Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Аҗаган" хәрби уены 28.02.2019

Мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби уены булып узды. Аның төп шарты булып яшерелгән карталарны табып, соңыннан флагны табарга кирәк иде. Бу уен укучыларның табигатьтә ничек ориентлашуын, шулай ук авылның топографиясен белүен, шартлы билгеләрне дөрес тануын күрсәтте. Шулай ук укучылар бу уенда үзләренең җитезлекләрен, физик мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр. Уенда беренче булып флагны 5-7-10-11 нче сыйныфлар командасыннан 5 нче сыйныф укучысы Зиганшин Раил тапты. Афәрин!
-
Өйрәнү эвакуациясе 28.02.2019

Бүген, ягъни 28 нче февраль көнне мәктәптә пожар куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан, өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.
-
Әдәби квест 27.02.2019

Бүген Килдебәк урта мәктәбе базасында А.Н.Толстойның «Золотой Ключик или приключения Буратино» әкияте буенча әдәби квест үткәрелде. Әлеге квестта 3-нче сыйныф укучылары Ахунова Сөмбел һәм Шаймуллин Ислам катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы!
-
"Хәтер" әдәби кафесында очрашу 22.02.2019

Үзенең хәрби бурычын Әфганстан җирләрендә үтәп, туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайткан Газизуллин Мөнир Кәрәм улы белән без әдәби кафе кысаларында очраштык. Мөнир Кәрәм улы Әфганстанда ничек хезмәт итүе турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Балаларны тырышып укырга, тәртипле булырга өндәде һәм сугышлар булмасын дип, изге теләкләрен теләде.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2019” 21.02.2019

Бүген районда “Созвездие-Йолдызлык-2019” ачык республика фестиваленең муниципаль этабы старт алды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән “Грация” бию төркеме катнашып, III призлы урынны яулады. Афәрин, котлыйбыз!
-
"Туган тел" көне 21.02.2019

Мәктәбебез укучылары Шәмәрдән лицеенда “Туган тел” көне уңаеннан уздырылган чарада катнаштылар. Алар җитәкчеләре Халиков Рамил Рафисович белән мастер-класслар карадылар. Үткәрелгән чара укучыларга һөнәр сайлау өчен юнәлеш булып тора.
-
Файдалы очрашу 20.02.2019

Укучыларыбыз “Халыкара урман көне” уңаеннан оештырылган чарада катнашып, Казан дәүләт аграр университетыннан килгән укытучылар белән очраштылр.
-
Шахмат ярышлары 17.02.2019

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылган шахмат ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты: Мөхлисуллина Фәридә, Ганиев Айдар һәм Шакиров Илгиз. Призлы урыннар яулаган укучыларны һәм җитәкчеләре Шакирова Марсилә Мәҗит кызын уңышлары белән котлыйбыз.
-
Безнең егетләр беренче! 15.02.2019

15 февраль-Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан безнең мәктәптә хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты. Безнең егетләребез беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләре Гибадуллин Зөлфәт Фоатовичны, Габдрахманов Раушан Шогаеповичны һәм хоккейчы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Дулкыннар-2019" 15.02.2019

Бүген Балалар иҗат үзәгендә күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган “Дулкыннар-2019” республика бәйгесенең район этабы үтте. Әлеге бәйгедә мәктәбебез укучылары да катнашып, призлы урыннар яуладылар. 4 нче сыйныф укучысы Ахметханова Алинә (җитәкчесе: Рахимуллина Ч.А.) вокал-соло номинациясе, уртанчылар төркемендә 1 нче урынга, 3 нче сыйныф укучысы Шаймуллин Ислам (җитәкчесе: Шаймуллина Л.Г.) рәсем номинациясе, кечкенәләр төркемендә 3 нче урынга һәм 7 нче сыйныф укучысы Шарафиева Таңсылу (җитәкчесе: Галимҗанов И.А.) рәсем номинациясе, зурлар төркемендә 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!










