муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Юлдагы хәвефсезлек 14.01.2015

Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кече яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бурыч итеп куя. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендреү, аларда юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру - өлкәннәр: тәрбиячеләр, әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Бакчабызда нәниләрнең гомүми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Балалар әңгәмәләр, күзәтүләр, педагогик ситуацияләрне чишү вакытында алган белемнәрен кисеп-ябыштыру, рәсемләү, әвәвләү, конструкцияләү, сөйләм телен үстерү бердәм эшчәнлегендә чагылдыралар. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Абдуллина Наилә Гәрәевна белән берлектә "Юл хәрәкәте азбукасы" магнитлы-маркерлы такта янында җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турындагы белемнәрен, юлның транспорт йөри торган өлеше, аеру полосасы турындагы белемнәрен ныгытттылар.
-
"Кыш бабай бүләк өләшә" 30.12.2014 Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына А.Хәсәннең "Кыш бабай бүләк өләшә" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Театр барышында саесканның мактанчык, яклы булуын, башка җәнлек, кошларның итәгатьле, миһербанлы, шәфкатьле булуын аңыштылар. Кешеләрнең дә шушындый күркәм сыйфатларга гына ия булырга тиешлеген төшенделәр. Соңыннан чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, яңа ел бәйрәмен искә төшерделәр, җырлап, биеп ял иттеләр.

-
"Үзәк чыршыга экскурсия" 29.12.2014

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары тәрбияче апалары Ләйсән Хазиевна, Наилә Гараевна, Рәхилә Расиховналар белән берлектә үзәк чыршы янына матурлыкны күрә, тоя белү, өлкәннәрнең хезмәтенә сак караш тәрбияләү максатыннан экскурсия оештырдылар. Үзәк урамда кардан ясалган әкият, мультфильм геройларын күзәтеп сокландылар, балалар өчен ясалган уен мәйданчыгында уйнап, матур сыннар янында фотога төштеләр.
-
"Яңа ел бәйрәмнәре" 28.12.2014

28 декабрь көнне барлык төркемнәрдә бәйрәм иртәләре булып узды. Музыка җитәкчеләре Алисә Дамировна, Голнара Ильдусовна, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә әзерләгән "Хуш киләсең, Кыш бабай!", "Котлы булсын Яңа ел!", "Яңа ел Теремкәе", "Көлгенә Яңа кичәсенә бара" исемнәре астында бәйрәм чаралары күңелле, матур булды. Кунакка килгән Кыш бабай, Кар Кызы, Аюәппәс балаларны җитезлектә, тапкырлыкта, өлгерлектә сынадылар, кызыклы уеннар уйнаттылар, һөнәрләре белән танышып матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Кыш бабайлар" парады 27.12.2014

Үзәк чыршыны ачу тантанасы алдыннан ел да Кыш бабайлар парады үткәрелә. Безнең бакча колективы да бу чарада актив катнашып килә. Быел Кыш бабай, Кар кызын, Татарстан символы булган нәни Ак Барс алып парадка чыкты. Кыш бабабызның теләге: Еллар тыныч имин булсын, саулык-сәламәтлек, шатлык, бәхет, уңышлар юлдаш булсын.
-
"Яңа елга әзерлек - кар сыннары әвәләү конкурсы" 27.12.2014 Бүген бистәбезнең үзәк майданында иң матур чыршыны ачу тантанасында район күләм үткәрелгән оешма биләмәләрен Яңа ел бәйрәменә карата бизәү, кар сыннары әвәләү конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Район үзәге балалар бакчалары арасында кар сыннары әвләү буенча безнең бакча икенче урынны яулады. Биләмәбезне "Әкият иленә" әверелдергән һәммә кешегә, тәрбиячеләргә, тәрбияче ярдәмчеләре, техник хезмәткәрләргә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, саулык-сәламәтлек, тынычлык, бәхет, шатлык, киләчәктә дә уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.

-
"Әкиятләр илендә" 25.12.2014 Район күләм кар сыннары конкурсын игълан итүгә 2014 елның мәдәният һәм сәнгать елы, 2015 нче ел әдәбият елы, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуын искә алып безнең коллектив бердәм кар сыннары әвәләргә кереште. Зур игътибар татар, рус телендә балалар яратып тыңлый торган халык әкиятләре: "Йомры икмәк", "Өч аю", "Шалкан", "Җиде кәҗә бәтие һәм бүре", "Теремкәй" бирелде. Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", Х.Такташның "Тәүфиклы песи", А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" персонажлары да үз урыннарын алды. Бакчабызның иң калкулы түре Бөек Ватан сугышында һәлак булып калучылар истәлегенә бирелде. Анда мәңгелек ут һәм мемориал такталар белән обелиск куелды. Уен мәйданчыгында чана белән шуарга тау өйелде, лабиринтлар ясалды. “Кар шәһәрчегенә” керү юлында балаларны Кар әби белән Кар бабайлар каршы алып, чакырып тора. Балалар саф һавада булганда шәһәрчектә рәхәтләнеп уйныйлар, тау шуалар. Төп максатыбыз – бакчабыз биләмәсен әкият иленә әверелдереп балаларның, әти-әниләрнең, тирә-юнебездән узып китүчеләрнең күңелләренә бәйрәм рухы, шатлык өстәү иде һәм без куйган максатларга ирештек, - дип уйлыйбыз.

-
"Кыш бабай - Кыш - 2014 призына "Күңелле стартлар" ярышы 25.12.2014 Бүген район үзгендәге "Шатлык", "Әллүки", "Кыңгырау", "Бәләкәч" балалар бакчалары өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче командалар арасында "Кыш бабай - Кыш - 2014 призына "Күңелле стартлар" уеннары оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта актив катнаштылар. Безнең команда җитезлектә, өлгерлектә ярышып яшьтәшләре арасында өченче урынны; малайлар арасында Шакиров Әзкәр, Гарипов Илдан оста уенчылар исемнәрен яуладылар. Уеннарда катнашкан һәр балага Сертификат һәм бүләкләр, командага Диплом тапшырылды. Балаларны оештырып тренировкага йөртүче физинструктор Аубакирова Гөлназ Альфредовнага Мактау Грамотасы тапшырылды. Өстәл теннисы түгәрәген, ярышны оештыручыларга, тренер Фарход Усмановичка рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Балалар безнең киләчәгебез. Кече яшьтән балаларны сәламәтлекләрен кайгыртып, спортны яратып, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өйрәтү безнең төп бурычыбыыз.

-
Укучылар бездә кунакта 23.12.2014

23 декабрь көнне Саба гимназиясенең 5 Б сыйныф укучылары укытучылары Ләйлә Сәүбәновна белән берлектә безгә кунакка килделәр. Алар якынлашып килүче Яңа елга карата концерт номерлары, кызыклы уеннар, фокуслар, табышмаклар алып килгәннәр. Укучылар үзләренең җыр-биюгә оста булуларын, шигьри юлларны тыңлаучыларга сәнгатьле итеп җиткерә белүләрен күрсәттеләр. "Тапкырларга табышмак", "Кем җитезрәк?", "Кем игътибарлы?" уеннарында балаларны катнаштырып, аларның күңелләрен күрделәр. Иң тапкыр, иң җитез, иң игътибарлы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Укучы абый, апаларының һәр чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алды балалар. Шушындый матур Яңа ел күчтәнәче белән килгән кунакларга, укытучы апалары Ләйлә Сәүбәновнага зур рәхмәтебезне җиткердек. Укуларында, эшләрендә уңышлар теләп, киләчәктә дә яңа иҗади эшләре белән көтеп калуыбызны тапшырдык.
-
"Карабүрек миләш белән сыйлана" 14.12.2014

Зурлар төркеме балалары тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна җитәкчелегендә бердәм белем бирү эшчәнлеге барышында "Карабүрек (балан чыпчыгы) миләш белән сыйлана" темасын яктыртып кисеп-ябыштыру белән шөгыльләнделәр. Бу кошларның кыш айларында гына безнең якларга килүләрен, балан, миләш белән туклануларын, шуңа күрә аларны балан, миләш чыпчыклары, кайбер якларда карабүрек - дип йөртүләрен төшенделәр.












