муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Җырлы балачак" бәйгесе 10.11.2013

Бәйгедә уңышларга ирешеп кайткан балаларны безнең бакчабыз администрациясе дә тәбрикләп аларга мактау грамоталары тапшырды.
-
"Җырлы балачак" бәйгесе 08.11.2013

Бүген Саба мәдәният йортында балалар җырлары һәм татар халык җырларын башкаручы балалар арасында үткән "Җырлы балачак" бәйгесенең йомгаклау өлеше- финал булды. Анда безнең балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйх кызы әзерләгән "Күңелле балачак" ансамбле уңышлы гына чыгыш ясады. Балалар башкарган җырның да исеме "Күңелле балачак". Балаларның тырышлыклары юкка булмады. Алар "Җырлы балачак" җыр конкурсының финал бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясаган өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ДИПЛОМы белән һәм балалар акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.
Шунысы күңелле, безнең балалар бакчасында балаларга милли уен коралларында уйнарга өйрәтү традициясе озак еллар дәвамында сакланып килә. Бу чыгышта балалар җырларын уен коралларында уйнап башкардылар. Бу үзенчәлекне "Саба дулкыннары" ТРК хезмәткәрләре дә игътибарга алып безнең нәни артистларыбыздан интервью алдылар. Сез аны "Саба дулкыннары" ТВ эфирында күрә аласыз.
-
Саба "Икмәк" заводында кунакта 05.11.2013

Бүген без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Саба "Икмәк" заводына экскурсия ясадык. Максат: икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында төшендерү, безнең өстәлләрдә тәмле ипикәй булсын өчен кемнәр һәм нинди хезмәт куюлары турында һәм иң кадерле әйбер ул икмәк булуын аңлату.
Биредә балаларны бик матур итеп каршы алдылар. "Икмәк" заводы хезмәткәрләре тыгыз эш вакыты булуга карамастан һәрберсе башкарган эше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Балалар ипи пешерү пичләрен күрделәр, пироглар, өчпомаклар, тортлар пешерү цехларында булып андагы эш барышын күзәттеләр. Бу очрашу тәмле, хуш исле, кайнар ипикәйдән авыз итү белән тәмамланды.
-
"Икмәк - яшәү терәге" 05.11.2013

Эскурсиядәге мизгелләр
-
"Икмәк - яшәү терәге" 05.11.2013

"Икмәк" заводына экскурсия мизгелләре
-
Хайваннар дөньясында 01.11.2013

Балаларның тышкы билгеләре, үзенчәлекле яшәү рәвешләренә карап кыргый һәм йорт хайваннарын аера һәм күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, алган белемнәрен системалаштыру, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр төрләре белән таныштыру, хайваннарга карата сак караш, миһербанлык тәрбияләү атналыгында балалар белән берлектә "Урманга сәяхәт", "Кышка әзерлек", "Күпкатлы урман" темаларына эшчәнлекләр оештырылды. Кыргый хайваннарның тормышы чагылдырылган призентацияләр, "Теремкәй" рус халык әкиятенә мультфильм күрсәтелде. Балалар алган белемнәрен үстерешле дидактик, хәрәкәтле уеннар аша ныгытып, кул хезмәте эшчәнлегендә киң чагылдырдылар.
-
Яшь артистлар 25.10.2013 "Рус халкының милли бизәкләре" түгәрәгенә йөрүче балалар җитәкчесе Лилия Ильфировна тырышлыгында "Шалкан" әкияте яңача" исеме астына театральләштергән чара әзерләделәр. Әкият нәни тамашачылар күңеленә хуш килде һәм өлкән яшьтәге әби,бабайларга һәрдаим ярдәмләшеп, булышып торырга кирәклегенә, дус, тату, бердәм булган очракта гына авыр һәм катлаулы эшләрне башкарып чыгып булуына төшенделәр.

-
Йорт хайваннары һәм кошлары 24.10.2013 Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турында күзаллауларны системалаштыру, тышкы билгеләренә, үз-үзләрен тотышына, тавышларына карап таный һәм аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән "Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгында балалар кызыксынып үзләренең нәни дуслары турында хикәя төзеп сөйләделәр, кисеп-ябыштыру, әвәләү, рәсемләүдә иҗади якын килеп, чын күңелдән эшләнгән кул эшләрен әти-әниләргә тәкъдим иттеләр.

-
Яшь мөдирләр семинары 22.10.2013

Бүген Сабаның №1 "Шатлык" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреҗденияләрендә яңа вазыйфада эшли башлаган мөдирләр өчен семинар-практикум үтте. Аның барышында мөдирләр бакчабыз балалары белән логопед, рус теле тәрбиячесе, инглиз теле түгәрәге җитәкчесе әзерләгән көз темасына багышланган театральләштерелгән, музыкаль, бәйрәм чарасын карадылар.
Семинарда бакчабызның өлкән шәфкать туташы Ә.М. Хабибрахманова "СанПиН" нормаларының үтәлеше турында" дип аталган темага чыгыш ясады.
Соңыннан "Шатлык" балалар бакчасы эшчәнлеге турында мөдиребез Исрафилова М.К. бәйнә-бәйнә сөйләде, эш номенклатурасыбелән таныштырды, эш барышында булган һәр мәсәләгә тукталып мөдирләргә киңәшләрен, теләкләрен җиткерде.
Семинарда катнашкан мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгеч Хасанова Алсу Адгамовна яшь мөдирләргә алар алдында куелган максатлар, таләпләр турында аңлатты һәм эшне бик җаваплы башкарырга кирәклеген ассызыклап үтте.
-
"Минем авылым, минем илем" 18.10.2013

"Минем авылым, минем илем" атналыгында без - уртанчылар төркеме балалары белән үзләре яшәгән авыл, район исемен өйрәндек. Үзләре яши торган урам исемнәрен, ничәнче йортта яшәүләре турында һәрбер бала белән индивидуаль шөгыльләнеп кабатладык.Нинди республикада яшәвебез турында балаларга мәгълүмат бирдек. Картина буенча Татарстанның башкаласы - Казан турында сөйләргә өйрәндек. Рәсем шөгылендә "Авылым өе" темасына рәсем ясадык. "Казан башкалам" дигән альбом ясау өчен рәсемнәр тупладык. Авыл турында шигырьләр өйрәндек.
Рәсемдә: уртанчылар төркеме балалары "Авылым өе" темасына рәсем ясыйлар












