Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-20-4-88, +7(843)-612-20-4-90 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 43 учащихся, 15 воспитанников/ 43 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Кышкы урманга сәяхәт 15.03.2019

3 нче сыйныф укчылары кышкы урманның матур мизгелләрен экскурсиягә менгәч, күзәтеп, сүрәткә төшереп, аның матурлыгына хозурланып йөрделәр.
-
Без бергә 15.03.2019

15 мартта Республикакүләмендәге "Без бергә" балалар халык иҗаты фестивале конкурсы булып узды. Бу фестиваль кысаларында җыр бәйгесендә 1 нче сыйныфтан Каримова Гүзәл һәм Губаев Сәмирләр катнаштылар. Шулай ук күргәзмәдә дә безнең мәктәп, балалар ясаган кул эшләнмәләрен тәкъдим итте.
-
Чаңгы ярышы 15.03.2019

15 нче мартта Ямаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә чаңгы ярышы булып узды. Безнең мәктәптәп дә катнашучы укучылар шактый иде. Җиңү яулаган укучылар: 3 урын - Имамиев Ф. (8 сыйныф) , Ахметвалиев И. (4 сыйныф), 2 урынга 3 сыйныфтан - Ярмухаметова И. лаек булдылар. Мәктәп командасы 2 урынны алды!
-
Ачык дәресләр панорамасы 15.03.2019

15 март көнне мәктәбебездә математика дәресләреннән ачык дәресләр панорамасы үткәрелде. Нәбиуллин Руслан 9 нчы сыйныфта, Каримов Равил 5 нче сыйныфта укытучыларга дәресләр күрсәттеләр. Дәрес барышында укытучылар яңа төрле идеялар, технологияләр кулландылар.
-
Живая классика 14.03.2019

14 нче мартта районыбызда "Живая классика" халыкара шигырь укучылар конкрсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Валеева Сәидә катнашып, 3 урынга лаек булды. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыбызга апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак турда уңышлар теләп калабыз!
-
Шахмат буенча әтиләр белән ярыш 13.03.2019

Әтиләр советы белән берлектә, мәктәп күләмендә укучылар һәм аларның әтиләре катнашында шахмат ярышы үткәрелде. 3 урын - Шамсивалев Н., 2 урын - Альмиев И., 1 урын - Имамиев Р. лар лаек булдылар. Мондый чара балаларга да, әтиләргә дә бик ошады.
-
"Шушы яктан - шушы туфрактан без" 11.03.2019

7 нче сыйныф укучысы Галимов Данияр "Шушы яктан - шушы туфрактан без" республикакүләм фәнни-гамәли конференөиядә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Даниярга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Мирас 11.03.2019

Мәктәбебез укучылары бик теләп республикакүләм "Мирас" конкурсында катнашып рәсемнәр җибәрделәр.
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәме! 07.03.2019

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.
Шул хөрмәттән 7 мартта мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, 1 һәм 4,5 сыйныф укучылары бик матур концерт номерлары куйдылар. Шигырьләр, җырлар, биюләр күрсәттеләр. Мәктәтбебез хатын-кыз укытуыларны һәм укучыларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән директорыбыз Нәбиуллин Д.Х. да котлап узды.
-
"Ягез әле, кызлар" 06.03.2019

8 март -Халыкар хатын-кызлар бәйрәменә "Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән бәйрәм викторинасы узды. 7-11 сыйныф кызлары 3 командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Бәйгенең беренче "Танышу" уенында кызлар үзләренең командалары белән таныштырдылыр. Исем, девиз, эмблема, җырлар җырладылар. Кызларга галстук бәйләү, прическа ясау, чәчәк исемнәрен әйтү, викторина, мәкальләр, табышмаклар, реклама ясау, бию кебек төрле кызыклы уеннар оештырылды. Ә укучы егетләребез бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар әйттеләр, җырладылар.










