Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Муса һәм Кызыл Калфак" 02.12.2015

Бүген бакчабыз балалары, тәрбияви максат белән, урта мәктәп балалары Санкт-Петербург шәһәренә барып сәхнәләштергән шушы исемдәге әкиятне экраннан карадылар.Әкиятнең сюжеты кешелеклелекне,авыр вакытта бер-береңә ярдәм кулы сузуны чагылдыра.
-
"Яшел чыршы" 01.12.2015

Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы безгә урманнан
Кунак итәргә килгән.
Бүген балалар чыршы агачы, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.
-
"Кояш гомере телим мин..."" 28.11.2015

Зурлар төркеме балалары бүген мәдәният йортында шушы исем астында үткәрелгән кичәдә чыгыш ясадылар.Башкарылган "Про маму" җырын һәм күңелле биюләрен тамашачы көчле алкышлады.Кичә соңында мәдәният сарае мөдире һәм Мишә авыл советы җирлеге сәркатибе бакча балаларына һәм тәрбиячеләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
Уртанчылар төркемендә "Әниләр көне" кичәсе 27.11.2015

Сегодня праздник наш любимый,
Веселый, добрый, нежный, милый.
Для мам мы песенки споем,
Станцуем и стишки прочтем.
-
"Әниемә-бүләгем!" 26.11.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары үзләренең яраткан әниләренә бик тырышып бүләк ясадылар.
Нәни кулларым белән мин,
Тик сиңа диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне,
Бик зур көч куеп менә!
-
"Әнием - җылы кочагым" 26.11.2015

Зурлар төркемендә Әниләр көне уңаеннан "Әнием - җылы кочагым" дип аталган Бәйрәм иртәсе булып узды.Балалар газиз әниләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр.Русча - татарча җырлар биюләр белән үрелеп барды.Кичәгә дәү әниләр дә килгәннәр,оныклары аларга котлау сүзләре ирештерделәр.Балалар шулай ук килгән кунакларга "Өч кыз" әкиятен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.Бәйрәм соңында тәбрикләүләргә җавап итеп,әти - әниләр, дәү әниләр бәйрәм белән котлау сүзләрен һәм шушындый күңелле кичә оештырганыбызга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Парын тап" 25.11.2015

Өстәл уеннары ярдәмендә кечкенәләр төркеме балалары төсләрне аерырга, аларны дөрес атарга өйрәнәләр.
-
Рәсем конкурсы 20.11.2015

Бүген уртанчылар төркеме балалары атна темасы буенча планлаштырылган рәсем конкурсына үзләренең рәсемнәре белән катнаштылар.Алар бик тырышып ак аю һәм аның өен ясадылар.Шулай итеп алар атна дәвамында алган белемнәрен тулыландырдылар. Көн ахырында тәрбияче апалары белән берлектә күргәзмә оештырдылар, иң матур һәм пөхтә эшләрне башкаручыларны билгеләделәр.
-
Без дежурлар 20.11.2015

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар һәр көнне дежур торуны оештыралар. Балалар бу эшкә бик теләп тартылалар. Болай эшләү балаларны кечкенәдән үк мөстәкыйль, тырыш, хезмәт сөючән, чиста, пөхтә һәм ярдәмчел булырга өйрәтә. Алар үзләрен бу көнне бик җаваплы һәм өлкән итеп хис итәләр.
-
"Җир шары буенча сәяхәт" 20.11.2015

Зурлар төркемендә балаларны төньяк, көньяк илләре белән, халкы, аларның культурасы белән таныштыру,андагы табигать, hава торышы , яшәүче хайваннар турында белем бирү йөзеннән, бу атнаның темасы:" Җир шары буенча сәяхәт" дип аталды. Бүген исә атна буе алган белемнәр ныгытылды.











