Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2019

22 февраль укучы егетләребезгә багышланган "Ягез әле, егетләр" дип аталган бәйге булып узды. Бәйрәмдә егетләр командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар. Төрле конкурсларда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, батырлыкларын күрсәттеләр. Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлангаг викторина сорауларына җаваплар бирделәр, вакытка приседание, отжимание, автомат җыю кебек уеннарда катнаштылар. Ә кызларыбыз исә бәйрәм белән котлап егетләребезгә биюләр, җырлар бүләк иттеләр.
-
"Чын дус" 21.02.2019

5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Фирая Каюмовна берлегендә "Чын дус" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Дәрес барышында сыйныф җитәкчеләре укучыларга чын дуслык нәрсә ул, чын ду ниди булырга тиеш, ярдәмлек төсле төшенчәләрне аңлатты. Балаларга чын дуслык хисен булдырырга тырышты.
Д услыкка карата төрле кызыклы күмәк уеннар уйнадылар, тест эшләделәр, җырладылар. Бу тәрбия сәгатеннән сон 5 нче чыйныф укучылары тагын да бердәм, дус, ярдәмчел булырлар дигән өметтә калабыз!
-
Халыкара туган тел бәйрәме 21.02.2019

2 нче сыйныф укучылары Халыкара туган тел бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәм шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп брды. Дөньяда чынлап та иң матур телнең - туган тел булуына тагын бер кат инандылар балалар.
-
Кояш нурлары яктысында 21.02.2019

3 нче сыйныф укуылары зурлап Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итте. Олы киндер капчыктан татар теленең зур байлыгы булган бик күп сүзләр эзләделәр. Һәм сүзлек китабына юлыктылар...Шигырьләр ,җырлар белән үрелеп баруы күңелләрдә кояш нуры булып балкыды!
-
Туган телем - иркә гөлем! 20.02.2019

4 сыйныф кучылары "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел - кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы - моҗлы тел ул!
-
Конкурс "Заповедные степи" 18.02.2019

Республика күләмендә оештырыла торган "Заповедные степи" конкурсында мәктәбебездән 2 укучы катнашып рәхмәт хаты һәм призлы урынга лаек булдылар. 2 сыйнфтан - Хәмеева Р. 2 урынга лаек булды һәм Республика Калмыкиядан "Черные земли" заповеднигыннан грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук 7 сыйныф укучыбыз Вәлеева С. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әфган - 30 еллык 16.02.2019

16 февраль көнне мәктәбебездә (традиция буенча) әфганчылар белән очрашу кичәсе узды. Безнең мәктәпә авылдашларыбыз кунакка килде. Бәйрәм чарсында укучыларыбыз кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә сугыш ветераннарыбыз Әфган сугышында күргән вакыйгаларны сөйләп, укучыларызга батыр булырга өндәделәр. Укучылар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм би күңелле үтте. Килгән кунакларыбызга бүләкләр тапшырылды.
-
Муса - мәңге күңелләрдә! 15.02.2019

15 февраль - бөек шагыйребез, Советлар союзы герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел булды. Бу көнне мәктәп укучылары белән берлектә әдәби кичә үткәрелде. Укучыларыбыз сәнгатьле итеп Мусаның шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлили укулары" дигән рәсем конкурсында катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларыбыз рәхмәт хатлары һүм грамоталар белән бүләкләнделәр. Болар: 3 сыйныфтан Валеев Ислам 2 урын, 2сыйныфтан - Хамеева Рания 3 урын, 1 сыйныфтан - Гатиятллин Рамазанга, Әхтямов Кәдимгә, Мөхәммәтрахимов Рәсүлгә, 3 сыйныфтан Нуриев Нәзилгә, 6 сыйныфтан Имамиева Зәлиягә, 7 сыйныфтан Вәлеева Сәидәләргә рәхмәт хатларга тапшырылды. Укучыларыбызга алдагы конкурсларда да актив катнашырга һәм призлы урыннар алуларын теләп калабыз!ьь
-
Созвездие - 2019 14.02.2019

14 февраль көнне районыбызда "Созвездие - 2019" сайлап алу туры узды. Мәктәбебездән: 1 сыйныф укучылары - Каримова Гүзәл (вокал-соло), Губаев Сәмир (вокал-соло), Галимова Диләрә (конферанс), 4 сыйныфтан -Гайнуллина Алия белән Гөлия (вокал-соло), Миннахметова Диләрә (конферанс) чыгыш ясадылар. Сайлап алу турыннан Галимова Диләрә белән Каримова Гүзәл үттеләр. Алар районда 19 февраль көнне яңадан чыгыш ясаячаклар. Укучыларыбызга уңышлар!
Катнашкан һәр укучыга да рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Итоговое собеседование - 2019
13.02.2019
Устное итоговое собеседование по русскому языку с 2019 года стало обязательным для учащихся 9 классов. Успешное прохождение итогового собеседования является допуском к государственной итоговой аттестации. В итоговом собеседовании проверяют умение понимать и пересказывать текст, общаться, отвечать на вопросы и доносить до собеседника свою точку зрения. Сегодня всем УДАЧИ!!!










