Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Биеп күңел ачабыз 21.04.2019

Бию – ул сәнгатьнең бер төре, рухи шөгыль. Теләсә кайсы биюнең төп максаты-ул сәнгатьле образ тудыру. Бүген Явлаштау урта мәктәбе коллективы да “Биеп күңел ачабыз” дип исемләнгән “Бию көне” уздырды. Әлеге чарада укучылар тамашачыларга искиткеч матур биюләр тәкъдим иттеләр. Чараның җитәкчесе – Рахимуллина Чулпан Әмировна. Сезнең барыгызга да иҗади уңышлар телибез!
-
"ЭКОяз - 2019" 20.04.2019

Республикабызда, шул исәптән Саба муниципаль районында да, 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр санитар - экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. Икеайлык кысаларында мәктәбебез тирәсендә дә өмә оештырылды: карлар таратылды, чүпләр җыйналды.
-
Котлыйбыз! 20.04.2019

Мәктәбебезнең кызлар командасы Шәмәрдәндә уздырылган волейбол ярышында III урынны яуладылар. Афәрин! Уңышларыгыз күп булсын!
-
Фәнни-гамәли конференция 19.04.2019

10 нчы сыйныф укучысы Шамилова Гөлгенә Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәбендә уздырылган Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. (Җитәкчесе-Галимзянова Гөлшат Галиахматовна). Сезгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Безнең кызлар булдыра! 18.04.2019

18 нче апрель көнне Эзмә урта мәктәбе базасында кызлар командалары арасында волейбол ярышларының зона этабы булып узды. Элеге ярышта безнең кызлар командасы I урынга лаек булды. Молодцы! Кызларга финал уеннарында уңышлар телибез! (Җитәкчеләре - Фазылов Илнур Илсурович).
-
Афәрин, егетләр! 17.04.2019

Эзмә урта мәктәбендә оештырылган волейбол ярышларының зона этабында безнең егетләр командасы II урынга лаек булды. Афәрин! Егетләргә һәм җитәкчеләре Габдрахманов Раушан Шогаеп улына финал уеннарында уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 13.04.2019

13 нче апрель көнне “Нарат” боз сараенда 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы егетләре II урынга лаек булды. Егетләрне һәм җитәкчеләре Габдрахманов Раушан Шогаеп улын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез. Молодцы!
-
12 нче апрель - Космонавтика көне 12.04.2019

12 нче апрель - Космонавтика көне. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 12.04.2019

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык - мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган авылыбыз фельдшеры Вәлиева Ризидә Самат кызы бүген мәктәбебездә булып, 5-11нче сыйныф кызлары белән очрашты. Әлеге очрашу эчтәлекле һәм бик файдалы булды. Укучылар үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Һөнәрләр күп-кайсын сайларга? 05.04.2019

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Шул максаттан безнең мәктәпнең 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга "Кукмара аграр көллияте" укытучылары килде. Алар уку йорты һәм андагы тәртипләр белән таныштырдылар.










