муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Йорт һәм кыргый хайваннар" 30.11.2017

"Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру" эшчәнлеге аша ,икенче кечкенәләр төркеме балаларының, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннарының тышкы билгеләре,аларның үзенчәлекләре,аермалы яклары,файдалары,яшәү урыннары турында белемнәре ныгытылды.(Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале 29.11.2017 Бүген "Шатлык" балалар бакчасының яшь артистлары "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында лауреат исеменә лаек булдылар. Чын күңелдән балаларны, әкиятне сәхнәләштерүче тәрбияче апалары Фатихова Г.Х., музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. уңышлары белән котлыйбыз.

-
Чеп-чеп чебиләрем 29.11.2017 Бу атнаны йорт хайваннары һәм кошлары темасына туры китереп, уртанчылар төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлегендә чеби ясарга өйрәнделәр.Каты өслеккә клей сылап мамык ябыштыру аларга бик ошады. "Тавыкның чебиләре күп булды" ,- дип сөенештеләр балалар.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.

-
Алтын куллы - әниләр! 27.11.2017 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда "Алтын куллы - әниләр!" темасына күргәзмә оештырылды. Әниләребезнең тырыш, уңган булулары аларның эшләреннән күренә. Берсеннән - берсе матур итеп чигелгән, бәйләнгән, сәйләннән үрелгән кул эшләре, "Минем гаиләм", "Безнең тату гаилә" темасына чыгарылган газеталар күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. Күргәзмәдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

-
Казанга экскурсиягә! 25.11.2017 Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы 25 ноябрь көнне Казанга экскурсия оештырдылар. Иске татар бистәсе, Мәрҗәни мәчетендә булдылар. Филармониядә Айдар Галимов концертын карап ял итеп кайттылар.

-
Итоги конкурса 24.11.2017

-
Әнием - алтыным, минем иң якыным! 23.11.2017

"Әни" - безнең беренче сүзебез,
"Әни" - диеп буйга җитәбез.
Аларның йөрәк җылысын тоеп
Гомер юлын атлап китәбез.
Зурлар төркеме балалары әниләргә үзенчәлекле бәйрәм әзерләде. Әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан татар халык әкияте "Өч кыз" ны сәхнәләштереп күртсәттеләр.
-
Семинар – практикум для воспитателей «Артикуляционная гимнастика в детском саду» 23.11.2017

У ребенка дошкольного возраста органы речи развиты слабо, поэтому ему следует помочь подготовить мышцы. Уже с младенчества ребенок проделывает массу разнообразнейших артикуляционно-мимических движений языком, губами, челюстью, сопровождая эти движения бормотанием, лепетом. Такие движения и являются первым этапом в развитии речи ребенка; они играют роль гимнастики органов речи в естественных условиях жизни. Жевание, сосание, глотание способствует развитию крупных мышц. Для процесса говорение необходимо дифференцированное развитие более мелких мышц. Точность, сила и дифференцированности этих движений развиваются у ребенка постепенно на протяжении всего дошкольного детства. Этому способствует система упражнений, направленных на развитие моторики органов артикуляции.(учитель-логопед Халимова М.Р.)
-
Ни өчен түгәрәк тәгәри 22.11.2017 Математика эшчәнлегендә уртанчылар төркеме балалары белән геометрик фигураларны танып белү һәм аерырга өйрәтү дәвам ителә.Бүген алар "Ни өчен түгәрәк тәгәри, ә квадрат юк?" соравына җавап эзләделәр."Түгәрәкләр һәм квадратлар" дидактик уенын уйнадылар.Квадратның почмаклары бар, ә түгәрәкнеке юк.Шуңа күрә түгәрәк тәгәри дип нәтиҗә чыгардылар.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.

-
Җырлйым - әнием турында! 22.11.2017

Гомер бүләк итүче дә,
Тормыш буйлап йөртүче дә,
Авыр чаклар килгән чакта
Һәрчак ярдәм итүче дә,
Әннә, әни, әнкәй - ана!
Никадәрле мәгънә сыйган.
Бар күңелләрнең аклыгын,
Изгелеген үзенә җыйган.
27 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан һәр төркемдә бәйрәм кичәләре үткәрелде. Уртанчылар төркеме балалары әниләрен, дәү әниләрен бәйрәм белән котлап матур чыгыш ясадылар.












