МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Шәфкатьле булсын һәркем. 22.04.2016

Бу атна эчендә шәфкатьлелек атнасы узып бара. Без бүген балалар белән китапханәче Люция апа янында бу сүзнең мәгънәсенә яңадан бер кат төшендек. Балалар бик күп ягымлы сүзләр ярдәмендә дусларыңа, әти-әниеңә, якыннарыңа карата шәфкатьчел, бер вакытта да бер-береңне рәнҗетмәскә, дус- тату булырга кирәклеген аңладылар.
-
Безнең бүләкләр. 22.04.2016

Балаларны Люция апалары бер дә буш калдырмады, бик күп укысыннар, матур язсыннар, дип аларга матур китапчыклар һәм альбомнар өләште.
-
"Кәҗә белән сарык" әкиятен уныйбыз. 22.04.2016

Без Тукай абыйның шәкертләре һәм без аны һәр елны искә алабыз, зурлап шигырьләр, җырлар өйрәнеп кичәләр уздырабыз. Менә бүген дә Г.Тукайның әсәрләрен искә төшереп "Кәҗә белән сарык" әкиятен уйнап алырга булдык. Менә безнең бүреләребез дә учак янына җыелганнар.
-
Әкиятләрне уйныйбыз. 22.04.2016

Озак та үтмәде учак янына зур капчыкларын күтәреп, кәҗә белән сарык якынлашты.
-
Без Г.Тукай абыйны яратабыз. 22.04.2016

Балаларга әкиятне уйнавы бик ошады, аларның хәтта кире бакчага кайтасылары да килмәде.
-
Мультфильм карыйбыз. 22.04.2016

Люция апа балаларга Г.Тукай әкиятләреннән торган мультфильмнар да күрсәтте.
-
Туган көн!!! 22.04.2016

Бүген Гаделнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Гадел, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Иң изге теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Җырлап күңел ачабыз. 22.04.2016

Гаделне туган көн белән котлап "Ак калач" җырын җырладык
-
Безнең күңелле балачак. 21.04.2016

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң күңелле, шатлык-куанычлы вакыты - аның балачагы. Менә шушы матур истәлекләр арасында балалар бакчасы булып тора, дип уйлыйм. Безнең балалар белән балалар бакчасында менә шушындый күңелле вакытларыбыз да була. Шушы шатлыклы киләчәгебез якты, матур, шатлык-куанычтан гына торсын иде. Балачак бер генә вакыт. Без барыбызда шуны онытмыйк.
-
Әдәби викторина "Мультфильмда кунакта" 20.04.2016

Балалар белән әдәби викторина "Мультфильмда кунакта" үткәрелде. Балалар викторина ярдәмендә Г.Тукайның әсәрләрен яңадан бер кат искә төшерделәр, мультфильм карау бер яктан яхшы нәрсәләргә өйрәткәнен, әмма озак карарга ярамаганлыгын да белделәр .




