр.











