муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 05.12.2013

Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру,әти-әниләр һәм балаларның аралашуы өчен шартлар тудыру,спорт төрләре белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында бик күркәм чара үткәрелде. "Шатлык" балалар бакчасы данын Энҗе, Сафира, Ильнар Файзутдиновлар, Фәридә, Камил, Илшат Вильдановлар гаиләләре яклап катнаштылар. һәрбер гаилә үзләре турында стенгазета әзерләп алып килде. Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләре төрле спорт, интеллектуаль ярышларда актив катнаштылар. Вильдановлар гаиләсе "Иң көчле гаилә", Файзутдиновлар гаиләсе "Иң җитез гаилә" номинацияләрендә җиңү яулап истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бакчабызның данын яклап катнашкан Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга тыныч-тигез тормыш, саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык, куанычлар, балаларының игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз.
-
"Ак ефәктәй - кыш килде" 02.12.2013

Беренче яуган кар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә сөендерә. Карның әз булуына карамастан балалар берсеннән-берсе уздырып кар бабай әвәләделәр. Җепшек, сыланучан кардан гына әвәләп булуына төшенделәр.
-
"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" 29.11.2013 "Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгында балаларның бердәм эшчәнлекләре урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү, кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү максаты астында үткәрелде. Балалар атна дәвымында алган белемнәрен иҗади сәнгать, кул хезмәте эшчәнлекләрендә киң чагылдырдылар. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камил кызы белән берлектә "Күп катлы урман" коллектив рәсем ясап, "Урман җәнлекләре" әвәләделәр.

-
Регионара РостОК турниры 27.11.2013 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен ачу, белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында оештырылган "РостОК" регионара дистанцион турнир үткәрелде. Турнир биремнәре кызыклы, мавыктырыгыч булды. Балалар биремнәрне игътибар белән тыңлап,тырышып, дөрес итеп эшләделәр.

-
Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне. 22.11.2013

Балаларга җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуын, һәрбер торак йортта бер гаилә яшәвен аңлату, гаилә әгъзаларына хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату хисләре тәрбияләү. Әниләрнең иң якын, кадерле кешеләр булуына төшендерү, әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү, игътибарлылыкларын үстреү. Балаларның йорт җиһазлары турында белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомүмиләштереп фикерләү сәләтен үстерү максатыннан "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне" атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлегендә атналык тема киң чагылды. Уртанчылар төркемендә "Иң кадерле, иң сөйкемле син ул - Әнием", "Өч аюда кунакта", зурлар төркемендә "Дәү әнием", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем гаиләм" темаларына багышланды. Балалар тырышлыгында Әниләргә берсеннән-берсе матур бүләкләр әзерләнде.
-
Әниләр көне 22.11.2013 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда "Иң булган Әни" темасына бәйге оештырылды. Бәйгедә һәр төркемнән бер пар гаилә катнашты. Әниләр уңганлыкта, җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Әтиләр әниләргә ярдәмләшеп, көч биреп тордылар. Бәйрәм музыкаль мизгелләр белән үрелеп барды. Балалар чыгышында әниләргә карата шигырьләр, җырлар яңгырады, рус, башкорт халык биюләре, заманча биюләр башкарылды.

-
"Бердәм гаилә" рәсем күргәзмәсе 22.11.2013

Әниләр бәйрәме уңаеннан оештырылган "Бердәм гаилә" рәсем күргәзмәсендә һәр гаилә иҗади якын килеп катнашты. Рәсемнәр "Безнең гаилә", "Спорт сөюче гаилә", "Музыкаль гаилә", "Хезмәт сөюче гаилә", "Күңелле ял итәбез" темалары астында кабул ителеп әти-әниләр, балалар хозурлыгына куелды.
-
Казанга сәяхәт 17.11.2013

"Шатлык" балалар бакчасы коллективы башкалабыз Казанның тарихи истәлекле урыннарына экскурсия оештырып Кол Шәриф мәчете, музейлар да булып Казанның, Татарстанның тарихы белән танышып рухи байлык тупладылар. Галиәскәр Камал театрында "Бабайлар чуагы" комедиясен карап чын мәгънәсендә ял иттеләр.
-
Кол Шәриф мәчете 17.11.2013

-
Әдәплелек дәресләре 15.11.2013

Балаларда кеше арасында, табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, аралаша белү күнекмәләрен арттыру, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, үзеңне әдәпле тоту, бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге, эшчәнлектән тыш вакытларда әңгәмәләр, уеннар, матур әдәбият белән таныштыру аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камил кызы тырышлыгында "Куянда кунакта" педагогик ситуация сәхнәләштерелде. Кунакка килгән урман җәнлекләре үзләренең үрнәгендә тәртипле, итәгатьле, әдәпле булу кагыйдәләре белән иптәшләрен таныштырдылар.












