Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Живая классика 14.03.2019

14 нче мартта районыбызда "Живая классика" халыкара шигырь укучылар конкрсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Валеева Сәидә катнашып, 3 урынга лаек булды. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Укучыбызга апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак турда уңышлар теләп калабыз!
-
Шахмат буенча әтиләр белән ярыш 13.03.2019

Әтиләр советы белән берлектә, мәктәп күләмендә укучылар һәм аларның әтиләре катнашында шахмат ярышы үткәрелде. 3 урын - Шамсивалев Н., 2 урын - Альмиев И., 1 урын - Имамиев Р. лар лаек булдылар. Мондый чара балаларга да, әтиләргә дә бик ошады.
-
"Шушы яктан - шушы туфрактан без" 11.03.2019

7 нче сыйныф укучысы Галимов Данияр "Шушы яктан - шушы туфрактан без" республикакүләм фәнни-гамәли конференөиядә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Даниярга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Мирас 11.03.2019

Мәктәбебез укучылары бик теләп республикакүләм "Мирас" конкурсында катнашып рәсемнәр җибәрделәр.
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәме! 07.03.2019

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.
Шул хөрмәттән 7 мартта мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, 1 һәм 4,5 сыйныф укучылары бик матур концерт номерлары куйдылар. Шигырьләр, җырлар, биюләр күрсәттеләр. Мәктәтбебез хатын-кыз укытуыларны һәм укучыларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән директорыбыз Нәбиуллин Д.Х. да котлап узды.
-
"Ягез әле, кызлар" 06.03.2019

8 март -Халыкар хатын-кызлар бәйрәменә "Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән бәйрәм викторинасы узды. 7-11 сыйныф кызлары 3 командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Бәйгенең беренче "Танышу" уенында кызлар үзләренең командалары белән таныштырдылыр. Исем, девиз, эмблема, җырлар җырладылар. Кызларга галстук бәйләү, прическа ясау, чәчәк исемнәрен әйтү, викторина, мәкальләр, табышмаклар, реклама ясау, бию кебек төрле кызыклы уеннар оештырылды. Ә укучы егетләребез бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар әйттеләр, җырладылар.
-
“Мәңге яшә, әни, бу җирдә!” 06.03.2019

6 мартта 2 нче сыйныф укучылары сыйныфан тыш бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәмгә безнең кадерле әниләребез дә килделәр. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Биеделәр, җырладылар, шигырләр сөйләделәр, “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укытучы апалары әниләргә дә уеннар оештырган иде. Алар 2 командага бүленеп үзара тапкырлыкка, җитезлеккә көч сынаштылар.
Бәйрәм әниләргә дә, укучыларга да бик ошады.
-
Созвездие - 2 тур 01.03.2019

Созвездие - 2019 ның муниципаль этабында 1 нче сыйныфтан Галимова Диләрә (конферанс) белән Каримова Гүзәл (соло) катнаштылар. Яхшы гына чыгыш ясап, Диләрә зональный этапка үтте. Зональный этап Мамадыш районында узачак. Кечкенә йолдызыбызга алда таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Заседание отряда профилактики правонарушений "Беркут" 01.03.2019

Отчетное заседание отряда профилактики правонарушений "Беркут".
-
Шахмат ярышы 28.02.2019

22 февраль Шумбут мәктәбендә шахмат турниры үтте. Безнең мәктәп данын яклап 1 урынга 7 нче сыйныф укучысы Валеева Сәидә лаек булды. Шулай ук 5 нче сыйныфтан Гатиятуллина Язгөлем, 9 нчы сыйныфтан Валеев Рәҗәп, Миннахметов Фирдүсләр дә көч сынаштылар.
Шахмат буенчы ярыш шулай ук мәктәбебездә әле дәвам итә.










