муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Әй,рәхәт тә соң саф һавада кар көрәве! 07.02.2018

Әй, рәхәт соң саф һавада кар көрәве!
Нинди рәхәт урамда,
Рәхәтләнеп уйнарга.
Уйнап кына калмыйбыз,
Кечкенә дип тормыйбыз.
Кичтән яуган, мамык карны,
Тиз арада көрибез.
Икенче кечкенәләр төркеме булсак та,
Барына да өлгер без! (Тәрбияче Сабирова Р.Р.)
-
"Аюларга тәлинкә" 06.02.2018 Бүген уртанчылар төркемендә "Заманча әкиятләр. Әкиятләр илендә" атналыгы кысаларында балаларга аюлар өчен төрле зурлыктагы тәлинкәләр әвәләргә өйрәтү, пластилин белән эшләү алымнарын ныгыту; “зур”, “кечерәк” , “иң кечкенә” сүзләрен активлаштыру, әкияткә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.

-
Урамда күңелле 04.02.2018

Чанада да шуабыз
Чаңгыда да шуабыз
Командаларга бүленеп
Ярышып та алабыз!
(Фатихова Г.Х.)
-
Спорт - сәламәтлек чыганагы. 02.02.2018 Балаларда спорт уеннары, күнегүләре белән кызыксынуларын үстерү, спорт белән шөгыльләнү теләген арттыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан көндәлек саф һавага чыгу, анда төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар оештырыла. Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.

-
О внесении изменений 01.02.2018

В целях исключения необходимости повторных обращений граждан за дополнительной компенсацией гражданам, имеющим детей, посещающих дошкольные образовательные организации и в соответствии с п.2 ст.65 Федерального закона от 29.12.2012 № 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации», Исполнительный комитет Сабинского муниципального района Республики Татарстан внес изменения в Порядок предоставления компенсационных выплат гражданам. Подробнее с данной информацией вы можете ознакомиться в разделе «Для родителей», в подразделе "Часто задаваемые вопросы"
-
Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү 31.01.2018

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна "Алсуны үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтәбез" темасына ачык чара күрсәтте. Балалар белән берлектә киенә, чишенә белү күнекмәләрен ныгыту, киемнәрне тәртипләп куярга күнектерү, күльтура-гигиена тәлапләрен тиешенчә башкару өстендә эш алып барылды. "Үзеңне чиста тоту өчен ниләр кирәк?" уеныныда балалар теләп катнаштылар, юынырга кирәкле бар предметны сайлап әйттеләр.
-
Без дежур торырга өйрәнәбез 31.01.2018 Балаларда хезмәткә мәхэббәт тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән үк башларга кирәк. Уен процессында хезмәткә өйрәнү бик җиңел. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләргә ачык шөгыль күрсәттеләр.Табигать почмагында һәм ашаганда дежурлар башкара торган эшләрне бик оста итеп башкарып чыга алдылар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Чираттагы педкиңәшмә 31.01.2018 Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү" темасына чиртаттагы педкиңәшмә үткәрелде. ФДББС тормышка ашырганда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең бурычлары, формалары, шартлары, чаралары турында педагоглар фикер алыштылар, үз тәҗрибәләреннән чыгып чыгыш ясадылар.

-
Тимерман чаңгы ярышы - 2018 28.01.2018

Бүген Байлар Сабасында Тимерман - 2018 чаңгы ярышы үткәрелде. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хайбриев Әдел чангы ярышында катнашып Грамота һәм медальгә лаек булды. Чын күңелдән Әделне, әти-әнисен котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләр калабыз.
-
Үстерешле уеннар 26.01.2018

Балалар кичке якта төрле өстәл уеннарын, дидактик уеннарны, бигрәк тә лото, домино, пазл төзү кебекләрен яратып уйныйлар,кубиклардан әкият сюжетларын төзиләр, буягыч китаплар буйыйлар, һәм әлбәттә инде сюжетлы-рольле, җырлы-биюле уеннар да читтә калмый. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган ягыбыз турында күбрәк белергә теләү, аны тану, ярату кебек максатлардан чыгып үзебез дә яңа уеннар иҗат итәбез. Аларны балалар бигрәк тә теләп уйныйлар, үз белгәннәрен сөйли-сөйли "Рәсемне җый", "Пазл төзе" уеннарын яратып уйныйлар.
Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.












