Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Бәйрәм концерты 07.03.2019

Укучы егетләр бәйрәм уңаеннан бик матур концерт-тамаша күрсәттеләр. Рәхмәт аларга!
-
"Шаг в будущее" 05.03.2019

5 нче март көнне мәктәптә “Шаг в будущее” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге конференция кысаларында 4-5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 04.03.2019

Иртәнге линейкада төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларыбыз бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 02.03.2019

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Галимзянов Нурсил "С.О.К. Стань Одной Командой" республика конкурсының финалында катнашып, җиңүче дипломы алды. Нурсилне һәм җитәкчесе Шакирова Рафига Рәшидовнаны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 01.03.2019

-
Җыр белән стройда йөрү 28.02.2019

Явлаштау урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр белән стройда йөрү смотры уздырылды. Һәр класс сугышчан җырлар җырлап, стройда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урын-4,6,10-11 нче класслар, II урын-3,5,8 нче класслар, III урын-1-2, 7,9 нчы класслар. Молодцы, котлыйбыз!
-
"Аҗаган" хәрби уены 28.02.2019

Мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби уены булып узды. Аның төп шарты булып яшерелгән карталарны табып, соңыннан флагны табарга кирәк иде. Бу уен укучыларның табигатьтә ничек ориентлашуын, шулай ук авылның топографиясен белүен, шартлы билгеләрне дөрес тануын күрсәтте. Шулай ук укучылар бу уенда үзләренең җитезлекләрен, физик мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр. Уенда беренче булып флагны 5-7-10-11 нче сыйныфлар командасыннан 5 нче сыйныф укучысы Зиганшин Раил тапты. Афәрин!
-
Өйрәнү эвакуациясе 28.02.2019

Бүген, ягъни 28 нче февраль көнне мәктәптә пожар куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан, өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.
-
Әдәби квест 27.02.2019

Бүген Килдебәк урта мәктәбе базасында А.Н.Толстойның «Золотой Ключик или приключения Буратино» әкияте буенча әдәби квест үткәрелде. Әлеге квестта 3-нче сыйныф укучылары Ахунова Сөмбел һәм Шаймуллин Ислам катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы!
-
"Хәтер" әдәби кафесында очрашу 22.02.2019

Үзенең хәрби бурычын Әфганстан җирләрендә үтәп, туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайткан Газизуллин Мөнир Кәрәм улы белән без әдәби кафе кысаларында очраштык. Мөнир Кәрәм улы Әфганстанда ничек хезмәт итүе турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Балаларны тырышып укырга, тәртипле булырга өндәде һәм сугышлар булмасын дип, изге теләкләрен теләде.










