МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
ТАССР төзелүгә 100 ел! 27.05.2020
Бүген, 27 майда, ТАССР төзелүгә 100 ел.1920 нче елның 27 нче маенда, моннан 100 ел элек «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзаланган.Бу безнең дәүләтчелекне торгызуда мөһим вакыйга булган, 100 ел эчендә республикабыз күпне үткән: халкыбыз зур батырлыклар кылган, бөек ачышлар ясаган, авырлыкларны җиңеп, зур үрләргә ирешкән.Гасырлардан килгән бай традицияләргә таянып, без бүген дә Ватаныбызның үсеше өчен хезмәт итәбез, дөньяда абруен күтәрәбез.Бәйрәмең белән, газиз Республикабыз!!!Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану һәрберебез күңелендә яшәсен иде...Сегодня, 27 мая, 100 лет со дня образования ТАССР. 27 мая 1920 года, за 100 лет до этого, был подписан Декрет Об автономной Татарской Социалистической Советской Республике».Это было важное событие в становлении нашей государственности, за 100 лет республика многое пережила: наш народ совершил большие подвиги, сделал великие открытия, преодолел трудности, добился больших высот. -
Соңгы кыңгырау/Последний звонок 25.05.2020
Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!Бүген, 25 майда, онлайн-режимда «Соңгы кыңгырау – 2020» бөтенроссия акциясе узды.Акциягә кушылган педагоглар чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары да укытучыларын һәм яшьтәшләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр, бер-берсенә матур теләкләрен җиткерделәр.Сегодня, 25 мая, в онлайн-режиме прошла всероссийская акция «Последний звонок – 2020».Педагоги, присоединившиеся к акции, поздравили выпускников и вспомнили свои школьные годы. Выпускники также поздравили учителей и сверстников с праздником, выразили друг другу свои добрые пожелания. -
Уку елы тәмамланды/Учебный год закончился 23.05.2020

Бүген 1-8 нче сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамланды. Өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне 30 май булачак. Әлеге даталарны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслады. Шулай ук балалар уку елын дистанцион форматта тәмамлаячаклар.
Сегодня для школьников, учащихся в классах с 1 по 8, учебный год закончился. Для старшеклассников последним учебным днем станет 30 мая. Данные даты утвердили в Минобразования РТ. Также отметим, что завершать учебный год дети будут в дистанционном формате. -
Сыйныфларда ата-аналар җыелышлары/Родительские собрания 22.05.2020

Уку елы тәмамлану уңаеннан сыйныфларда дистанцион ата-аналар җыелышлары уздырылды.Класс җитәкчеләре уку елына йомгак ясадылар,укучыларга җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, маска һәм перчатка режимы сакларга кирәклеге турында искәрттеләр.
В классах прошли родительские собрания, где обсуждались актуальные вопросы: масочный и перчаточный режим, итоги учебного года, летний отдых и безопасность детей в летний период. -
19 май - Пионерия көне 19.05.2020

19 май – пионер туган көн. Ул 1922 елдан билгеләп үтелә. Советлар Союзы таркалганнан соң, ул бәйрәм итүдән тукталып тора. Бүгенгесе көндә ул балалар оешмаларында искә алына. Аның хөрмәтенә дружина җыеннары үткәрелә, оешмаларда төрле чаралар үткәрү карала.Бу көнне мәктәбебез укытучылары да үзләренең пионе булган чакларын искә төшерделәр,фотосурәтләрдәге истәлекләре белән уртаклаштылар.
19 мая- День пионерии. Официально этот праздник отмечался с 1922 года, но после распада Советского Союза, когда перестала существовать в прежних масштабах пионерия, праздник утратил свое прежнее значение. Хотя на протяжении стольких лет 19 мая октябрята, пионеры и их вожатые — комсомольцы проводили такие яркие и запоминающиеся сборы, концерты, парады, зажигали пионерские костры.
-
15 май - Халыкара гайлә көне 15.05.2020

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Авылыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Бу көнне мәктәбебез укучылары гайләләре белән "Минем гайләм-минем байлыгым", "Гайлә альбомы" дигән акцияләрдә катнаштылар.
-
Бәрәңге - икенче икмәк! 11.05.2020

Май – иң җаваплы чор. Бар нәрсә дә эшләрнең тиешле вакытта башкарылуыннан тора: уңышы да, бакчаның сәламәтлеге һәм яме дә.Бүген мәктәп бакчасында икенче икмәк - бәрәңге утыртылды.
Май-самый ответственный период. Все зависит от того, как все будет сделано в нужное время: и урожай, и здоровье сада, и благополучие.Сегодня в школьном саду посажен второй хлеб - картофель.
-
9 май - Җиңү бәйрәме! 09.05.2020
9 МАЙ,ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ белән чын күңелдән барлык сугыш,хезмәт ветеранарын котлыйбыз!Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез! -
"Георгий тасмасы"акциясе 08.05.2020
Җиңү көне алдыннан һәр елдагыча мәктәбебез укытучылары,укучылары Бөтенроссия "Георгий тасмасы" акциясенә кушылдылар.Акциянең максаты — бәйрәм символын-Җиңү көнен булдыру. Бу символ — ветераннарга карата безнең ихтирамыбызны белдерү.В преддверии Дня Победы учителя и ученики нашей школы,как и каждый год, присоединились к Всероссийской акции "Георгиевская ленточка".Цель акции-создание символа праздника-Дня Победы. Этот символ-проявление нашего уважения к ветеранам -
"Җиңү тәрәзәләре"акциясе/Акция "Окны Победы" 07.05.2020

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Учащиеся и учителя нашей школы присоединились к Всероссийской акции «Окны Победы», посвященной 75-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов.












