МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә. 19.04.2016

Быел Г.Тукайның тууна 130 ел. Бу атна эчендә балалар белән Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре, җырлары, аның тормыш юлы белән танышу өстендә эшлибез. Балаларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерүне бурыч итеп куйдык.
-
Туган көн!!! 18.04.2016

Бүген Айзатның туган көне. Аңа 3яшь тулды. Айзат, сине туган көнең белән котлап иң изге, якты , матур теләкләребезне юллыйбыз.Сиңа ныклы сәламәтлек, тазалык, озын гомер, ак бәхетләр, көчле рухлы булып үсүеңне теләп калабыз. Иң изге теләкләр белән дусларың һәм апаларың.
-
Күңелле мизгелләр. 18.04.2016

Айзат үзенең шатлыгы белән уртаклашты һәм балаларга бүләкләр өләште.
-
Күбәләкнең чәчәкле аланы. 18.04.2016

Бүгенге рәсем эшчәнлегендә балалар Г. Тукайның "Бала белән Күбәләк" җырыннан кунакка килгән күбәләккә бүләккә дип чәчәкле алан ясадылар. Күбәләк аларга зур рәхмәтен һәм яңадан кунакка киләчәген әйтте.
-
"Күңелле стартлар" 16.04.2016

Республика буенча "Спортивный Татарстан" исемле акция бара .Бүген безнең балалар бакчасы балалары да читтә калмады, мәктәптә булып узган "Күңелле стартлар" ярышында бик теләп катнаштылар. Аларга физкультура укытучысы Гөлнара Зарипова бик күп төрле ярышлар уздырды. Балалар ярышлардан бик канәгать булдылар.
-
Чүмеч йолдыз. 15.04.2016

Балалар йолдызлардан чүмеч йолдызны җыялар.
-
Дәфтәр белән танышуны дәвам итәбез. 14.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр атна саен мәктәп белән танышуларын дәвам итәләр һәм бездә математика эшчәнлегендә дәфтәрдә эшләвебезне көннән-көн яхшырта барабыз. Балалар белән математик диктантлар, күчереп ясауларны, мисаллар чишүне теләп эшлибез.
-
Галәм серләрен өйрәнәбез. 12.04.2016

Бу атна башыннан ук балалар белән галәмнең нәрсә икәнен, күк җисемнәрен, беренче космоска очкан Белка, Стрелка исемле этләр белән таныштык һәм Юрий Гагарин турында белемнәрне ныгыту өстендә эшләдек.
-
Күңелле балачак. 11.04.2016

Язның икенче аена кердек, урамда рәхәт һәм балаларга да күңелле.
-
Сыерчыклар килгән ояга. 09.04.2016

Түземсезләнеп көткән сыерчыкларыбыз ояларына килделәр. Без аларны көн саен күзәтәбез, акрын гына сайраганнарын тыңлыйбыз.




