Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Чит телләр фестивале 04.04.2019

Район күләмендә үткән чит телләр фестивалендә мәктәбебез укучылары С.Маршакның "Унике ай" әкиятеннән өзек сәхнәләштереп, III урынга лаек булдылар. (Җитәкчеләре-Балтачова Рәмзия Камилевна). Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Татар кызы-2019" бәйгесе 31.03.2019

Районда үткән "Татар кызы" бәйгесендә безнең мәктәптән хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан Әмир кызы катнашты. Аның чыгышы миллилеге, бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды.
-
Котлыйбыз! 30.03.2019

2004-2005 нче елгы укучылар арасында үткән волейбол ярышларының район этабында мәктәбебезнең кызлар командасы II урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз! (Җитәкчеләре Фазылов И.И.)
-
"Без бергә" конкурсының район этабы 26.03.2019

26 нчы март көнне район Балалар иҗат үзәгендә уздырылган "Без бергә" конкурсында "Грация" бию коллективының кечкенәләр һәм зурлар төркемнәре өченче урынга лаек булдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Нәүрүз" бәйрәме 22.03.2019

-
"Зарница - 2019" 22.03.2019

-
Китапханәчеләр семинары 20.03.2019

20 нче март көнне Явлаштау урта мәктәбендә “Укучыларда уку күнекмәсен формалаштыруда-мәктәп китапханәсенең роле” исеме астында район китапханәчеләре семинары узды. Семинар кысаларында “Гайд-парк” һәм күренекле язучы, журналист, Г.Тукай исемендәге премия иясе-Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Ачыйк күңелләрне ак нур белән!” дип исемләнгән чара күрсәтелде. Семинар мәктәп китапханәчеләренең өстәл арты утырышы белән тәмамланды.
-
Волейбол уеннарының зона этабы 19.03.2019

Явлаштау урта мәктәбендә 2004-2005 нче укучы егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта Явлаштау, Эзмә урта, Шекше, Курсабаш төп мәктәпләреннән һәм Шәмәрдән лицееннан командалар катнашты. Нәтиҗәдә безнең егетләр командасы (җитәкчеләре Габдрахманов Р.Ш.) беренче урынга лаек булды. Молодцы, котлыйбыз һәм район этабында да уңышлар телибез!
-
Без - ЧЕМПИОН! 15.03.2019

Явлаштау урта мәктәбенең “Текәләр” командасы КВН уеннарының финал этабында ЧЕМПИОН калды. Уенчыларны һәм җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез! Афәрин!
-
Волейбол уеннары 12.03.2019

12 нче март көнне мәктәбебездә волейбол буенча “Весенняя капель” турниры узды. Әлеге турнирның катнашучылары - Явлаштау урта мәктәбенең укытучылар командасы, 2004-2005 нче елгы кызлар һәм егетләр командалары, ә уенның баш хөкемдары - Фазылов Илнур Илсурович иде. Уенда беренчелекне кызлар командасы яулады. Командаларга алдагы уеннарда уңышлар һәм җиңүләр телибез. Молодцы!










