муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Көзге муллык 04.10.2013

Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
-
Көзге муллык 04.10.2013

Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмени,
Шундый татлы булганнар.
-
Өлкәннәрне тәбрикләп 01.10.2013

"Шатлык" балалар бакчасының 80 еллык тарихы бар.Беренчеләрдән булып оешкан мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреждениясендә озак еллар эшләп, һәркайсы олы хөрмәткә лаек булып ялга чыккан затларыбыз бик күп. Хэзерге вакытта коллективның 35 ләп лаеклы ялда булучы хезмәткәре бар. Бүген исә, без олыларны хөрмәтләү йөзеннән аларны бакчабызга чәй артында сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырырга бәйрәм тантанасына чакырдык. Гүзәл затларыбыз бик теләп, матур итеп, ак шәлләр ябынып бирегә килделәр. Без аларның һәрберсен исән-имин килүләренә бик куандык. Дөрес, лаеклы ялда булучыларның кайберләре сәламәтлеге какшау, тормыш мәшәкатьләре булу сәбәпле яныбызда бүген була алмады. Шуңа да карамастан, бакча тормышында булган кызыклы мизгелләр, биредә эшләп чыккан һәркем искэ алынды. Өлкәннәребез хөрмәтенә бакчабыз педагоглары концерт номерлары белән әдәби кичә әзерләделәр. Ул апаларыбыз тарафыннан бик яратылып кабул ителде. Бәйрәм уңаеннан махсус бакча тарихы турында презентаөия эшләнде. Олылар экранда үзләре эшләгән заманнардагы төшкән фотоларны күреп хэтерләрен тагын бер кат яңарттылар, күңелләреннән үткәрделәр. Безгә җавап итеп, ак әбиләребез уй хисләрен салган шигырьләрен укыдылар, яшь чактагы җырларын башкардылар.
-
Өлкәннәрне тәбрикләп 01.10.2013

Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Чәй табыны артында утырып бакчада булган күңелле вакыйгалар искә төшерелде, кабат апаларыбызны яшьлеккә кайтарды. Бәйрәм бүләкләрсез үтмәде әлбәттә. Быел дәүләтебез бюджет системасында эшләгән һәр лаеклы ялга чыккан затка акчалата бүләк әзерләгән. Бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна олы рәхмәтләрен әйтеп, гүзәл затларыбызга исәнлек - саулык, гаиләләрендә бәрәкәт, куанычлар теләп конвертлар тапшырды.
-
"Көз күчтәнәчләре" 01.10.2013

һәр атна нинди дә булса бер тема астында үтә.Бу атнаны тәрбияче-педагоглар "Көз күчтәнәчләре" темасы астында эшчәнлекләрен үткәрәләр. Шул уңайдан, мәктәпкә әзерлек төркеме бакчабызда 3 нче октябрь көнне үтәчәк "Сөмбелә" бәйрәменә әзерләнә: җырлар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләр ятлыйлар. Әти-әниләре белән берлектә көзге уңыштан күргәзмәгә кул эшләре әзерли башладылар. Өстәмә түгәрәкләр булып вакытлары тыгыз булуга да кармастан балалар тырышалар, һәр көнне файдалы үткәрергә омтылалар.
Рәсемдә "Көзге күчтәнәчләр" күргәзмәсендәге кул эшенең берсе
-
Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап 27.09.2013

Иртә белән үк бәйрәм рухын тәрбияче Кадрия Рафаэловна белән бакчабызның икенче кечкенәләр төркеме нәниләре кузгалтты. Алар бакчабызның һәр бүлмәсенә кереп эшчеләргә чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Сабыйларның апаларга карап "Сезгә саулык телибез, уңышлыр Сезгә!" - диюләре әлбәттә кабул булыр дип ышанып калабыз.
-
Тәрбияче апаларны котлап 27.09.2013

Бүген бакчабыз чын мәгънәдә гөрләде. Балалар көн дәвамында тәрбиячеләргә багышлап теләкләрен әйттеләр, музыка залына җыйналып һәрберсе бакчада хезмәт куючы апаларга шигырьләр сөйләделәр, биюләрен башкардылар.
-
Һөнәри бәйрәм белән котлап 26.09.2013

Бүген безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы чираттагы җыелышка җыйналды. Сәбәбе бик җитди иртәгә - тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчада эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрикләде: "Тәрбияче бик җаваплы, шул ук вакытта бик кызыклы һөнәр.Тәрбияче булу өчен артист, төзүче, бакчачы һәм башка күп төрле һөнәрләрне белергә кирәк. Чөнки тәрбияче беренчеләрдән булып дөнья турында балаларның күзаллауларын киңәйтә башлый. Ул күңелендәге ихласлыгын кызганмыйча көнозын сабый янында бурычын үти. Тәрбияче ул үзе дә балалар белән янәшә булып бала күңелле кешегә әверелә. Шул сабыйлар белән бергәләп төрле яңалыклар ача, тирә-юньне өйрәнә, кызыклы маҗаралар оештыра. Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Авыр хезмәтебездә зурдан-зур уңышлар телим, балаларыбыз исән-имин булып, эшләребездән тәм һәм ямь алып яшәргә язсын иде, гаилә бәхетен татып яшәргә язсын" - дип тәмамлады котлау сүзләрен Миләүшә Корбангалиевна.
-
С днем ВОСПИТАТЕЛЯ! 26.09.2013

Осенний день, солнце дарит последнее тепло, деревья одеты в огненно-желтый убор… Прекрасный час для вашего праздника, Дня воспитателя, с которым мы поздравляем вас! Детский сад – самый первый коллектив маленького человека, а вы со всей душой помогаете ему расти большим и сильным, смелым и умным… И он, поверьте, запомнит ваш урок и вырастет хорошим гражданином! А вы не уставайте присматривать за молодой сменой и будьте счастливы! Здоровья вам, большой удачи и большой любви!
Детей вам наших доверяем.
Спешим спокойно по делам.
Лишь потому что твердо знаем,
Наш воспитатель – заменитель мам.
В этот день мы искренне желаем
Солнца, радости и доброты,
Терпения к нашим шалопаям,
Домашней к детям теплоты.
Здоровы будьте и счастливы.
Пусть дома ждет всегда уют.
Свои пусть дети не болеют.
Любимые пусть дома ждут.
-
Без җиңүчеләр рәтендә 23.09.2013

Якшәмбе, 22 нче сентябрь көнне республика күләмендә "Кросс Татарстана" исеме астында өйгерү буенча ярышлар үтте. Әлеге матур спорт чарасында безнең балалар бакчасыннан 18 бала катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка булмады. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учрежденияләре арасында бездән йөгерүчеләр призлы урыннарга лаек булдылар.












