МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Урок цифра"/"Цифр дәресе" 14.02.2020

Бүген безнең мәктәптә "Цифр дәресе" үткәрелде. Бу чарада барлык укучылар да катнашты. Укучылар видеоролик карадылар, интеллектуаль уен уйнадылар. "Цифр дәресе" тренажерының уен тәртибе белән таныштылар.
-
Парламент дәресе 13.02.2020

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина А.И. ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресе уздырды.Дәрестә Мөрәле авылы җирле үзидарә башлыгы һәм авыл депутаты Зиннатуллин Р.Р. да катнашты.Дәрес укучыларның чыгышлары һәм эчтәлекле презентация,фильм белән үрелеп барды. Ренат Рифат улы укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Әфганчылар белән очрашу 12.02.2020

Әфганестан җирендә сугыш тәмамланганга инде 31 елдан артык вакыт узды. Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәктә дә шул ук хаталарны кабатларга мөмкин.Әлеге уңайдан бүген китапханәдә авылыбызның әфганчылары белән очрашу булып узды. Сугыш күптән бетсә дә , ярасы мәңгелеккә йөрәктә калды. Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел.Очрашуга килгән әфганчылар үз хәтирәләре белән укучыларны якыннан таныштырды. Әлеге очрашу укучыларыбызда горурлык хисләре калдырды.
-
Укучылар фәнни-гамәли конференциядә 10.02.2020

8 нче февраль көнне мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Зиннатуллина Р. (җитәкчесе Сайфутдинова А.М.) һәм 7 сыйныф укучысы Гобәева М. (җитәкчесе Гарапова Г.М.) Апас районы Морзалар урта мәктәбендә Казан "Идел буе" федераль университеты уздырган Регионара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
Беседа: «Терроризм – угроза, которая касается каждого» / "Терроризм-һәркемгә кагыла торган куркыныч» темасына әңгәмә 10.02.2020

Бүген тарих укытучысы Хамидуллина А.И. 8-9 сыйныф укучылары белән "Терроризм-һәркемгә кагыла торган куркыныч» темасына әңгәмә үткәрде.Террор сүзе бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә.Көтелмәгән хәлләрдә без югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен без үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне белергә бурычлы.
-
“Россиянең чаңгы юллары” ярышы 08.02.2020

Бүген мәктәбебез укучылары,укытучылары,әти-әниләре “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт ярышында катнаштылар. Ярышта катнашучыларны һәр елдагыча коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
-
"Финанс белеме нигезләре" 07.02.2020

Безнең укучылар зур тормышка финанс яктан белемле булып аяк басачаклар. Бүгенге көндә бу бик мөһим. "Финанс белеме нигезләре" программасын тормышка ашыру буенча мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек эшләп килә. Укучылар дәресләргә теләп йөриләр, яңа финанс терминнарын, бизнеста уңышка ирешкән кешеләр тормышын өйрәнәләр, гаилә бюджетын анализлыйлар. Бүген дә 4 нче сыйныфта чираттагы дәрес узды.
-
Вируслардан сакланыйк! 05.02.2020

Бүген авылыбызның фельдшеры Сибгатова Ф.Ф. укучылар белән, грипп, короновирус турында әңгәмә уздырды. Укучылар грипп вирусының төзелеше, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында белделәр.Авыруны булдырганчы, чыныгу,саклану чаралары күрергә кирәклеген дә искә төшерделәр. Халык күп җыелган урыннарга йөрүне чикләп торырга, кулларны еш юарга, яшелчә, җиләк-җимешләрне юып ашарга кирәклеген искәрттеләр.
-
Прием в 1 класс 03.02.2020
Уважаемые родители! Напоминаем Вам о правилах и порядке записи в школу. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни, уточнив график работы комиссии по организации приёма в первые классы. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан.Приём осуществляется по личному заявлению родителей ребенка при предъявлении оригинала документа, удостоверяющего личность родителя, и документов, подтверждающих проживание ребенка на закрепленной территории и завершается не позднее 30 июня 2020 года. -
Әлифба бәйрәме 03.02.2020
Бүген мәктәбебездә1 класс укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды.Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән.Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделэр. Бәйрәмгә килгән әниләр укытучы апаларына рәхмәтләрен житкерде.












