муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Китап - киңәшчен синең 24.10.2014

Бу атна бакчабызда китапка багышланды. Китап, аның кайдан килүе, нәрсәдән эшләнүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү, китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътбарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату, китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатларын тәрбияләү, китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләү, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 20-24 октябрь көннәрендә “Китап киңәшчең синең” атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балаларга китапларның зур хәзинә булуы турында аңлатылды, күргәзмәләр оештырылды, яңа китаплар белән таныштырылды, таушалган китапларны яңартырга кирәклеге аңлатылды. Шунысы куанычлы, балалар өчен китаплар артканнан арта бара. Алар бик матур һәм мавыктыргыч итеп бизәлеп чыгарыла. Китапларга карата игътибарлылык тәрбияләү беркайчан да мөһимлеген югалтмый һәм безнең төп максат булып кала.
-
Юбилеең белән 21.10.2014

Бүген озак еллар тәрбияче булып эшләүе Абдуллина Наилә Гәрәй кызын 55 яшьлек юбилее белән Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гөлнәзирә Мөдәрисовна, хезмәттәшләр, әти-әниләр котладылар. Наилә Гәрәевнага саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы-куанычлы көннәр, балалары-оныклары, туганнары белән бергә-бергә матур гомер кичерүен теләп иң матур теләкләр җиткерелде.
Наилә Гәрәевна!!!
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнен күркәм теләкләр!
-
Укучылар бездә кунакта 17.10.2014

16 октябрь көнне Саба гимназиясенең 5 б сыйныф укучылары, укытучылары Ләйлә Сәүбәновна җитәкчелегендә рус телендә зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары игьтибарына “Золушка” әкиятен сәхнәләштереп алып килделәр. Укучыларның оста итеп, рольгә кереп уйнауларын, матур итеп вальс әйләнүләрен балалар игътибар белән карадылар. Укучыларга рәхмәтебезне җиткереп, укуларында, иҗади эшләрендә уңышлар теләп, киләчәктә яңа әсәрләр, әкиятләр белән көтеп калуыбызны җиткердек. Укучылар арасында безнең “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнеп үскән балалар булуы аеруча сөендерде.
-
"Икмәк - яшәү чыганагы" 17.10.2014 Балаларның игенче хезмәте турында белемнәрен баету. Икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү. Аны авыл эшчәннәре җитештерүен, аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату, икмәк үстерү этаплары белән таныштыру. Игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 13-17 октябрь көннәрендә бакчабызда “Икмәк – яшәү чыганагы” атнасы үткәрелде. Балалар белән берлектә темага багышланган шигырьләр, хезмәт, икмәк турында мәкальләр, әйтемнәр өйрәнелде. Хикәяләр, әкиятләр тыңлау аша икмәккә хөрмәт, сак караш, аны олылау кебек сыйфатлар тәрбяләнде. Йомгаклау чарасы итеп “Икмәк – тормышның нигезе” темасына әти-әниләр һәм балалар белән берлектә эшләгән китапчыклар күргәзмәсе оештырылды.

-
Осенний праздник удался 13.10.2014

Для детей праздники – это настоящее море веселья и неограниченного счастья. И хоть осень и называют «унылой порой», тем не менее, кто как не дети больше всего радуется ярким разноцветным листьям, опавшим с деревьев и дождику, после которого можно вдоволь набегаться в резиновых сапогах. Именно поэтому осенние развлечения в детском саду – одни из наиболее любимых у детей. В таких сценариях всегда много песен, танцев, конкурсов и разнообразных игр.
Мы к осеннему празднику, как и пологается, готовились основательно: проводились беседы, экскурсии и т.д. Учитывая все цели осеннего праздника, в этом году подготовительной и старшей группы сценарий праздника была направлена на формирование интонационной стороны речи и дифференциацию эмоциональных состояний радости, грусти, злости, испуга и удивления. Ребята подготовительной группы вместе с воспитателем русского языка Вафиной Л.И. подготовили театрализованный праздник на русском языке «Что за чудо огород!» используя мимические, пантомимические средства и приемы, показывая умения согласовывать мысли, чувства, действия. Ребята помогали садоводу найти семена, собрать осенний урожай, наполнить лукошко овощами и т.д. По ходу праздника дети старшей группы под руководством муз.руководителя Яхиной Г.И. пели хороводы, отгадывали загадки, «варили» суп и компот, в танце «Под зонтиками» старались показать настроение осеннего дождя.
-
Богатство осени и фантазии наших родителей 12.10.2014

Фантазиям наших мастеров-родителей нет предела. В этом мы убедились увидев обилие поделок из овощей, таких разных и удивительно красивых, смешных, позитивных. Все, кто трудился вместе со своим ребенком старались создать композицию и очень творчески подошли к этому процессу, а это самое главное. Ведь совместная работа ребенка и родителя способствует развитию активности и творческих способностей ребенка. Как правило, предлагая вниманию ребенка алгоритм действий и разнообразие материалов, мама или папа может сподвигнуть его на личные решения в процессе создания поделки. А совместно изготовленная поделка будет уникальным изделием, так как будет выполнена именно семьей. Спасибо нашим родителям за труд и желаем в дальнейшем получить радость от совместного с ребенком творчества! Жаль, что вся красота и богатство выставки не умещается в один кадр)...
Люди, главные на свете,
Вас целуем много раз!
Ваши маленькие дети
Очень-очень любят вас!
С вас, достойных и красивых,
Мы пример готовы брать:
Сын – как папа, будет сильным,
Дочь – хозяйкою, как мать.
Будем мы трудиться сами
И успеха достигать,
И при этом папу с мамой
Никогда не забывать!
-
Әти-әниләр җыелышы 10.10.2014 9 октябрь көнне уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна “Минем яраткан уенчыкларым” темасына балаларның бердәм эчшәнлеген күрсәтте. Тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна әти-әниләргә “Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарының әһәмияте” темасына чыгыш ясады, тәрбия бурычлары белән таныштырды.

-
"Көз күчтәнәчләре" 10.10.2014

Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, көз көне бик күп җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең җитешүен, уңышының җыелуын аңлату, көзге байлыкның халыкка шатлык, куанычлар китерүен төшендерү, ел фасылларына караган бәйрәмнәр һәм йолалар тарихы белән таныштыруны дәвам итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 6 – 10 октябрь көннәрендә “Көз күчтәнәчләре” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп икенче кечкенәләр төркемендә "Көзге матур бер көндә", уртанчылар төркемендә "Сөмбелә бәйрәме", зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменәрендә рус телендә "Что за чудо огород!" бәйрәм иртәләре уздырылды. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән балалар һәм әти-әниләр тырышлыгында “Көзге могҗиза” исеме аастында күргәзмә оештырылды.
-
"Көзге могҗиза" 10.10.2014 Көзге уңышлар җыелгач елдагыча бакчабызда “Көзге могҗиза” исеме астында күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр балалар белән берлектә яшелчә, җиләк-җимешләрдән, яфраклар, орлыклардан, табигать байлыкларыннан берсеннән-берсе матур композицияләр ясап алып килделәр. Һәр гаиләнең иҗади якын килеп эшләве, фантазиягә бай булуы, теләп катнашуы күргәзмәдә киң чагыла. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Гайфуллина Дания Әминовна белән үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

-
Һөнәребезне зурлап 08.10.2014

3 нче октябрь көнне районыбыз педагоглары укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә җыйналдылар. Район мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасында безнең тәрбиячебез Абдуллина Наилә Гараевна да бар иде. Аңа Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Мөбәрәк улы Гасимов районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов исеменнән РӘХМӘТ ХАТЫ тапшырды. Без, Наилә Гараевнаны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аңа куаныч-шатлыклар теләп калабыз.












