МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Кышкы лагерь 02.01.2020

-
Активистлар чыршысы 27.12.2019

Бүген "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Альберт Илгизәр улы, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, районыбызның активистлары катнашты . Алар арасында безнең мәктәпнең иң яхшы укучылары Гермашин Т., Гобәева М., Зайнуллина А., Мадаминова А. бар иде.Район башлыгы Альберт Илгизәр улы укучыларны якынлашып килүче 2020 ел белән котлады һәм укуларында уңышлар, сәламәтлек һәм яңа ачышлар теләде. Барлык укучылар да Яңа ел бүләкләре һәм котлау открыткалары алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2019

Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Яңа ел алды мәшәкатьләре күңелле дә, шатлыклы да. Безнең мәктәп укучылары бу искиткеч бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр.Бәйрәм әкияти тамаша,җыр-бию белән үрелеп барды. Мәктәп директоры Рушания Зөфәр кызы укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, яртыеллыкта ирешкән уңышларны әйтеп узды. Шулай ук 1 нче яртыеллыкны “4” һәм “ 5” билгеләренә тәмамлаган укучыларга бүләкләр тапшырды, район олимпиадаларына да нәтиҗә ясады . Кыш бабай белән Кар кызының да килүе бәйрәмне тагын да күңеллеләндереп җибәрде. Барлык кунаклар һәм балалар вакытны күңелле үткәрделәр, үзләренә уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм бик матур узды.
-
Укучылар төбәкара турнирда! 23.12.2019

Мәктәбебезнең данлыклы тимераякчылары Билалиев А., Мадаминова А., Билалиев А. тренерлары Зиганшин Фрат Гадельша улы җитәкчелегендә 23-25 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узучы тимераякта узышу буенча "Олимпия өметләре" төбәкара турнирында катнашалар.Аларга уңышлар телибез!
-
Класс җитәкчеләре семинары 21.12.2019

Бүген Кече Мәме мәктәбендә "Куркынычсыз белем бирү мохитен формалаштыру һәм балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышын профилактикалау" темасына чираттагы класс җитәкчеләре семинары булып узды.
-
Күңелле мизгелләр 19.12.2019

Мәктәбебез укучылары тырышып яңа елга әзерләнәләр:сыйныф бүлмәләрен бизиләр,стенгазеталарга рәсемнәр сайлыйлар.
-
Яңа ел ярминкәсе 17.12.2019

Мәктәбебездә ел саен традицион рәвештә Яңа ел ярминкәсе уздыра торган матур гадәт бар.Бүген әлеге ярминкәгә 5,6 нчы сыйныф укучылары старт бирделәр.Мәктәп укучыларының мондый ярминкәләргә кушылуы аеруча сөендерә.Ярминкәдә укучылар әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән ризыкларын тәгъдим иттеләр.
-
Яшь гражданнар форумы 16.12.2019
Бүген район мәдәният йортына мәктәпләрнең иҗтимагый балалар оешмалары активистлары һәм аларның педагоглары яшь гражданнар форумына җыелган иде. Бу форумда мәктәбебез активистлары да катнашты. -
Башлангыч сыйныфлар атналыгында әкият көне 13.12.2019

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген исә укучылар Театр елына багышлап "Кояшны эзлибез", "Акыллы керпе баласы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
"Мин - Россия гражданины" акциясе 12.12.2019

Бүген Ватан Геройлары һәм Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йортында " Мин-Россия гражданины»акциясе узды. Яшь гражданнарга паспортларны ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов тапшырды. Алар арасында безнең мәктәп укучысы Хисамиев Т. да бар иде.












