Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
1 урок - урок России 01.09.2018

-
Август киңәшмәсе. 28.08.2018

28 нче август көнне Балык Бистәсе районында проект эше белән август киңәшмәсендә катнаштык.
-
День Российского флага 22.08.2018

-
Лагерьның 13 нче көне - зарарлы гадәтләргә каршы көрәшү көне 13.06.2018

Лагерьның бүген 13 нче көне. Көнебез “Сазлык, баткаклык “ дип аталганлыктан балалар белән тәмәке тартуның зарары, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең куркыныч булуы турында сөйләштек. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” презентация карадык, соңыннан фикер алыштык. Шулай ук компьютер һәм бала турында да сөйләштек. Аның файдалы, зыянлы якларын карап киттек. Укучылар яхшылык, начарлык, тискәре гадәтләрне чагылдырган рәсемнәр дә ясадылар.
-
Уникенче көн - Россия көне 12.06.2018

Яңа Арыш урта мәктәп яны лагерында “ Россия көне” темасына балалар иртәсе үткәрелде. Балалар конструктордан, рәсемдә Россия атрибутлары ясадылар, туган илебез турында белемнәрен арттырдылар. Соңыннан спорт уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Унберенче көн-Хәтер көне 11.06.2018

Буген лагерьда - Хәтер көне. Мәктәп музеена кереп андагы тарихи экспонатлар, авыл тарихы белән бәйле материаллар, авылның алдынгы эшчән кешеләре, тыл батырлары, авылдан чыккан күренекле кешеләр турындагы стендлар белән таныштык. Изге китап-Хәтер китабы белән таныштык. Авылыбыздагы сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзелгән монумент янына бардык. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары турында сөйләделәр.
-
Унынчы көн-Дару үләннәре бакчасы 10.06.2018

Көнебез иртәнге оештыру эшләре белән башланып китте. Балаларны барлап, иртәнге линейка, гимнастика үткәрдек. Иртәнге аштан соң уен бүлмәләренә җыелдык. Сәламәтлек минутында “Яшел аптечка” турында беренчел белемнәрне барладык. Шушы темага презентация карадык. Дару үләннәре белән танышырга якын болынга бардык. Табигать матурлыгына сокланып дару үләннәре тупладык. Әйләнә тирәгә күз салсак нинди генә дару үләннәре үсми икән болында.
-
Лагерь яңалыклары 09.06.2018

Лагерьның бүген тугызынчы көне. Бүген бездә төке аштан соң китапханәче - Мухаметрахимова Рәзилә тарафыннан “Китап киңәшчең синең!” – дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Ул каникул вакытында күбрәк укырга, китапханәгә ешрак килергә чакырды.
-
Сигезенче көн-Чишмәләр 08.06.2018

Бүген көн матур башланды. Көннәр әле һаман да җылынып китә алмый. Әле яңгыр, әле кояш балалар вакытында килеп җиттеләр. Иртәнге аштан соң сәламәтлек сәхифәсе башланды. Вожатыйлар “Дөрес туклану кагыйдәләре”н искә төшереп киттеләр. Миләүшә Мухаматрахимова балаларга табигатьтә булганда тәнгә талпан кадалу һәм бал корты чакса нишләргә кирәклеген аңлатты, гомүмән бик кирәкле информация бирде. Икенче көн тәртибендә “Чишмәләр” турында сөйләштек. Авылыбыздагы чишмәләрнең тарихы турында искә төшердек. Истәлекле чишмәләрнең берсенә сәяхәт кылдык.
-
Җиденче көн 07.06.2018

Бүген безнең лагерьда янгын сүндерүчеләр дә булып китте. Алар балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныклап аңлаттылар һәм шул ук вакытта балаларның да белемнәрен тикшереп алдылар. Балалар да югалып калмадылар, бик актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.










