муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Ел тәрбиячесе - 2015" муниципаль туры 27.02.2015

Агымдагы елның 26 февралендә "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры булып үтте. Билгеле булганча, әлеге чара "Россиянең ел тәрбиячесе - 2015" Россия күләм профессиналь конкурсы кысаларында уздырыла. Бәйгенең төп максаты - тәрбиячеләрнең статусын үстерү, аларның эш нәтиҗәләрен арттыру, иҗади якын килеп эшләүче педагогларны барлау һәм нәтиҗәләрен бәяләү. Алдагы этапта җинү яулаган коллегабыз - рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна балалар белән эшләүнең үрнәкләрен күрсәтеп өченче урынны яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа унышларга ирешеп эшләвен теләп калабыз.
-
Второй этап районного конкурса "Воспитатель года - 2015" 26.02.2015

Сегодня, наша воспитательница по обучению русскому языку Вафина Л.И. принимала участие во втором этапе районного конкурса "Воспитатель года- 2015" , ктороый прошел на базе МБДОУ №2 "Эллуки". Лилия Ильфировна провела образовательную деятельность с детьми старшей группы на тему "Домашние и дикие животные в русских народных сказках". Также, по требованиям конкурсных этапов она показала презентацию о своей педагогичческой работе. Всем участникам - коллегам желаем удачи в конкурсной эстафете.
-
"Аҗаган - 2015" 21.02.2015 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләре белән берлектә "Аҗаган - 2015" уенында катнаштылар. "Дуслык", "Шатлык" командаларына бүленеп төрле биремнәрне үтәделәр. Билгеләнгән вакыт эчендә бирелгән сүзләрдән мәкаль җыю, саннар ярдәмендә язылган хатны уку,табышмакларга җавап эзләү кебек мәсьэләләрне чишетеләр, "Посылканы җиткез", "Снайперлар", "Разведчиклар", "Акркан тарту", "Сазлык аша үтү" уеннары аша җитезлектә, бердәмлектә, өлгерлектә көч сынаштылар, югалган флагларны эзләделәр. Әтиләр һәм балаларның ярышларда бердәм, бер-берсе өчен көч, дәрт биреп торулары сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Ярышта катнашкан һәркемгә мөдир Миләүшә Корбангалиевна рәхмәтен җиткрде, Мактау Грамоталары тапшырды. Саф һавада үткәреләгән бүгенге чара үзенең күңелле, кызыклы мизгелләре белән катнашкан һәр уенчының исендә озак сакланыр.

-
"Без - булачак диңгезчеләр" 20.02.2015

20 февраль көнне Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан зурлар төркеме балалары Гөлназ Альфредовна, Гөлнара Ильдусовна, Гүзәл Габдулхаевна, Венера Аглиулловна белән берлектә "Без - булачак диңгезчеләр" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кунакка килгән әтиләр балаларның бердәм маршка, төрле ысуллар белән тезелеп йөрү күнекмәләрен үзләштерүне, команданы дөрес һәм төгәл үтәүләрен күзәттеләр. Диңгезчеләр булыр өчен көчле, нык, түзем, игътибарлы, өлгер булырга кирәклеген ассызыклап шигырьләр, җырлар, биюләр башкарылды. Әтиләр белән һәм балалар белән берлектә уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен әтиләренә тапшырдылар.
-
Тынычлык, иминлек сагында Сез кирәк! 19.02.2015

19 нчы февраль көнне уртанчылар төркеме балалары белән "Тынычлык, иминлек сагында Сез кирәк! " дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Балалар физ.инструктор Гөлназ Аубакирова җитәкчелегендә дәүләт флагы тотып, төз адымнар белән залга уздылар. Гимнастик күнегүләр аша, төрле хәрәкәтләр ясап бәйрәм салюты ясадылар.Балалар әтиләре өчен әзерләгән җырлар,бию, шигырьләрне Гөлнара Ильдусовна белән берлектә бер-бер артлы кунакларга җиткезделәр. Тәрбиячеләр Ләйсән Ахмәтсафина, Венера Каюмова әзерләгән, зирәклектә һәм җитезлектәге сынауларны әтиләр бик теләп башкардылар. Алар, үзләре яратып эшли торган барлык һөнәрләрен уен рәвешендә күрсәткәндә, балаларның йөзләрендә шатлык хиләре балкыды.Балалар, үз чиратында, тырышып үз куллары белән ясаган бүләкләрне әтиләренә тапшырдылар.
-
Әтиләр бәйрәме! 18.02.2015

Бүген, 18 нче февраль көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әтием-горурлыгым" исеме астында музыкаль чара үткәрелде.
Бәйрәм музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Ильдусовна, тәрбиячеләр Гайфуллина Дания Әминовна һәм Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна белән берлектә алып барылды.
Бу матур чарада балалар, әтиләрен матур шигырьләр сөйләп котладылар, "Капитан", "Күңелле балчак", "Паровоз" дип исемләнгән җырлар җырладылар. Малайларыбыз "Капитан" биюен башкарсалар, кызларыбыз "кечкенә матрешкалар" булып биеделәр. Шулай ук, бәйрәм барышында әтиләр төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шарлар кабарттылар, ат булып сабыйларын атта йөрттеләр. Ә бәйрәм азагында балалар әтиләрен сөендереп үз куллары белән ясаган рәсемне бирделәр.
-
"Батыр егет - ил күрке!" 18.02.2015

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бик сөенеп әтиләренең хәрби хезмәттә төшерелгән фотосүрәтләрен алып килделәр һәм тәрбиячеләр алар ярдәмендә матур гәҗит чыгардылар.
-
"Кызыл ромашкалар" 13.02.2015

Муса Җәлилгә багышланган атнада уртанчылар төркеме балалары иҗат эшләрен язучының "Кызыл ромашкалар" шигыренә багышладылар. Әлеге эшнең максаты булып: балаларны халык шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштыру, аның батырлыгына хисләре тәрбияләү; кайчы белән дөрес итеп эш итү күнекмәләрен ныгыту, өлге буенча киселгән кәгазьләрдән альбом битенә ромашка таҗларын ябыштыру һәм краска белән пумала ярдәмендә таҗларга "кан" тамчыларын ясау иде. Шулай ук, балалар рәсем ясау шөгылендә М.Җәлилнең "Сәгать" шигыренә багышлап сәгать рәсемен ясадылар. Балалар бу эшләрне бик зур тырышлык белән башкардылар. Эшләрен сезнең игътибарга да куябыз.
-
"Муса Җәлил - халык улы" 13.02.2015

Муса Җәлил безнең бөек шагыйребез. Шуңа күрә дә, бу атнаны олы шәхесебезгә багышладык һәм ул "Муса Җәлил- халык" темасы астында үтте. Максаты: Муса Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү, герой шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү, Ватанны саклау теләге тәрбияләү иде. Атна дәвамында әлеге тема астында байтак кына эш башкарылды: герой-шагыйрь турында әңгәмәләр уткәрелде, әссрләре укылды, шигырьләре өйрәнелде, әсәрләренә рәсемнәр, паннолар ясалды. Йомгаклау итеп, "Муса Җәлил бөек шагыйребез" - дигән тема астында бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Безнең иҗади эшләребез 12.02.2015

Муса Җәлилгә багышланган атналыкта, тәрбиячеләр, язучы иҗатына таянып балалар белән төрле иҗади эшләр башкардылар. Мәсәлән икенче кечкенәләр төркеме балалары М.Җәлилнең "Әтәч" шигырендәге әт әчкә "койрыкларны" ябыштырып күмәкләшеп зур панно, зурлар төркеме аппликация һәм буяу алымнарын кулланып , ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әвәләү алымнарын кулланып "Кызыл ромашкалар"ясадылар.












