муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Биләмәне кар сыннары белән бизәү буенча 3 урын 23.12.2017

Оешма, предприятиеләр биләмәсен яңа ел алдыннан кар сыннары белән бизәү матур гадәткә әйләнде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы әкият, мултьфильм геройларын кардан әвәләп серле әкият иленә алып керделәр. Коллективның тырышлыгы бушка китмәде район куләм үткәрелгән конкурста өченче урынны яуладык. Кар сыннары әвәләүдә катнашкан һәр хезмәткәргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңадан-яңа уңышларга ирешеп эшләүләрен телибез.
-
Кыш бабайлар парады 23.12.2017 23 декабрь көнне үзәк чыршы ачу тантанасында Кыш бабайлар парады үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы парадта даими катнашып килә. Быел киләсе яңа 2018 нче ел символы киемендә чыктылар.

-
Салкын кайда? 21.12.2017

Урамда салкын ,диләр
Бик тә өшетә,диләр.
Урамга аның үзен,
Күрергә чыктык бүген.
Салкыннан курыкмадык,
Аңа без сынатмадык.
Күңелле уеннарны ,
Рәхәтләнеп уйнадык.
(Тәрбиче:Сабирова Р.Р)
-
Для родителей!
20.12.2017
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации. В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения. При обращении необходимо предоставить: - документ, удостоверяющий личность; - документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения. Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Кошларга ярдәм итик 19.12.2017

Алтын көзләр узып китте,
Ап-ак кыш килеп җитте.
Ап-ак кар яуды җиргә,
Җир акка чумды инде.Әнә агачта бер песнәк,
Җим эзләп йөри икән.
Ары карый, бире карый
Бер дә табалмый микән?!Мин озак карап тормыйчан
Тотындым үз эшемә.
Җимлек ясадым кошчыкка,
Элдем куак түшенә.Песнәгем бик тә шатланды,
Минем эшемне күреп.
Рәхмәт әйтеп, баш селекте
Яныма очып килеп.(Тәрбияче Саматова Л.И.)
-
"Экологик тәрбия". 14.12.2017

Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык, мәрхәмәтлек сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара. Икенче кечкенәләр төркемендә дә тереклек ияләрен яклау,аларны саклау,табигатькә сак караш,үзара ярдәмләшү,рухи сафлык,хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияләү максатыннан,экологик тәрбия даими алып барыла.Балалар белән берлектә ташбакага ,попугайларга ,балыкларга ашарга бирү,гөлләргә су сибү,төпләрен йомшарту кебек эшләр башкарыла.(Тәрбияче Сабирова Р.Р.)
-
Салкын саф һава 13.12.2017

Салкын саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Ә уртанчылар төркеме балалары урамда битләре кызарганчы уйныйлар.Төрле һөнәрләргә өйрәнәләр: кар да көриләр, кардан төрле "тәмле мәмиләр"дә пешереп уйныйлар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
Природа зимой 10.12.2017

Снег кружится,
Снег ложится -
Снег! Снег! Снег!
Рады снегу зверь и птица
И, конечно, человек!
Саматова Л.И.
-
"Туган ягыма кыш килде" 08.12.2017

Ниhаятъ! Аклыгын-сафлыгын, суыкларын, бураннарын тояп, туган ягыбызга кыш килде!
Ак чәчәкләр ява, донья матур
Шундый матур булып тоела.
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
Буген без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән табигать почмагын кар бөртекләре белән бизәдек, чыршыга төрле-төрле уенчыклар элдек, балалар бик сөенде, шатланды.(Тәрбияче: Хуснулина Г.Г.)
-
"Тәрбияче - 2018" бәйгесенең беренче туры 04.12.2017

Бүген бакчабызда "Тәрбияче - 2018" бәйгеснең беренче туры үтте. Сатыш, Олы Кибәче, "Шатлык" балалар бакчалары тәрбиячеләре бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрделәр, профессиональ осталыкта көч сынаштылар. Һәр тәрбияче кызыклы, мавыктыргыч бирем, уеннар аша балаларны белем иленә алып керде. Балаларның һәр биремне теләп эшләүләре, актив булулары, тулы, төгәл җаваплары үз фикерләрен җиткерә белүләре һәркемне сокландырды. Бәйгедә катнашучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.












