Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 13.11.2015

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Чара башта гомуми төстә оештырылса,икенче өлештә һәрбер төркемнең әти-әниләре үз балаларының тәрбиячеләре белән,төркемнәргә таралыштылар.
Көн тәртибенә спорт һәм көндәлек өс киемнәре,балалар бакчасы өчен түләү тәртибе,көндәлек йөрешне тәртипкә кертү куелды.Сүз шулай ук балаларның портфолиолары,шөгыльләре,мәктәпкә әзерлек төркеменең гомуми белем бирү мәктәбенә шөгыльгә йөрүе,бассейнга йөрү тәртибе турында да барды.
Әти-әниләргә тәрбияче биргән биремне көндәлек үтәп бару тиешлеге азсызыкланды.Шулай ук һәр пәнҗешәмбе көн "День русского языка" дип аталачагы турында да белдерелде.
-
Аюлар бездә кунакта 12.11.2015

Бүген икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары төзү шөгыленә килгән өч аюга карават һәм урындыклар ясап бүләк иттеләр.
-
Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме 09.11.2015

Спортны ярату кирәк
Безнең һәммәбезгә дә.
Сәламәтлек үзе бәхет
Киләчәк көнебездә.
-
Күңелле эстафета 07.11.2015

Бу атнада уртанчылар төркемендә йомгаклау чарасы итеп күңелле эстафета- спорт уеннары планлаштырылган иде. Балалар спорт уеннарында теләп катнаштылар. Үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.Шөгыльдән соң көр күңел белән өйләренә кайтып киттеләр.
-
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. 01.11.2015

Тәрбияче Шәкүрова Ч.Н. Казан- Түбән-Камада 30.10.15-01.11.15 көннәрендә "Управление качеством образования в новых социокультурных условиях: опыт, проблемы, перспективы" темасы буенча булып узган Бөтендөнья фәнни-практик конференциядә катнашып, чыгыш ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, I дәрәҗә дипломга лаек булып кайтты.Аның чыгышы "Шөгыльләрдә милли-төбәк компонентын куллану алымнары" дигән теманы чагылдырды.Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Табигать материаллары кулланып эшләү 30.10.2015

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркеме балалары белән табигать материалы күркә кулланып урманда яшәүче кечкенә кешеләрне ясадык. Балаларга бу шөгыль бик ошады, кызыксынып һәм шулай ук фантазияларын эшкә җигеп шөгылләнделәр.
-
Уртанчылар төркемендә "Китап-киңәшчең синең" атналыгы буенча йомгаклау чарасы. 23.10.2015

Китап-киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы-
Кадерлә син китапны...
Чыннан да бу шигъри юлларда әйтелгәнчә, киап ул кешенең ярдәмчесе.Без бу атнада үзебезнең төркем балалары белән менә шул турыда әңгәмәләр кордык.Иҗат почмагындагы китапларны карадык, ремотлап та куйдык.Киталардагы шигырьләрне, әкиятләрне укыдык, сорауларга җаваплар бирдек.Ә җомга көнне авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Гөлчәчәк апа балаларга матур китаплар күрсәтте.Әти-әниләр белән бергә килеп китаплар алып укырга тәкъдим итте.Балалар бу чарадан бик шатланып кайттылар, Гөлчәчәк апаларына рәхмәт әйттеләр.
-
Китапханәгә сәяхәт 22.10.2015

Зурлар төркеме балалары бүген китапханәгә сәяхәт тоттылар.Анда аларны китапханәче Гөлчәчәк апалары каршы алды,тылсымлы китап иле белән таныштырды.Балалар бу очрашудан бик канәгать булып кайттылар.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 16.10.2015

Зурлар төркеме балалары бүген "Икмәк - яшәү чыганагы"исеме астындагы атнаны йомгаклап,шаулатып - гөрләтеп,"Сөмбелә бәйрәме" үткәрделәр.Бәйрәмгә үзенең мавыктыргыч уеннары,табышмак - мәкальләре белән " Көз кызы" кунакка килде.Балалар да җавапсыз калмадылар: белемнәрен күрсәттеләр - ипинең яшәү чыганагы булуы,игенче хезмәте турында җырлар җырлап,шигырьләр сөйләделәр,яфраклар белән биеп тә алдылар. "Көз кызы" балаларга "Куян күчтәнәчләре" дә өләште.
-
Көз бәйрәме 15.10.2015

Исәнме, көз! Исәнме, көз!
Көттек без килүеңне.
Алтын көз синнән сорыйбыз
Бүләкләр бирүеңне.
Буген уртанчылар төркеме балалары белән "Көз бәйрәме" үткәрдек.Шигырьләр сөйләдек, матур җырлар җырладык, биюләр биедек, Көз кызы белән бергә уеннар уйнадык, табышмакларга җавап бирдек, ахырдан Көз кызы алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландык.











