МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Батырлар үлемсез. 06.05.2016

Бу атна эчендә балалар белән туган ил, Ватан һәм илебезнең батырлары турында күп сөйләштек. Менә бүгендә балаларны үзебезнең авылдашыбыз, мәктәбебезнең исемен йөрткән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Иван Сергеевич Башкиров белән таныштыруыбызны дәвам иттек.
-
Тынычлык күгәрченнәре. 05.05.2016

Бүген балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә тынычлык күгәрченнәрен ябыштырдык һәм Җиңү бәйрәме-9 май турында сөйләштек.
-
9 май- Җиңү көнү! 04.05.2016

Бүгенге максатыбыз балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкны үстерү. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында балаларның белемнәрен арттыру.
-
Алар безгә Җинү бүләк итте.. 04.05.2016

-
Бәйрәм салюты. 03.05.2016

Рәсем эшчәнлегендә балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан бәйрәм салюты ясадык.
-
Шарлар белән уйнарга яратабыз. 30.04.2016

Саф һавада шарлар белән уйнавы да күңелле.
-
Рус телен өйрәнәбез. 29.04.2016

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Зурлар белән генә түгел, уртанчы төркем балалары белән дә рус телен бик теләп өйрәнәбез.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 27.04.2016

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый белүләренә ирешү, бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында белгәннәрне тулыландыру, табигаткә сак караш тәрбияләү, аның матурлыгына соклану, әдәби әсәрләр аша матурлыкны тоя һәм аңлый-белергә өйрәтү максатыннан чыгып "Габдулла Тукай безнең күңелләрдә ", дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай .
Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай;
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
-
"Бала белән күбәләк". 27.04.2016

Бәйрәм иртәсендә балалар Г.Тукайн иҗат иткән "Бала белән күбәләк" җырын җырладылар.
-
Былтыр белән Шүрәле безнең белән. 27.04.2016

Бәйрәм иртәсенә килгән Шүрәле бәйрәмне күңелсезләмәкче иде, әмма кинәт кенә килеп төшкән Былтыр барсында үз кулына алып, тиз генә Шүрәлене кызык итте. Һәм бергә дуслашып балалар белән бәйрәм иртәсен дәвам иттеләр




